|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2016 Әдәбият
Ләбиб Леронга бүген 55 яшь тулдыТатар язучысы, шагыйрь, "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире Ләбиб абый Леронның бүген туган көне. 11.11 санында туган әдип бүген 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Ләбиб Леронның чын исеме - Леронов Лемон Леронович. Ул Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур (1994), Абдулла Алиш (2000) һәм Фатих Хөсни (2006) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. 2007 елда шагыйрь Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты булды. Ләбиб Леронны "Татмедиа" оешмасы коридорларында күрсәң, ул һәрвакыт кәчтүм эченнән кызык күлмәк кигән булыр. Һәрвакыт каядыр ашыга, президентларча имән бармагын төртеп нидер тиз-тиз сөйли, әмма шул ук вакытта шаяртып, дусларча төрттереп алырга да җай таба. Ләбиб абыйны "Матбугат.ру" исеменнән чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗат дәрте телибез!
--- |
Иң күп укылган
|