|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2016 Мәдәният
110 еллык юбилее уңаеннан Камал театры иң оригиналь бәйге игълан итә110 еллык юбилее уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры иң оригиналь селфига бәйге игълан итә. Бәйгедә катнашыр өчен машинагызның арткы тәрәзәсенә Камал театры логотибын ябыштырып фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләрне Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган гала-концертка чакыру билетлары һәм истәлекле сувенирлар көтә. Бәйгенең икенче этабы – фотоны үзегезнең сәхифәгезгә (ачык рәвештә) кертеп, Вконтакте яки Инстаграм социаль челтәрендә #театрукамала110лет #камалтеатрына110ел хэштеглары белән урнаштырырга һәм комментарийларда Камал театрының 110-еллык бәйрәменә теләкләр дә язарга кирәк. 10-11 декабрьдә Камал театрының баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев җитәкчелегендәге жюри иң оригиналь 10 фотоны сайлый. 12 - 18 декабрьдә Камал театрының официаль төркемендә https://vk.com/kamalteatr иң яхшы фотоны сайлап алу максатыннан ачык тавыш бирү игълан ителә. Җиңүче 22 декабрьдә - татар театрының туган көне бәйрәмендә бүләкләнә. Ачык тавыш бирү этабына узган иң яхшы 10 фотосүрәт авторлары, Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган зур гала-концертка чакыру билетлары ота. Төп җиңүчене исә, иң кадерле бүләкләр: спектакльләргә чакыру билетлары, футболка, стена календаре, көндәлек дәфтәре һәм USB-флеш-накопитель көтә.
--- |
Иң күп укылган
|