|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2016 Әдәбият
Болыннарда тургай бар (Зиннур Тимергалиев хикәясенең АХЫРЫ)Шалашны бараз тәртипкә китергәч Самат чәй ягын хәстәрли башлады. Сәхия әби күчтәнәченнән бары малай кесәсенә салып куйган бер уч кәнфит кенә сакланып калды. Ярар ач корсакка кайнар чәй белән бара инде ул. Учакны ул зур итми, чәйнек акрынлап лебер-лебер кайнап утырырлык итеп кенә яга. Хикәянең башын һәм дәвамын укыгыз. Бер чәйнек чәй кайнатыр өчен зур учакның кирәге юк. Малай яхшы белә эссе көнне, кипкән агачлык эчендә учак белән шаярырга ярамый. Шуңа да алар иң беренче эш итеп учак урынын кирпечләр белән әйләндереп алдылар, утын да бер кайчан зур итмәделәр, чәйнек кайнап чыгу белән тизерәк сүндерү ягын карадылар. Ул учак өстендә торып каралып беткән чәйнекне алап аскы болынга төште, анда көтүче чишмәсе дигән чишмә бар, аның улагы да, бурасы да юк. Бары тик тирә ягы елга ташы белән генә әйләндереп алынган. Ул менә шулай җирдән саркып, үзен әйләндереп алган ташлар өстеннән тулып агып тора. Суы бик йомшак та тәмле дә аның. Көтүчеләр елның –елында чәй өчен шушы чишмәдән су ала. Самат чәйнегенә тутырып су алды да кире учак янына менде, учак өстендә аркылы сузылган тимер кисәге бар,чәйнекне шуңа киертеп, астына аз гына коры-сары ботаклар тыкты да ут эрләтеп җибәрде. Аннары кабат аска тау башына төшеп китте. Бер- ике җир җиләге яфрагын өзеп алды, мәтрүшкә, икесен дә сарысын да, зәңгәрен дә. Чәйнектә су кайнап чыгу белән бер әчмуха чәй белән, ул кулындагы үләннәрне дә салып бераз кайнатып алачак. Көтүче чәе дөньядагы иң тәмле чәй. Җәй буе көтүчеләр, аена карап чәйгә төрледән-төрле үләннәр салып чәй кайнаталар. Төрле “фито чәй” дип халык апптекалардан кипкән үләннәр сатып ала, санаторияләргә баралар шул чәйне эчәр өчен. Ә монда рәхим ит, нидиен телсең, аяк астында үсеп утыра, өзеп ал да кайнатып күпме телисең шуның кадәрь эч. Юк саф чишмәдән алынган суда, төрле хуш исле болын үләннәре салып пешергән көтүче чәеннән дә тәмлерәк чәй булмас. —Самат. Үз уйларына бирелеп, учак тирәсендә кайнашкан малай сискәнеп китте. Күтәрелеп як-ягына карады. Тфү, Назгөл икән. Назгөл Саматның калассташы, сары чәчле, битләрендә сипкелләр дә бар бераз, өстенә зәңгәр күлмәген кигән, буйга Самат тирәсе булыр кыз. Кызның кулында баш яулыгынан төрелгән кечкенә генә төенчек бар. Назгөл чыркылдап көлеп җибәрде. Кызның классташы белән бер дә ачуланышасы килми иде. Кулындагы төенчеген селкеп малайга эндәште. Саматның билгеле карыны күптән ачакн, коры чәй белән генә яш организмны алдалап булмый. Тик сер бирәсе килмде. Саматның ачуы кабарды, дус имеш, урам буйлап сөйләп кайтмаса шуны. Малай карышмады ике калай кружкага кайнар чәй агызды, кыз каршына кәнфитен куйды. Назгөл дә төенчеген чишеп уртага куйды. Ну кыстыбыйлары кәхәр, хуш исле, майлары тамып тора. Саматның куллары үзеннән үзе үрелде кызның күчтәнченә. Ис китмәгән кебек кенә ашарга уйлаган иде дә, барып чыкмакды шул. Минут эчендә кыстыбыйлардан җилләр исте.