поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.10.2009 Авыл

ТАРИХНЫ ҖУЙМАУЧЫЛАР АВЫЛЫНДА

Бу авылга килеп эләккәч, тирә-ягыңа күз саласың да, ирексездән, бу ничәнче ел дип сорыйсы килә башлый. Әйтерсең вакыт машинасы сине ерак үткәнгә илтеп аткан. Таралып урнашкан йортлар феодаллык чорын искә төшерсә, кара мунча, көтү-көтү казлар, көянтә-чиләк тотып чишмәгә йөрүче кызлар – бар да мин тарихтан гына укып белгән елларны хәтерләтә. Урам якта утыручы кое, капкага беркетелгән кызыл йолдызлар тагын күп нәрсә турында сөйли. Телефонымда пәйда булган “Мегафон Чувашия” язуы бүгенге заманны искә төшерде. Юк, чуаш ягында йөрмәдем мин, ә шул республика белән арка терәп көн иткән Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында булып кайттым.

“Акыш-макыш” тел

 

Авыл халкын туйдырып бетергәнмендер инде. Бер үк сүзне өч-дүрт мәртәбә кабатлап сораган чакларым күп булды. Кайбер сүзләрне тотып алган кебек булам да шуннан тырыша-тырыша җөмлә ялгыйм.

 

– Сезнеңчә сөйләшеп булмый шул менә, бер ияләнгәч, – ди авыл халкы, миннән көлеп. – Безнең тел шундый акыш-макыш инде. Якындагы чуаш авылына барсаң, “татар” дип төртеп күрсәтәләр. Казанга барсаң, “чуаш” диләр. Шул ике тел катнашып, керәшен акцентын да өстәгәч, ниндидер акыш-макыш тел килеп чыга.

 

– Нинди тел килеп чыга?

 

– Акыш-макыш! Әллә ишеткәнең юкмы? “Буталчык” дип аталамы соң әле ул сезнеңчә?!

 

Акыш-макыш дип сөйләшү Әлки, Чүпрәле якларында да бар дип ишеттем. Ләкин анда ямьсез мәгънәдә икән ул. Ә монда аңа үз телләрен ярату да, горурлану да, хәтта шаянлык та сыйган.

 

Казанга китеп бер-ике ел укыган яшьләр Иске Тәрбиткә кайтып, әдәби татар телендә сөйләшә башласа, әллә кем булган бу, телен дә оныткан дип карыйлар, имеш. Хәер, монда карап кына тормыйлар, турысын ярып йөзеңә әйтәләр. Вакланып утыру гадәте бөтенләй юк. Чын авылча.

 

Авылда миңа кыздырган алма ашарга тәкъдим иттеләр. Яңа ризык мәллә дисәм, бөтен хикмәт телдә икән. Бездәге бәрәңге – аларда алма, бездәге алма аларда багалма булып чыкты. Мин барында дуңгыз да “чәчтеләр”. Ягъни суйдылар. Кизләүдән (чишмәдән) көянтә-чиләк белән су да алып кайттык. Дөрес, йортларга су кергән үзе, әмма чишмә суыннан чәй тәмле инде ул. “Җөри”, “җук”, “җаман”, “җахшы” дип сөйләшә торгач, аларга кушыла башлавымны сизми дә калганмын.

 

Җылы мичле медпункт

 

Медпункт яныннан узып барганда, утын ярып маташучы бер апага исем китеп карап тордым. Зур-зур пүләннәрне әйләндерә дә ата үзе, “эх” тә итми. Әйтерсең ирләр сугышка китеп беткәннәр дә шуннан бирле кайтмый яталар. Ярый, анысы вак мәсьәлә. Хәзер хатын-кыз эшләмәгән эш калмады бугай инде. Проблема башкада: баксаң, әлеге бина һаман да мич ягып җылытыла икән. Берничә авылның йөзләгән халкы сәламәтлеге сагында торучы медпункт бит әле бу. Шул ук сугыш вакытында да шулай җылытканнардыр инде больницаларны.

 

Биредә эшләүче Галина ханым Мёдова стоматолог, акушер-гинеколог, окулист, лор, хирург, терапевт... булып эшли. Кыскасы, универсаль табиб ул. Көн саен бирегә килеп, бинаны мич ягып җылытырга туры килә икән үзенә.

