поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
21.11.2016 Мәгариф

Энгель Фәттахов ата-аналарга мәгариф өлкәсендә ришвәт бирүне туктатырга киңәш итә

Ришвәтчелек патша заманында ук булган. Һәр чорда әлеге «чир» белән көрәшнең төрле алымнары кулланылган. Явыз Иван ришвәтчелек өчен үлем җәзасы да кертеп караган. Әмма, ришвәт бүген дә бар. Мөгаен, беренче чиратта, җәмгыятьтә ришвәткә карата тискәре фикер уятырга кирәктер. Бирүчесе булмаса, алучысы да булмаячак бит.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов та нәкъ шул фикердә.

Мәктәп директорларына, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз, - дип мөрәҗәгать итте министр ата-аналарга.

Соңгы мәгълүматлар буенча, быел дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең ришвәт алуы узган елгы күрсәткечләреннән дүрт тапкырга артыграк теркәлгән. Алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге ришвәт очраклары да бар. Татарстанда ришвәтчелек белән көрәшүнең төрле юллары бар. Әлеге темага төрле чаралар уздырыла, кисәтү эшләре дә алып барыла, фәнни -гамәли конференцияләр дә уза. Нәтиҗәсез дә түгел кебек. Әйтик, мәгариф өлкәсендә сизелерлек алга китеш бар. Ришвәтчелек белән көрәш максатында, “Халык контроле” системасында әлеге темага шикаятьләр өчен аерым категория булдырылган. Сабыйларны балалар бакчасына урнаштырганда электрон чират системасы кулланыла. Мәктәпләрдә дәреслекләр белән бушлай тәэмин итү дә җайга салынган.  «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында мәктәпне тәмамлаган укучылар мөмкинлекләре, теләкләре булса, төзекләндерү эшләрендә булыша ала. 

Мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләренә, мөдирләренә ришвәт бирү дөрес түгел. Мин министр буларак үземнең хезмәткәрләремнән моны таләп итмим, район мәгариф бүлекләре   җитәкчеләре дә акча сорамый, киресенчә, без ришвәткә каршы. Сез моны белергә тиеш. Акча җыю, ришвәт алу – намуссыз эш күрсәткече. Мәгариф өлкәсендәге кыенлыкларны ата-аналар хәл итәргә тиеш түгел. Моның өчен бюджеттан акча бүлеп бирелә. Ришвәткә бергә каршы торыйк, башкача без аны җиңә алмыйбыз, - ди Энгель Фәттахов.

Ата-аналарны борчыган сорауларның тагын берсе - мәктәптә, балалар бакчасында каравылда торучылар өчен акча җыю. “Бу законлымы?” дип еш кына редакциягә шалтыратучылар да бар. Министр исә балаларның куркынычсызлыгы беренче чиратта, шулай да моның өчен шәхси оешмаларны җәлеп итү мәҗбүри түгел, дип аңлатты. “Мәгариф оешмаларындагы каравылчыларга түләү мәсьәләсен хәл итүдә махсус механизмнар бар, моны директорлар белә. Бу өлкәдә закон бозулар булырга тиеш түгел. Мәгариф өлкәсендә ришвәт очраклары белән очрашсагыз, министрлыкка мөрәҗәгать итегез. Чарасын күрербез», - диде Энгель Фәттахов.

Ата-аналарны акча җыярга мәҗбүр итсәләр, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль департаментына мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук (832) 237-74 -94 «кайнар» элемтә номеры аша шикаятьләр юлларга да мөмкин.
 


---
Шәһри Казан
№ --- | 21.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»