Үзенең күчтәнәчен умырып –умырып ашаган малайны, кайнар чәйне ваклап-ваклап йота-йота хәйләкәр кыз күзәтте. —Тәмле булдымы Самат? Малай да кыз да тавыш килгән якка күтәрелеп карадылар. Наратлык каршында печән җире бар, басу белән агачлыкны аерып басу юлы үтә . Шул юл өстендә Алмаз басып тора, ул сызгырган икән. Алмаз басу ягына таба төртеп күрсәтте, печәннең беренче кабаты чабылган, икенче кабаты әле үсеп кенә килә, әле тез тиентен дә булмаган. Басу уртасын ярып көтүгә таба эт дисәң эт түгел, бүре дисәң бүре түгел, ике алагаем зур җанвар якынлашып килә, аларга кечерәк сигез-ун тирәсе әнчекләр ияргән,балалары дыр инде. Алмаз сабыр холыклы төптән фикер өйртә тоган малай бу сүзләр дә аныкы иде. Әйе көтүче малайларны күреп кыргый җанварлар бераз шикләнеп туктап калганнар иде, кабат өрми нитми генә аларга таба якынлаша башладылар. Үзләренә каршы торыр көч юк икәнен чамаладылар. Ике дус кызны артларына яшерделәр дә, кулларына чыбыркыларын тотып дошман каршыларга әзерләнделәр. Бер ниди курку –каушау дигән нәрсә тоймадылар малайлар. Тыныч кына сабыр күзләре белән, якынлашып килгән кыргый этләрне көтә башладылар. Чыбыркы яхшы корал ул, ялгыш берәр җиреңә тисә, тиреңе умырып төшерәчәк.Тик алар бит уннан артык, бу хөҗүмнән исән калу бик икеле. Җитмәсә икесе бик зурлар. —Алмаз борыннарына сугарга тырыш. Дусты аңладым дип башын какты, ничек кенә булмасын малайлар көтүне тик торганда таларга ирек бирмәячәкләр, бусы хак. Артта көтү эчендә җанлану сизелде, күләгәдә изерәп яткан маллар да куркынычны сизеп алганнар, иң алгы якка сыерлар чыгып басты, алар артына сарыклар кәҗәләр кереп качты. Сөтлебикәләр дә сугышка әзерләр. Самат түзмәде чыбыркысын селтәп җибәрде. Ша-а-артт. Чыбыркы тавышы мылтык тавышы кебек наратлык эченә таралды, ша-а-арт. Кыргый этләргә бу тавыш бик яхшы таныш, аларны көзге көннәрдә аучылар аз эзәрлекләми. Алар туктап калдылар. Алмаз да дусты артыннан чыбыркысын шартлатты. Ша-а-арт. Этләр кирегә борылып йөгерә башладылар. —Фиииююю-фит! – Алмаз аларны озатып сызгырып җибәрде. —Мылтыктан аттылар дип белделәр –диде Самат курыкканын сиздермәскә тырышып. Дусларның үзләрен яклаучы итеп кабул итүгә күңелләре булды. Кыргый этләрдән куркып торып баскан маллар инде башка ятмаганнар, тынычланып көтүчеләрне дә көтмичә аскы болынга, инештән су эчәргә төшеп киткәннәр икән. Яткулыкта бары бер саулык сарык калган, ә аның янында ике кеченә сарык бәтие аякка басырга тырышып маташалар. Боларны күреп алган Назгөл кычкырып җибәрде. —Безнең сарык бит бу! карагыз бәрәнләгән, ике бәтие бар, ур-р-раааа. ––Малайлар мин теге этләрдән куркам. Кыз рәхмәтле күзлзәре белән малайга карады. Басу юлы буйлап ике бала атлый. Икесенең дә кулларында берәр сарык бәрәне. Алардан бер карыш калышмый бәтиләрнең әнисе, саулык сарык атлый. Ике бала нәрсә турында сөйләшәдер анысы безгә билгесез. Бәлки әле генә булып узган этләр хөҗүмен, ә бәлки Самат кызга үзе генә белгән тургай серен сөйлидер. Тик ничек кенә булмасын алар бүген бик шат. Балалар күзәтеп кайткан яшел келәм өстендә, аллы-гөлле чәчәкләр болынга йәм өстәп утыралар, бер чәчәкәдән икенчесенә сикереп, чикерткәләр уйнап йөри, балалар якынлашуга алар дәррәү килеп як –якка сикерләр. Кызның күлмәгеннән көнләшеп күбәләкләр башка чәчәккә куна. Чалт аяз күк йөзендә инюнь аеның кояшы еламая, ул да балаларны күреп алган ахыры. Баш өстендә тургай җырын суза. Бүген шундый тыныч, шулай ук бик тә йәмле көн. Иртәгә дә шулай булачак. Алга таба туасы көннәр дә бик матур булачак. Әйе бары тик шулай гына булачак. Балалар да, аларны алда тыныч йәмле, бәхетле көннәр генә көтеп торганына чын күңелдән ышаналар. Аларга кушылып мин дә шул ышанычта калам. Әйе бар тик алда безне матур көннәр генә көтеп тора. Алла бирса, Саматның әбисе шулай дип әйтергә куша. Алла бирса барсы да яхшы булачак.
--- |
Иң күп укылган
|