поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.11.2016 Экология

Супер Айны күрми калмагыз!

Бүген, 14 ноябрьдә, Айны Җир шарына мөмкин булган иң якын ноктада күреп булачак. Суперлуние дип аталган әлеге күренешне соңгы тапкыр 70 ел элек күзәтеп булган. Тулган ай вакытында аерым бер кешеләргә лунатизм күренеше хас, бу чорда үз-үзенә кул салучылар күбәя, дип санала. Суперлуние исә тагын да җитдирәк тайпылышларга китермәсме?

Суперлуние – ул,  Википедия биргән аңлатма буенча,  Тулган ай яки Яңа туган айның перигей белән, ягъни Ай һәм Җир иң якынайган вакытына туры килүе. Бу сирәк күренеш түгел үзе. Елына бер тапкыр мондый хәлне һәрберебез күзәтә ала. Әйтик, 2014 елның 9 сентябрендә тулган ай Җиргә якын булган, шулай ук быелның 16 октябрендә генә дә бу күренеш кабатланган. Ә узган елның 28 сентябрендәге суперлуние исә Җир шәүләсе айны тулысынча каплаган вакытка туры килгән.

Әмма Җир шары һәм Ай арасындагы ераклык иң кечкенә булып, бу чорда тулган ай күзәтелү шактый сирәк күренеш.  Бүген Ай гадәттәгедән 30 километрга якынрак – Җирдән 356 511,8 километр ераклыкта урнашачак. Планеталарның бу кадәр якынаюы соңгы тапкыр 1948 елның 26 гыйнварында булган. Киләсесе 2034 елның 25 ноябрендә генә кабатланачак, дип исәпләп чыгарылган.

Астрономнар әлеге күренешкә кызыксынуны гомумән аңламый.

Бу бары тик кызыклы термин гына. Айны күзәтүләр меңнәрчә ел дәвам итә. Әмма суперлуние турында сөйләшүләр соңгы елларда гына барлыкка килде. Ай Җир шарына якыная, димәк, бераз зуррак һәм яктырак күренә. Әмма әлеге аерманы ике айны күктә бер үк вакытта күреп чагыштырган очракта гына сизәргә була, – ди КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Георгий Жуков.

Бүген Айга иң якын булучылар – Тын океаны уртасындагы диңгезчеләр, бу нокта өстеннән оча торган самолетлар пассажирлары һәм экипажы. Җирдәгеләр арасында, төнге күк җисемен  иң якында күрү бәхете, Гавай утрауларында яшәүчеләргә елмаячак.

Татарстанлылар тулган айны бүген 17.00 сәгатьтә күрә алды.  Нәкъ менә айның горизонттан күтәрелә башлаган мизгелләрендә ул күз карашы өчен иң якында кебек күренә. Аяз булса, айның алсу төскә керү ихтималы да бар әле.


---
Интертат.ру
№ --- | 14.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»