|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2016 Экология
Салкыннар алда әле!Һава торышы бозыла. Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда буран, карлы яңгыр яву көтелә. Моңа өстәп әле бозлавык та, томан да булачак. Юлда саграк йөрергә киңәш ителә. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә Татарстанда һәм Казанда һава шартлары бозылу көтелә. Җил секундына15-17 метрга кадәр көчәячәк, күз күреме 500 метрга кадәр начарланачак, бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак. Ноябрьнең 3еннән 7 сенә кадәр вакыт аралыгында Казанда явым-төшемнең айлык нормасының өчтән бер өлеше яуган. Дүрт көн эчендә башкала урамнарын 1,4 мең тонна кардан арындырганнар. Кар яву дәвам итәчәк, юл хуҗалыкларына көндез дә, төнлә дә эш өстәлә. Явым-төшем аркасында Казан аэропортыннан бер очкычның очып китүе тоткарланды. Сургут – Казан рейсы да үз вакытында килә алмады.
--- |
Иң күп укылган
|