|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2016 Экология
Ноябрь уртасында күктә Супер Ай күрәчәкбезНоябрь һәм декабрь айларында Супер Ай күренеше булачак. Әлеге күренеш тулган ай вакытында Җир һәм Ай бер-берсенә якынайганда күзәтелә. Якынаю аркасында, Ай 14%ка зуррак һәм 30%ка яктырак булып күренәчәк икән. Айның Биргә якын булган перигей орбитасындагы чагында ул, гомумән, янып торучы зур шар булып тоелачак. Перигейда чакта, ай Җиргә гадәти чактагыдан 50 мең километрга якынрак урнаша. Ноябрь аендагы Ай соңгы 68 елның иң зур Ае булачак дип белдерә белгечләр. Шуңа да, дуслар, вакыт табып, күккә караш ташлыйк әле. Табигатьнең гади матурлыгын үз күзләрең белән күрә алу — бәхет, дип яза baltasi.ru.
--- |
Иң күп укылган
|