поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.11.2016 Мәдәният

Рөстәм Гыйльфанов: “Сәнгатьнең милләте юк, миллилеге генә бар” (ИНТЕРВЬЮ)

Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты Рөстәм Гыйльфанов ансамбль кысаларында гына түгел, ә аерым чыгышлары аша да танылды. Музыкага үсмер чактан ук профессиональ карашы булган Рөстәм нәкъ шул юнәлеш буенча төпле белем алган сәнгать әһеле. Ансамбльдә 10 еллык иҗат тәҗрибәсе булуга, сыйфатлы һәм кабатланмас җырлары тупланган альбом чыгаруга карамастан, Рөстәм Гыйльфанов яшь артистлар кебек тиз генә танылуны, тәҗрибәсез, үз юнәлешен тапмыйча сәхнәгә үрмәләүне хупламый.

— Рөстәм, җырлап үскән егетме син?
— Мин Мөслим районыннан. Ул вакытта популяр булган “Мин сине шундый сагындым”, “Су буеннан әнкәй кайтып килә” кебек җырларны 3 яшемдә ук башкара идем. Аларны әти-әнием тасмага яздырып алган, ул җырлар бүгенге көндә дә саклана. Мөслимдә үземнең тәүге концертымны куйганда шул язмаларны тамашачыга тәкъдим иттем.  Авылдан булгач,  соң гына музыкаль мәктәпкә баян һәм вокал белгечлекләренә укырга кердем. Ул вакытта мәктәптән өйгә кереп тору юк.  Ферма буенда бер койма артына мәктәп букчасын калдырып, юлда туры килгән машина белән музыкаль мәктәпкә китә идем. Югары белемне ул вакытта Казан дәүләт гуманитар-педагогик университетында Миңгол Галиев җитәкчелеге астында алдым. Ул миңа бик яхшы белем бирде, аңа чиксез рәхмәтлемен. 3 нче курста безнең кафедра җитәкчесе Айдар абый Фәйзрахманов Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә чакырды. Ансамбльдә җырларга 1 нче курстан ук кызыгу бар иде инде, ләкин үзем барып карарга җөрьәт итмәдем, эчтән генә чакыру көттем. 3 ел дәвамында уку белән эшне алып баруны җиңел дип әйтә алмыйм, гастрольләргә дә еш чыгып китәсе булды.
— 10 ел буе дәүләт ансамблендә эшләү ялыктырмадымы?
— Әлбәттә, туйдыра торган вакытлар була, ләкин ансамбльдә бары татар халык җырына, фольклорына карата фанатик булган кеше генә эшли ала. Сер түгел, дәүләт эшендә акчасы да алай ук күп күләмдә түләнми. Очраклы кешеләр монда озак хезмәт итә алмый. Мин әле ансамбльдә иҗат итеп туймадым, эшлисе килә, чөнки ул бик зур мәктәп, ансамбльдә эшләп чыккан җырчылар эстрадада да аерылып тора. Әле бит тулысынча сәхнәгә кереп китеп, артист буларак ачылган чорга яңа аяк бастым.
— Айдар абый нинди җитәкче? Ансамбльдә тәртип бик көчле диләр.
— Айдар абыйның җитди, кырыс булуын беләләр, чөнки яшьләрдән генә торучы ансамбльдә дисциплина булырга тиеш, мин моны хуплыйм гына. Әгәр дә үзеңне тиешле кысаларда тотасың икән, әлеге тәртипнең бер зыяны юк, ул файдага гына. Үпкәләгән чакларда да ачу саклап йөрмим, эшли-эшли онытыла. Ансамбльдә артык шаярулар, кызыклар оештырып йөрмибез, Айдар абый  моңа тиз чик куя.
— Айдар Фәйзрахманов шәхсән синең иҗатыңда ярдәм итәме?
— Айдар абый ул шуның кадәр уникаль, көчле, тәҗрибәле кеше, аңа барлык сыйфатлар да сыйган. Иҗат кешесен хыялый дип кузаллыйлар бит, ә анда иҗади очып йөрү юк, Айдар абый кайбер мизгеләрдә каты да була белә, аек акыл белән эш итә. Ләкин концерт вакытында, сәхнәдә хисләрен тулысынча ачып, бирелеп җырлый. Кеше яхшы эшләсә ул әкренләп җитәкчелеккә күтәрелә, тик әйбәт артист әле әйбәт җитәкче дигән сүз түгел. Бу очракта Айдар абый әйбәт артист та, әйбәт җитәкче дә. Соңгы елларда ныгытып җырлар язу белән дә шөгыльләнә башлады, кайбер җырларын мин дә башкарам, иҗат ягыннан бик зур ярдәме сизелә.
— Ансамбль белән чит илләрдә күп йөргәч, татар мәдәнияте белән башка ил мәдәниятен чагыштырасызмы?
