|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2016 Әдәбият
Болыннарда тургай бар (Зиннур Тимергалиев хикәясенең ДӘВАМЫ)Юл уңае Самат үсеп утырган кукуруз арасына кереп китте. Теге көнне малларны мәтәлә - кадала кукуруз арасыннан куып йөргәндә, басу эчендә аның күзе бер урында куе булып үсеп утырган әрекмәнгә күзе төште. Якынарак килгән иде, әкермән арасыннан “пырых” итеп тургай очып чыгып китте, китте дә, күкә күтәрелеп чырылдарга да тотынды. Хикәянең башын монда укыгыз. Малайны кызыксыну биләп алды, нишләп утырган икән тургай әрекмән арасында? Шул кызысынуын җиңә алмыйча, әрекмәнең яфракларын як-якка аерып эчкә карады. Ә анда яфраклар арасында, нәкь җир өстендә кечкенә генә оя тора, оя эчендә өч йомырка күреп алды. Тургай монда йомырка басып утырган икән, ә ул аны кузгатты. Самат ярамаган эш өстендә тотылган кебек сизде үзен, ул тиз генә артка чигенде. Аның алдына әле моңарчы ул белмәгән табигатьнең яңа сере ачылды. Бу турыда дусты Алмазга да әйтмәде малай. Кая мин дә карыйм дияр тагын, ә кошчыкны артык борчырга ярамый. Ләкин үзе көн саен бер тапкыр ояга күз салырга ияләнде. Билгеле инде бик якын килми генә, чыбыркы сабы белән яфаркларны аерада эчкә күз сала. Кошларның ояларына кагылырга ярамый, кагылсаң кошчык бер кайчан оясына әйләнеп кайтмый. Бу турыда аларга зоология укытучысы Нурия апалары сөйләгәне бар. Самат шуңа ояга кул сузмады, кошчыкны артык борчымады. Аннары тургайлар –сыйрчыклар, мәхәббәт аңлатып та, игенчегә дә дан җырлап та сайрамыйлар. Кошлар шулай үзләренең ояларын саклыйлар икән . Нурия апалары аларга шулай аңлатты. Аннары карт кошчык, яшенә караганда матурырак сайрый ди апалары. Малай кабат әрекмән янына килеп басты, сакланып кына эчкә күз салды, тик бу юлы йомыркалар күренмәде, караңгы оя эчендә сары томышкларнын аңа каратып өч соры кошчык чыркылдаша иде. Кара инде син, ни арада булган бу хәл, малай аларның йомыркадан чыкканарын үзем күрермен дип уйлаган иде, әнә аны көтеп тормаганнар, төн узганчы инде дөньяга да килгәннәр. Малай бераз кәефе кырылып кире чигенде. Ярар алай булгач бер дә килмәстә, ояга күз дә салмас. Үпкәләде ул кошчыкларга. Шулай турсаеп бара торгач Самат көтүче шалашы янына да килеп җитте, ишеген ачып эчкә узды. Шалашның эчендә ике якка такдан кадаклап әзерләп куелган сәке бар, уртада кечкенә генә өстәл, өске якка кирәк ярак куяр өчен, шул ук тактадан әмәлләгән шүрлек тора. Шуның белән шул. Ул килде дә өстәл өстендәге күтимкәләрнең бауларын чишеп, Сәхия әби сыйларын өстәлгә тезә башлады. Тәк нәрсәләр бар монда: алты пешкән йомырка, гарык инде алардан, көн саен шуны пешереп тыгалар бит, алты өчпочмак, бусы шәп, ике пластмасса шешә белән сөт, тәк алга таба, ху ярты кило чамасы кәнфит шәп бу, ярты таба гөбәдия, молодец Сәхия апа малайларның нәрсә яратканын белә ул. Ике пешкән броллер тавыгы боты. Тәк болары : ярты ипи, бер батон, ике банка концерва. Бүген сый байларча, көтү көтеп була болай кәнишне. Ул ике өчпочакны, бер шешә сөтне кулына алды, анары бер уч чумырып алып кесәсенә кәнфит тыкты да, дусты янына китте. —Син мине көтмәдең мени?! – Алмаз эшен бетерп килеп җиткән икән. Саматның авызы тулган ризык сүз әйтә алмады, бары тик муен астына баш бармагы белән сызып күрсәтте. Ике малай да тавышсыз тынсыз ашауларын дәвам итте. Өпочмакларны сыпыртып куйгач Алмаз әйтеп куйды: Ике көтүче шулай килешеп көтүне наратлык ягына таба сак кына борырга тотындылар. Каты куарга ярамый, каты кусаң тамаклары туйган маллар туп туры яткулыкка китеп барулары да бар. Әле иртәрәк, көтү-көтүнең дә үз осталыгы үз нечкәлекләре бар. Тик торганда, белер-белмәс көтү көтәргә чыгып китәргә ярамый. Ике малай шулай көтүнең алдына чыгып бастылар да, малларга ашыгып атларга ирек бирми акрынлап кына яткулык ягына таба, көтү белән бергә хәрәкәт итә башладылар. Самат дустына күтәрелеп карады, Алмаз көтүче шалашы ягына таба бармагы белән төртеп күрсәтеп тора иде. Ул да шул якка күз салды. Нәрсә бар анда чынлап та. Шалашның түбәсенә, аның тирәсендәге нарат агачлары ботакларына, бер йөзләп кара- карга, чәүкә ише кошлар кунганнар. Дөнья куптарып чәүкәләр чыркылдаша, каргалар ду килеп талашып алалар. Тукта нишлиләр соң алар анда. —Самат син шалашның ишеген япкан идеңме? Ике малайның шалашка якынлашып килүен кошлар да күреп алдылар, күреп алдылар да куркыныч якынлашканын бер-берсенә ишеттереп, дәррәү тавыш куптардылар. Наратлык кошлар тавышы белән тулды. Дуслар бер –берсен ишетә алмас булды. Самат үзе дә күреп алды, шалашның ишеге ачык, аннан уктай атылып берәм –берәм чәүкәләр белән бергә аралашып каргалар атыла бәрелә очып чыгалар. Көтүчеләр килеп җиткәнче аларның берсе дә калмады. Малайлар килеп җитүгә эчкә күз салдылар. Булган монда хәлләр. Шалаш эчендә нәрсә бар барсы пыран заран килгән, бомба төшкән кебек. Анысы ярар иде дә әле, тик менә алты йомыркадан, калган өчпочмаклардан, кәнфитләрдән, кыскасы Сәхия әби сыйларыннан җилләр искән. Алай гына түгел калай банкалы концерваларны чукып ача алганнар, ничек томшыклары сынмаган диген син аларның. Бер ни калмаган, валчыгына кадәрь сыпыртып киткәннәр кошлар. Самат хаман да баш очында каркылдашып-чыкырлдашып очып йөргән кошларга карап йодырыгын һавага селкеде. Алларында тотып торучы булмагач маллар да көтүчеләрдән калышмый яткулыкка килеп керделәр. Аларның тамаклары тук,көндезге челләдән качып күләгәдә ятарга бик риза. Обетлар узганчы ике сәгатьтән артык кузгалмый ятачаклар. Көндә иртәнге биштә йокыдан торган малайлар өчен бу бик шәп. Маллар белән бергә алар да ашап алгач бераз йоклап алалар иде. Куркасы юк тамагы тук хайван чыгымламый ул. Күләгәдә изерәп тик ята бирә. —Булмады инде бу, чиратлашып өйгә кайтып ашап киләсе була хәзер. Ахыры шушы көннәрдә булачак.
--- |
Иң күп укылган
|