поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 23 Май
  • Фасил Әхмәтов (1935-1998) - композитор
  • Илгиз Зәйниев - драматург, режиссер
  • Гамил Афзал (1921-2003) - шагыйрь
  • Хәбил Бикташев - көрәшче
  • Айзат Шәймәрданов - журналист
  • Алисә Айдарова - рәссам-сынчы
  • Рәшит Низамов - галим
  • Флора Әхмәтова-Урманче - галимә
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
20.11.2016 Шоу-бизнес

Римма Никитинага кем Дубайга юллама бүләк иткән?

Казанда җырчы Римма Никитинаның "Караса бу күзләр" җырына төшерелгән яңа клибын тәкъдир итү кичәсе узды. Чарада җырчы өчен көтелмәгән хәл булды: башкаланың танылган туристик фирма җитәкчесе Риммага Гарәп Әмирлекләренә - Дубайга ике кешелек юллама бүләк итте!

- Римма, юллама бүләк иткән кеше синең танышыңмы?

- Без күптәнге танышлар. Күпләр аны минем "спонсорым" дип уйлады, юк, алай түгел. Александр минем клибымда төште. Тәкъдир итү тантанасына аны да чакырган идем. Бүләгенә шаккатым, билгеле! "Гастрольләрдән кайткач, ял итәргә барырсың", - дип Дубайга юллама бирде. Бу сәяхәтне гыйнвар аена планлаштырам.

- Яңа клибыңдагы барлык кораллар да чынмы? Ни өчен нәкъ менә шундый сюжет сайладың? 


- Баштан ук "әбиләрски" булмаган клип төшерәсем килде. Табигать кочагында агачлар арасында клип төшерүне аңламыйм. Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров заманында каен янында җырлау матур иде. Ләкин бүген техника заманасы, мөмкинлекләр дә башка төрле. Минемчә, клипның эчтәлеге, сюжеты булырга тиеш. Клипны 3 көн буе иртәдән төнгә кадәр төшердек. Ул "Мистер и миссис Смит" киносына ошаган. Минем хыялым - кинода төшү. Коралларның барысы да чын. Сценарийны Айдар Шәймәрданов уйлады, клипны да аның төркеме төшерде. Айдар - үз эшенең остасы, мине бер сүздән аңлый. Якын арада "Синсез алга атлыйм" җырына клип төшерергә исәп. Анысын да Айдар белән эшләрбез дип өметләнәм.
 

- Тамашачы сине күбрәк Илсөя Бәдретдинова концертларында чыгыш ясаучы җырчы буларак белә. Үзеңнең концертларыңны кую теләге юкмы?
 
- Татарстанда артистлар болай да бик күп. Тамашачыны җыю бик авыр, чөнки алар "исемле" җырчыларга йөри. Аның каравы мине Казахстан, Кыргызстан, Камчаткада беләләр. Камчаткада ике тапкыр концерт куйдым. Анда 1,5 мең татар яши. Ерак юл чыгымлы булу сәбәпле, билет бәяләре 1500-4000 сум булуга карамастан, залны тутырып килделәр. Гомумән, андагы халык башка төрле. Аэропорттан ук чәчәкләр белән каршы алалар. Кая барсам да, кабат чакыралар.

- Син татар телендә генә түгел, рус, инглиз, һинд телләрендә җырлавын белән үзенчәлекле җырчы. Образларыңны үзең уйлыйсыңмы? Продюсерың бармы?

- Барысын да үзем уйлыйм, әлбәттә. Кызганычка каршы, продюсерым юк. Ләкин минем идеяләрне тормышка ашырырдай изге кеше очраса, чиксез бәхетле булыр идем. Банкетларда күп эшләргә туры килә. Җырчы, биюче буларак чакыралар. Аннан кергән бөтен акча үземне җырчы буларак үстерүемә китә.

- Күп җырларыңның авторы син үзең. Илһам кайсы вакытта килә?


- Репертуарымдагы җырлар нигездә яшьләр өчен булса да, халык җырларын да башкарам. Ә җырларны бик рәхәт яки бик начар булганда язам. Әтием арабыздан киткәч, бик күп җырлар иҗат ителде. Аның китүенә гыйнвар аенда 6 ел була. Якын кешемне югалткач, сәламәтлекнең, якын кешеләремнең, бигрәк тә әнинең кадерен белә башладым. Мондый югалтулар кичерергә язмасын, башка проблемалар чүп икән ул.

- Римма, кияүгә чыгарга әзерләнеп йөргән мәлдә сөйгән егетең белән араларыгыз өзелде. Тиң ярыңны очратмадыңмы әле?

- Чыннан да, 4,5 ел очрашып йөргәннән соң аерылыштык. Бик авыр кичердем, ябыктым. Ләкин дөньяга карашым үзгәрде, гомумән, мин бөтенләй башка Риммага әверелдем. Элек минем өчен иҗат икенче урында булса, хәзер иҗатым белән ныклап шөгыльләнәм. Әлегә йөрәгем ирекле.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 20.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»