|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2016 Мәдәният
Камал театры Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның юбилей кичәсенә чакыра14 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның юбилей кичәсе узачак. Кичә программасында Камал театры репертуарының: “Җанкисәккәем”, “Хуҗа Насретдин”, “Диләфрүз-Remake”, “Исәнме, улым!”, “Шәҗәрә” һәм “Люстра” спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. Артистны юбилее белән дуслары һәм коллегалары: Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Венера Ганиева, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Илдус Габдрахманов, Рамил Төхвәтуллин, драматург Зөлфәт Хәким, җырчылар Илшат Вәлиев, Алсу Хуҗина, Гүзәл Гәрәева һәм Камал театрының яшь актерлары Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Ирек Кашапов тәбриклиләр. Шулай ук кичәдә Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның курсташлары, Уфа Татар дәүләт “Нур”, Әлмәт Татар драма театрлары һәм “Бәрмәнчек” керәшен фольклор ансамбле котлаулары көтелә. Билетларны театр сайтында “Афиша” сәхифәсендә сатып алырга мөмкин kamalteatr.ru. Касса телефоны: (843) 293-03-74. ММЧ аккредитациясе өчен: 293-83-18, kamal.press@tatar.ru *** Зыялы һәм акыллы Шүркә (Т.Миңнуллинның “Җанкисәккәем”), сөйкемле һәм шаян Азат (Аманулланың “Әле кичә генә яз иде”), беркатлы һәм хисле Фәндәс (З.Хәкимнең “Килә ява, килә ява...”), шук һәм хәйләкәр Мартыныч (М.Гыйләҗевның “Казан егетләре”), аңгырарак милиционер Минәзәл (З.Хәкимнең “Чапты атым Казанга”), зирәк Корок (Г.Хугаевның “Кара чикмән”) – әлеге образлар артистның тулы бер галерея тәшкил иткән бер-берсенә бөтенләй охшамаган иң күркәм рольләре. И.Мөхәммәтгалиевнең таланты соңгы елларда Т.Миңнуллинның “Диләфрүз-Remake” комедиясендә Галим, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Пәтрәй, Н.Исәнбәт һәм С.Ваннусның “Хуҗа Насретдин” комедиясендә Ахун, Г.Камалның “Банкорт”ында Җамалетдин, Ж.-Б.Мольерның “Дон Жуан” спектаклендә Дон Луис рольләре белән үсә һәм яңа үрләр яулый. И.Ә. Мөхәммәтгалиевның иҗаты күпкырлы. Ул Ж.-Б.Мольер, М.Горький, Е.Шварц, А.Герни, С.Беккет һәм башка бөек авторларның әсәрләрен тәрҗемә итеп татар сәнгате үсешенә гаять зур өлеш кертте. Озак еллар дәвамында “Татарстан-Яңа гасыр” телевизион каналында “Хәерле иртә” тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы буларак халкыбызның тирән ихтирамын һәм мәхәббәтен казанды. Күп кенә республика күләмендә узучы кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең сценарий авторы. И.Ә.Мөхәммәтгалиев һәрвакыт иҗади эзләнүдә: кинода төшә, эстрадабызның юмор жанрында уңышлы чыгышлар ясый. Курсташы, сәхнәдәше Радик Бариев белән оештырган “Хөршидә белән Мөршидә” юмористик дуэтының чыгышлары иң югары рангтагы бәйрәм программаларының бизәге булып тора.
--- |
Иң күп укылган
|