поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
21.11.2016 Мәдәният

"Голос" финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзен яңа бәйгедә сынап караган

20 ноябрь көнне Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» фестиваленең гала-концерты узды. «Сәләт» яшьләр үзәге ачкан йолдызлар арасында яңалары да кабынды. 2001 елдан бирле үткәрелә торган чарага быел 200дән артык гариза килгән. Фестивальнең сайлап алу туры 19 ноябрь көнне үткәрелде.

Анда катнашучылар ике яшь категориясенә бүленеп чыгыш ясады. Гомумән алганда, биредә 12-25 яшьлек катнашучылар үз талантын күрсәтергә мөмкин.

Чараның төп максаты –  «Сәләт» берләшмәсенең якын дусты Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү. Яшьләр вокал һәм шигърият номинацияләрендә үзләрен сынады. “БикаФест”та катнашучыларның чыгышларына Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләре бәя бирде. Биредә автор-башкаручыларга, үз шигырьләрен укучыларга урын түрдән. Чөнки  “БикаФест”ның беренче елларында монда яшь авторлар гына катнашкан. Соңыннан, башка номинацияләр дә өстәлгән. Шул сәбәпле, гала-концертта автор-башкаручылар, үз әсәрләрен укучылар белән беррәттән, коллектив белән чыгыш ясаучылар, татар халык, бард җырын башкаручылар да бар иде.

“Голос” проектында һәм башка бик күп кенә бәйгеләрдә чыгыш ясаган Сәйдә Мөхәммәтҗанова да “Бикафест”та үзен сынарга булган.

- Бу бәйге турында инде күптәннән ишетеп белә идем, ләкин, кызганыч, узган ел катнашып булмады. Биредә катнашучылар арасында бик җылы атмосфера хөкем сөрә. Башка бәйгеләрдәге кебек үзара көнләшү хисе юк. Фестиваль шуның белән дә үзенчәлекле, – дип сөйли катнашучы.

Сәйдә әлеге фестивальдә “Сакмар су” дигән татар халык җыры белән катнашты. Үзенең укытучысы Венера Гәрәева белән әзерләгән ул аны. Чыннан да, башкару ягыннан бу җыр – шактый авыр әсәр. Әлеге җырны музыкаль училищеда белем алучылар бары тик 4нче курста гына өйрәнә.

Дарина Гыйззәтуллина да  – “Вокал” номинациясендә катнашучыларның берсе. Тамашачыларга ул “Колыннар” дигән җырны тәкъдим итте. “БикаФест” аның өчен татар җырларын өйрәнергә бер этәргеч булган. “Мин татар телендәге җырларны элек күпкә начаррак җырлый идем. Үземнең, башкалар белән чагыштырганда, ничек чыгыш ясавым кызык тоелды”, – ди 3 яшьтән вокал белән шөгыльләнүче кыз.

Жюри әгъзалары да катнашучыларның югары дәрәҗәдә әзерлекле булуын билгеләп үтте.

- Мондый ачышларны минем әле күргәнем юк иде. Шуңа да Рөстәм Бикмуллин исемендәге фестиваль минем өчен шатлыклы вакыйга. Вокал ягыннан дисеңме, шигърият өлкәсендәме  – һәрберсендә дә. Яшьләрне чын мәгънәсендә конструктор, дип атар идем мин. Чөнки композитор ул бит шул ук конструктор, җырчы да, шагыйрь да конструкторлар. Гомумән, иҗат кешесе моңа кадәр булмаганны уйлап табып, тамашачыларга җиткерә, – дип ассызыклый Риф Гатауллин.



Жюри рәисе “Вокал” номинациясендә катнашкан Энҗе Әхмәтҗанованы аерым билгеләп үтте. Борынгыдан килгән мөнәҗәтләрне яшьләр тарафыннан җиренә җиткереп башкарылуы жюри әгъзаларының күңелләренә кереп калган. “Бу балага Гран-При бирмәсәк, дөрес булмас”, – ди Риф Гатауллин. Чыннан да, фестивальнең Гран-при ияләре дип Энҗе Әхмәтҗанова һәм аның белән бергә Надир Хәбибуллин табылды.

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 21.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»