— Мактану булмасын, безнең илдә генә түгел, дөнья буенча да безнең кебек үзе җырлый, үзе бии, үзе музыка уен коралларында уйный торган ансабльләр күргәнем юк. Бездә фольклорга «искерәк» дигән караш булса, чит илдә, киресенчә, тере тавышка, тере башкаруга кайту күбрәк бәяләнә. Сәнгатьнең милләте юк, миллилеге генә бар. Ерак илләргә гастрольгә йөргәч, “Анда да татарлар бар мени?” дип аптырыйлар иде. Ә нигә безнең фольклор чыгышларны татарлар гына карарга тиеш?! Нигә әле ул башка мәдәният кешесенә кызык булмасын?! Кызыксыну булуның дәлиле дә бар: безне һәрвакыт басып алкышлыйлар, костюмнарны, кызларның озын толымнарын, чулпыларын килеп карыйлар. Татарстанда безнең тамашаларны күргән булгач, кызыксыну кими, ә чит илдә без һәрвакыт яңа, шуңа анда көчлерәк кабул итәләр.
— Ансамбльдән аерылу, үз исемеңне таныту турында уйлыйсыңмы?
— Минем ансамбльдән китәсе килми, ләкин үземне сольный җырчы итеп тә күрәм, шуңа әлегә бу ике юнәлешне параллель алып барырга тырышам. Бүгенге көндә клиплар да чыгарам, альбом да яздырдым, тик әлегә үз стилемне табып, ныклы адымнар белән эш итәргә мөмкинлек тумый. Ансамбль — ул минем ихтыяҗларымны тулысынча канәгатьләндерә торган урын.
— Туфан абый Миңнуллин иҗат иткән “Кайда алар?” җыры синең репертуарга ничек килеп керде? Ул бары спектакльләрдә генә җырлана бит.
— Мин Камал театрын бик яратам. Әлеге җырны Илгиз Зәйниев иҗат иткән “Әрем исе” спектаклендә ишетеп алдым. Анда аны Зөлфирә Зарипова белән Фирая Әкбәрова башкарды. Җыр шунда ук күңелгә кереп калды. Мин аны махсус шушы спектакль өчен язылган дип уйладым башта, ләкин авторлары Туфан Миңнуллин һәм Резедә Ахиярова булып чыкты. Театрда Зөлфирә Зарипованы күреп сөйләшкәч, ул берсүзсез миңа башкарырга рөхсәт итте. «Кайда алар?» җырын бик яраттым, хәтта клип төшердем.
— Бик ишетелмәгән җырларны башкарырга яратасыңмы?
— Минем үз ихтыярымда гына булса, бары халык һәм ретро җырларны башкарыр идем, ләкин тамашачы төрле, һәрберсенә дә ярарга кирәк,  шуңа да аларга үзеңне төрле яктан күрсәтәсең. Репертуарымда күпчелек җырларны нәкъ халык һәм ретро җырлар алып тора. Сайлаганда да беренче чиратта авторларга игътибар итәм.
— Дуэтларны бары иҗатташ дустың Гөлнур Урманчеева белән генә башкарасыңмы?
— Без Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гөлнур Урманчеева белән бергә укыдык. Алар белән җырларга һәм сәхнәгә чыгарга теләге булган бер төркем булып оештык. Концертларда, конкурсларда без Алсу Фазлыева белән җырлый идек, ә аннары Алсу Азатка кияүгә чыгып китте. Безнең Гөлнур белән дә дуслык көчле, аның белән дә үз иҗат җимешләрен булдырдык.
— Дәүләт бүләкләрен дә тапшырып торалар, медаль белән дә бүләкләнгәнсең дип беләм.
— Айдар абый Фәйзрахманов ул яктан кайгыртып тора, шуңа тиешле дәүләт бүләкләрен алабыз. Миңа “Мәдәнияттәге казанышлары өчен”, Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган истәлекле юбилей медальләрен тапшырдылар.
— Тәүге концертны һәрбер артист диярлек туган ягында куя. Бу үзенә күрә тамашаның уңышлы үтүенә ышаныч аклаган адыммы?
— Мин беренче концертны шулай ук туган ягымда — Мөслимдә үткәрдем. Анда минем барлык туганнарым, әти-әнием, укытучылар яши. 1 нче курста ук әйткән сүзем бар иде: укып бетергәч, үземнең җырларымны башкырып, иҗатташ дусларым, остазым Миңгол абый Галиевның чыгышларын күрсәтермен дип. Анда инде, әйткәнемчә, балачакта башкарылган, ретро җырларга, халык җырларына да урын бирелде. 10 ел эчендә камилләшеп шушы биек ноктага җиттем.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 14.11.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»