поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
11.11.2016 Хәвеф-хәтәр

Бозлавык галәмәте: мәктәпләрдә укулар туктатылган, хастаханәләр тулган, юл һәлакәтләре саны минут саен артып тора (ФОТО)

Бүген иртән эшкә барырга дип чыгучыларның уенда бер генә нәрсә иде: тимераяклар гына киясе калган икән. Тукталышка ашыгучы хәйран кеше таеп егылды, юлда бөкеләр хасил булды, берничә урында транспорт һәлакәтләре дә күзгә чалынды. Күп кенә ата-аналар балаларын мәктәпкә дә җибәрергә курыкты.

Бозлы яңгыр явып торганга, трамвайлар начар йөрде. Иртән бозлавык аркасында "Казан" халыкара аэропорты да вакытлыча ябылган иде. Татарстанда автобус йөртүчеләргә дә шәһәрдән читкә чыгарга кушмадылар, трассаларны ябып тордылар. Хәзерге минутларда юллар ачылган инде. Юл һәлакәтләре исә теркәлеп тора. Иртәнге сәгать алтыдан унга кадәр йөздән артык авария теркәлде, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы  Оксана Кононенко. Казаның дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү өчен өстәмә пунктлар ачкан. Яңа пунктлар «Мега» кибете, Оренбург трактында,  Большая Крыловка — Несмелова, Восстание — Васильченко, Җиңү проспекты — Дубравная, Техническая — Кулагина урамнары чатларында эшли. Аварияләр шәһәрдә генә түгел, республика районнарында да теркәлеп тора. Иртән Мирный бистәсендә “КамАЗ”, юл тайгак булу сәбәпле, ипи сатыла торган ларекка килеп кергән. Бәхеткә, бу вакытта ларекта беркем дә булмаган. Әлмәт районында пассажир автобусы трассадан төшеп киткән. Казанның үзендә, Декабристлар урамында, юлга ком сибә торган “КамАЗ” шулай ук юл читенә барып төшкән. 



Юл хезмәтләре дә киеренке режимда эшли. Төнлә 125 машина эшләп торган. 1200 тонна бозлавыка каршы реагент кулланылган. Хәзерге вакытта подрядчы оешмалар хезмәткәрләре тротуарларда һәм тукталыш павильоннарында эшлиләр. Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренчә, подрядчы оешмаларда эшләүче 500 юл эшчесенең барысы да эш урыннарында һәм җәяүлеләр йөри торган төп юлларны бозлавыктан арындыру белән шөгыльләнә.

Ә “Сырхауханәләрдә алма төшәрлек тә урын юк, терапевт, хирургларга су буе чират,” дип зарлана халык. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бүген сәгать 7дән 10.30 сәгать аралыгында, “ашыгыч ярдәм” хезмәтенә бозлавыкта егылып, имгәнеп 156 кеше мөрәҗагать иткән. “Гадәти көннәрдә, “ашыгыч ярдәм” хезмәте көне буена шуның кадәр чакыру кабул итә. Өч сәгать өчен бу сан бик зур,”- ди матбугат үзәге хезмәткәрләре.



Бозлавыкта имгәнүчеләрнең күбесе урта яшьләрдәге халык, эшкә барганда таеп кулын, аягын сындыручылар күп, шулай ук пенсионерлар, мәктәп укучылары арасында да зыян күрүчеләр бар.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, иртәгә мәктәпләрдә укуларны туктатып торырга, балаларны йөртә торган автобусларга саграк булырга тәкъдим итә. Шул рәвешле, кайбер районнарда, авылларда, Казанның күп мәктәпләрендә иртәгә укулар булмаячак.



Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә халыкны тагын бер кат кисәтә, бозлавыкта аеруча да игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Кискен хәрәкәтләр ясамаска, ашыкмаска тырышыгыз. Бозлавык вакытында кулларны кесәгә тыгып йөрү куркыныч, өлкән яшьтәгеләргә урамга чыкканда очына резин куелган таякка таянырга киңәш ителә. Аякка таймый торган, уңайлы аяк киеме генә киегез.



Һава торышына килгәндә, Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне саклау идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, иртәгә тагын да көчлерәк бозлавык көтелә. Боз калынлыгы 20 миллиметрга кадәр җитәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. 13 ноябрь көнне карлы яңгыр, көндез 2 градус җылы, төнлә 3 градус салкын көтелә. Юлларда бозлавык саклана, сак булыгыз.


---
Шәһри Казан
№ --- | 11.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»