 

– Шулай җылытканга күрә генә кыскартулар булмады бездә, – диде ул. – Санитарка булып эшләүче Зинаида да калмаган булса, нишләр идем берүзем?! 25-30 кеше кабул иткән көннәр бар. Аларны карап бетеримме, мич ягып утырыйммы мин?!

 

Мин барында, колагы сызлауга зарланып, бер пациент килгән иде дә дару җылынганын көтәргә туры килде аңа. Аны ничек башкаралар дисезме? Бик авыр процедура: башта газда су җылытасың, аннары камфара мае ампуласы шул суда җылынырга тиеш була. Теге әбинең түземлеге төкәнеп, колагы сызлавы да кимеде хәтта. Менә ничек рәхәт!

 

Медпункттан чыгып киткәндә, Галина ханым Мёдова миңа да кисәтү ясап калды.

 

– Джинсы чалбарыңны сал да, итәк ки инде. Медицинада хәтта “джинсовый таз” дигән термин бар, ягъни “узкий таз”. Джинсы чалбар сөякләрне кысып тора һәм аларның дөрес формалашуына комачау итә, нәтиҗәдә, бала тапканда бик авыр булачак. Ничек шуны аңламый соң бу хәзерге яшьләр?! Бөтенегез югары белемле, әмма үзегез турында бер дә кайгыртмыйсыз.

 

Цивилизация почмагы

 

Авыл бик зур. Саный китсәң, 200дән артык хуҗалык. Тәрәзәсенә такта кадакланган, ташландык йортлар да бик күп. Шул ук вакытта, авылның горурлыгы – асфальт юл да бар. Анысы да булмас иде, мөгаен. Әмма хөрмәтле Президентыбыз Иске Тәрбиткә яңа мәктәп ачылышына килгән икән. Сүз арасында әйтим: җырчы Лидия Әхмәтова бу авыл мәктәбен тәмамлаган. “Минтимер Шәймиев килгәнче салып куйдылар ул юлны”, – дип аңлатты клубка чыккан яшьләр. Хәзер бөтен авыл республика башлыгына рәхмәт укып яши. Калган урамнарга да кертеп бетерәсе иде дә бит, әмма ул урамнарда әле зур, мөһим объект ачылышы көтелми әлегә. Президент та килмәячәк, димәк...

 

Хәтерлим әле, балачагымда бу авылда бер мәртәбә булырга туры килде. Яз көне кар суы дамба өстеннән агып ята, юл юк, машинабыз пычракта батып калды. Михаил абый УАЗигы белән безне шул саздан йолып алган иде. Моңа кадәр иң начар юлларны да күргән халык асфальт кадерен белмиме соң инде?!

 

Клубка чыккан яшьләр турында әйткән идем. Шуларга киңрәк тукталмый булдыра алмыйм. Кичен кая барырга белми каңгырып йөрүчеләрне жәлләп туя алмадым. Клуб дип аталучы кечтеки генә йортта биш кеше һәм алты бильярд шары гына күрергә мөмкин иде мин килгәндә. Шуларның берсе - концерт карап утыручысы клуб мөдире иде булса кирәк. Урындыклар күп анысы. Артык та күп, ахры. Чөнки аларны киметмичә дискотека оештыру мөмкин түгелдер монда. Хәер, яшьләр әллә ничә чакрым ераклыкта урнашкан Мәлки авылына йөрергә күнеккән һәм клуб дип әллә ни исләре китми кебек. Мине дә шунда чакырдылар.

 

Җир өстендә баз

 

Авылның тагын бер үзенчәлекле ягы бар: ул чишмәләр өстендә утыра. Халык һәрберсенең исемен, тарихын яхшы белә. Шыкырдавык чишмәсеннән су акрын гына, шыкыр-шыкыр агып ятканга күрә шулай аталган. Шаулап ага торган Демьян чишмәсенә аны карап торган кешенең исемен кушканнар. Шуны ук “иң чиста һәм минералларга бай кизләү”, диделәр. Көянтә-чиләк күтәреп шунда барып кайттык та инде. Тагын әллә нинди исемлеләре бар. Шул чишмәләр өстендә утырганга күрә, авылдагы өйләр бер-берсеннән ерак, ягъни таралып урнашкан дип аңлаттылар. Су булган җиргә нигез салмас өчен. Бездә, әйтик, яз көне өй астына су керү – гадәти хәл. Ә анда җәй буе су торса да – яңалык түгел. Өй астыннан сузылган торбалардан җәй дәвамында су агып ята. Алайса өй асты нигә кирәк соң дисезме? Идән салкын булмасын өчен дип аңлаттылар. Ә бәрәңгене ничек урнаштырасыз дип сорадым.

