поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.11.2009 Җәмгыять

КӘЧТҮМГӘ КАРАП

Россия дөньяда үзенең имиджын яхшыртуны күз алдында тоткан яңа PR-кампания башлый, дип хәбәр итә EUobserver.com итернет-басмасы. Моның өчен бу эштә махсуслашкан чит ил оешмалары җәлеп ителә. Аларга Мәскәүнең дөньядагы ролен бик мөһим, халыкара процессларда катнашуын бик кирәкле итеп күрсәтү бурычы куелган. Мәгълүм булганча, Россия АКШ, Европа һәм Кытай белән бер дәрәҗәдә күренергә тырыша. Шул ук вакытта Россиянең аларга чыннан да тиң икәнлегенә шикләнүчеләр дә күп. Чит илдә яллаган "пиарщиклар"ыбыз исә, Россия үзенә түгел, ә башка илләргә дә файда, бөтен кешегә дә рәхәт булсын өчен генә тырыша, дигән фикер таратачаклар. Хәтта Иосиф Сталин артык начар кеше булмаган икән бит, дигән яңа караш та тудырырга тиешләр. Тиздән чит ил басмаларында бу хакта язмалар чыга башлаячак, диләр.

Матур күренергә тырышуда гаеп юк анысы. Борыны озын булса да, колагы тырпаеп торса да, битен бетчә чыкса да, һәркемнең сөйкемле, акыллы һәм тәрбияле булып күренәсе килә. Ә моның өчен нәрсә генә эшләп карамыйсың! Мәсәлән, минем, редактор урынбасары вазыйфасына күчкәнем мәгълүм булгач, "матур итеп" йөрисем килә башлады. Яңа урында, һичшиксез, кәчтүм киеп утырырга кирәк, дигән карарга килдем. Чөнки моңарчы шул вазыйфаны башкарган Мансур Мортазин кышкы суык көннәрдән кала эшкә һәрвакытта да кәчтүмнән, галстуктан йөрде. Хәтта бер Яңа ел кичәсендә социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире Люция Фаршатова Мансур абыйны гел пөхтә һәм зәвыклы киенә дип мактады. Дөресен әйткәндә, мин дә пөхтә кеше. Һәрхәлдә, үз-үземә шулай тоела. Редакциядә башка ир-егетләр турында шул ук нәрсәне әйтә алам. Ләкин бөтен бәла шунда: Мансур абыйдан аермалы буларак, күбебез кәчтүм киеп йөрмәде. Мин, әйтик, гел джинсы һәм толстовкадан. Бөтен хикмәт – кәчтүмсезлектә, пөхтә икәнлегем шуның аркасында бик күренми, дигән нәтиҗәгә килдем мин Люция апа Мансур абыйны мактаган вакытта.

 

Яңа вазыйфага керешер алдыннан мин, әнә шул нәтиҗәне исәпкә алып, өйгә кайтуга: "Иртәгә кәчтүм киеп барам! Чалбарны үтүкләп бир!" – дип хатынга эш куштым. Хатын каушап калды. Эш шунда: минем өйләнешкәндә кигән кәчтүм генә бар бит. Ә аны мин университетның чыгарылыш кичәсенә алган идем. Ягъни кәчтүм бик яңа түгел иде. Шуңа да карамастан, мин карарымны үзгәртмәдем, ә хатын шкафтан кәчтүмне эзләргә мәҗбүр булды...

 

Шулай итеп, икенче көнне эшкә мин өйләнергә барган кебек бардым. Кара кәчтүмнән, муенны кысып торган галстуктан. Минемчә, кәчтүм кигән Илдар ул – бөтенләй икенче Илдар. Ул икенче Илдарга хөрмәт, соклану тагын да күбрәк булырга тиеш кебек: "Теге Илдарны хәтерлисезме? Онытыгыз аны! Менә сезгә кәчтүмле, яңа Илдар!" Әйтерсең бер көн эчендә мин тулысынча үзгәрдем. Әйтерсең, кием алыштыргач, үземне дә алыштырганнар. Әйтерсең яңа эшнең бөтен хикмәте, сере кәчтүмдә генә булган. Әйтерсең моңарчы кәчтүм кимичә әрәм булып йөргәнмен!..

 

Ялгышканмын, билгеле. Кәчтүмнәрнең яңалары да алынды, тик Илдар Илдар булып калды, шөкер. Нәрсә генә кисә дә! Кәкре язулы, өстәлгә терсәк куеп ашый торган, утырганда аягын селкетә торган шул ук Илдар...

 

...EUobserver.com интернет-басмасының хәбәре үземнең дә ничек кәчтүм киеп, "имидж яхшыртуымны" искә төшерде. Чит илләр алдында матуррак күренү өчен хөкүмәтебезнең чит ил белгечләренә мөрәҗәгать итүе турындагы хәбәрләр соңгы елларда инде берничә тапкыр күзгә чалынды. Россиягә һаман яңа кәчтүм эзлиләр – яраклысын гына таба алмыйлар бугай: ВВС компаниясе быелның язында 21 илдә үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә карасаң, дөньяда Россия тискәре роль уйный, дип уйлаучылар бер ел эчендә 34 проценттан 42 процентка кадәр арткан. Безне яратучылар – 30 процент кына. Европада исә Мәскәүгә уңай караш белдерүчеләр саны 51 проценттан 31 гә хәтле кимегән. Безне өнәп бетермәүчеләрнең күпчелеге Франциядә, Германиядә һәм Испаниядә яши икән.

 

Ни өчен "пиарщиклар"ның эше гел шулай әрәм була икән ул? Имиджны һаман яхшырталар, тик ВВС сораштыруыннан күренгәнчә, яхшыртып кына булмый. Чит илдә яшәүчеләрнең нишләптер Россиянең "кәчтүмнәр"енә исләре китми, алар безнең җитәкчеләр әйткән сүзләргә шик белдерәләр, телевидениебез яңалыкларында күрсәтелгән оптимистик репортажларга ышанмыйлар. Аларга йә Грузия белән мөнәсәбәт ошамый. Йә алар Украина һәм Белоруссия белән газ аркасында ызгышуыбызга уфтаналар, Европаның салкын кышта җылысыз калуына борчылалар. Йә бездә журналистлар һәм хокук яклаучылар үтерелә, дип тәнкыйтьлиләр.

 

Чит илдәге әфәнделәр, безнең кәчтүмгә генә карагыз инде! Безгә, бу илдә яшәүчеләргә, бу кәчтүм бик тә ошый, мәсәлән.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 222 | 31.10.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»