поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.11.2016 Дин

Кыямәт көне язылган вакытта киләчәк, ди югары мөфти Тәлгать Таҗетдин

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать Таҗетдин Дональд Трампны Америка Президенты булу өчен яхшы кандидат дип саный. Бу хакта ул Уфада үткән “XXI гасырның мәгариф киңлегендә идеаллар һәм кыйммәтләр” дигән халыкара форум кысаларында “Новости” РМАга биргән интервьюсында белдергән.

"Мин бу яхшы кандидат, дип саныйм. Ләкин әгәр дә Америка бөтен дөнья белән үзләре генә идарә итә ала дип уйласа, бу шундый ук фиргавен булачак. Бүгенге көнгә кадәр Америка моны тормышка ашырырга, дөнья проблемалары чишелешендә үзләре карашын гына тагарга тырышты. Болай килеп чыкмас.

Әгәр дә Аллаһы Тәгалә берәүләрне икенчеләре белән тоткарламаса, бездә синагога, чиркәү һәм мәчетләр җимерелер иде. Дөньяда берничә яисә ике генә булса да хәрби-сәяси һәм икътисади җитди көч булырга тиеш. Сез карагыз, Аллаһның рәхмәте, төньякта кыш башланды, көньякта – яз, бездә көн, Америкада – төн. Шулай ук кеше мөнәсәбәтләрендә - ике генә булса да як, ике караш булырга тиеш. Кешеләр бер-берсен аңларга тырышырга тиеш – конференцияләр, ил башлары очрашуларын үткәрергә тиеш.

АКШ Президенты Трамп турында әйткәндә, бу яхшы “перезагрузка” булачак. Сайлау кампаниясе вакытында әйткән сүзләрен, бер өлешен генә булса да тормышка ашырса иде, иң беренче чиратта Россия белән хезмәттәшлек итү, яхшы мөнәсәбәтләр булдыру өлкәсе турында сүз алып барам.

Изге китапларда “Сез нинди, сезнең хөкемдарларыгыз шундый булыр”, - дип языла. Бездә “чиләгенә күрә капкачы”, - диләр. Безгә Аллаһы Тәгалә Владимир Владимирович кебек президентны биргән, шуңа күрә безгә күп кенә илләр көнләшә.

Хәдисләрдә, Җәбраил фәрештә канаты кагылмыйча, бер кем дә президент, солтан, ил башы була алмас, дип әйтелгән. Без үзебез сайлыбыз кебек, әмма барысы да Алла Тәгалә кушуы буенча. Ни хәтле ракета, атом-төш кораллары булса да, Кыямәт көне язылган вакытта гына киләчәк.

Кыямәт көне Аллаһка ышанучы җирдә бер генә кеше дә калмаган очракта, кешеләр, хайваннар бер-берсен ашый, бер-берсенә нәфрәт белән тулган чакта киләчәк.

Хәзерге вакытка Россиядә генә 35 мең чиркәү, 7,5 мең мәчет төзелгән. Моны без 70 ел көттек, ул гыйбадәтханәләр төзелешен генә дигән сүз түгел, шулай ук безнең балаларны, оныкларның рухи яктан баетуны да көттек.

Барысын Америка гына хәл итәргә тиешме? Юк, җитте.

Без АКШ президенты халык теләге белән һәм Аллаһы Тәгалә кушуы буенча сайланган, дип ышанабыз. Без якын киләчәктә Якын көнчыгышта һәм Иерусалимда тынычлык урнашыр, дип ышанабыз. Анда тынычлык урнашса, аның дулкыннары бөтен дөньяга таралачак", - дигән Югары мөфти.


---
Татар-информ
№ --- | 18.11.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»