 

– Аны тупраска куябыз, – диде Зинаида ханым Митрофанова.

 

Тупрас дигәне туфрак дигән сүздән алынган булса кирәк. Ягъни өй асты казыганда чыгарылган туфрак өстенә салына бәрәңге. Күп хуҗалыкларның базлары да җир өстендә урнашкан. Аны төпкә таба бер метрдан да тирәнрәк казу мөмкин түгел – су чыга. Өстенә балчык алып кайтып аударудан башка чара калмый. Шуңа күрә ул якларда була калсагыз, капка алдында өелеп торган тау-тау балчыкка исегез китмәсен.

 

Чукынмаганнар урамы

 

Әлеге авыл Орым Тәрбите дип аталган, чөнки тагын Зур Тәрбит авылы да бар. Бу җирлеккә беренче булып XVI йөзләрдә Тәңребирде дигән кеше килеп утырган дип сөйлиләр. Ул чордан калган зират хәзер дә саклана. Анда элеккеге кабер ташлары бар. Мәсәлән, шул ташларның берсенә гарәп телендә “Карамыш улы Туктамыш” дип язылган, ди. Ләкин ул язуны бүген укып булмый инде, өстендә ямь-яшел мүк үскән.

 

Бу авыл халкы да Иван Грозный заманында чукындырыла. Кайбер кешеләр генә качып, чукынмыйча кала. Аларның токымнары хәзер дә ата-бабасы рухына хыянәт итми – чукынмый. Үлгәч, чукынмаганнар зиратына күмәләр. Биктимеров, Нәзәров, Әбелханов һәм башка фамилияләрне санарга була биредә. Аларның урамы да шулай атала, имеш. Ә авылның бөтенләй икенче очында, көнчыгышында икенче зират, чукынган кешеләр зираты бар. Шул зиратта булырга туры килде.

 

Шунысы кызык: бүгенге керәшеннәр үз ата-бабаларының элек чукынмаган булуын таный, әмма инде алар диненә кире кайтырга теләми. Ике якны берләштерүче бер сыйфат: чукынганнар да, чукынмаганнар да дуңгыз асрый бүген. Бу якларда Тәңречелек киң таралуы турында матбугат чаралары язган иде инде.

 

Иске-иске дип хурлады да авылны бетереп ташлады димәгез тагын. Дөресен генә әйткәндә, бу авылга кайтуымның төп сәбәбе – тамырларым шушы якларга барып тоташа минем. Шуңа күрә авылның тарихы, аның кешеләре, урамнары, сулар һавасы да якын миңа. Техника, технология дип шашкан заманда да аларның элеккечә яшәп кала алуы – үзе бер куаныч. Әйтәм бит, сокланып кайттым аларга. Хәтта бары тик иске спектакльләрдә генә телгә алынучы басу капкасы да сакланып калган монда. Бу басу капкасымы дигән соравыма, “сездә шулай аталадыр инде” дигән булып, сүземне җөпләп кенә куйды бер кыз. Чөнки ул алар өчен гадәти күренеш.

 

Шәһәрдән башканы күрмәгән кешегә дә, гомер буе авыл тормышында казынган колхозчыга да бу авыл буйлап үткәрелгән экскурсияләр кызык булыр иде. Элеккечә үк йолаларга зур игътибар биреп, аларны саклап калулары да шатландыра. Егетне армиягә озатканда шул вакыйгага гына хас җырлар белән урам әйләнү, яулыклар бәйләмен агач башына бәйләү, кызны килешү белән кияүгә озату, олы көндә йомырка җыю... Тагын әллә нинди йола-бәйрәмнәр бар аларда.

 

Бу авыл турында тагын бик озак сөйләргә булыр иде. Шул якларны сагынам хәзер. Кунакчыл, туры сүзле халкын, салкын чишмәләрен, көянтә-чиләкләрен, мине куркытып арттан чабучы олы күркәләрен һәм инеш тутырып йөзүче ап-ак казларын, хәтта мич ягып җылытыла торган салкын медпунктны да сагынам... Цивилизация җиле исми торган иң гүзәл почмак юксындыра, нигәдер.


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 43 | 28.10.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»