поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.11.2016 Мәдәният

Рифат Фәттаховны туган ягында зурладылар (ФОТО)

17 ноябрь көнне, нәкъ төп-төгәл 50 яшь тулган көнне, күренекле продюсер, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Рифат Фәттаховны туган ягында - Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда хөрмәтләделәр. Бәйрәмгә Казаннан Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсъәләләр буенча Комитет рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге иҗади делегация килде.

Бәйрәм чаралары Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәленә чәчәк салу белән башланды.

Аннары юбилярның әтисе Әхмәт һәм бабасы Фәттах истәлегенә Коръән ашы үткәрелде. Аңа Түбән Новгород өлкәсенең Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җитәкчелек итте.

Район мәдәният йортында үткәрелгән Рәшит Ваһапов фестивале концерты да Рифат Фәттахов юбилеена багышланды. Район хакимият башлыгы Халит Сөләйманов һәм районның Земство җыены рәисе Рафаэль Ильясов Рифат Фәттаховка “Кызыл Октябрь районының мактаулы гражданины” Дипломын тапшырды. Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсъәләләр буенча Комитет рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икъдисадый вәкиле Айрат Усманов, Түбән Новгород татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, Зур Рбишча мәктәбе директоры Шамил Мостафин, Актук авылы вәкилләре Мәкъсут, Ринат, Марат Яруллиннар юбилярга иң матур теләкләрен җиткерде. Котлаулар Казан артистларының чыгышы белән үрелеп барды. Казаннан килгән кунаклар арасында Зөһрә Сәхабиева, Рамил Курамшин, Рәшит Сабиров, Ринат Вәлиев кебек күренекле артистлар һәм, әлбәттә, Ваһапов фестиваленең яшь җырчылары – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов бар иде.

Казанда Рифат Фәттахов юбилеена багышлап, 28 ноябрьдә Ваһапов фестиваленең гала-концерты үткәрелә.

Ә шушы көннәрдә генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рифат Әхмәт улы Фәттаховны "татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен" "Фидакаръ хезмәт өчен" медале белән бүләкләде. Котлыйбыз!

В.Мамедов фотолары.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»