|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2016 Авыл
Петрякста авыл көне үттеПильна районында һәр җирле администрация һәр ел Авыл көне оештырып килә һәм аның тематикасы Россиядә игълан ителгән елдан чыгып билгеләнә. Быелгысы, әлбәттә, кинога багышланган иде. Петрякс администрациясендә бу бәйрәм 27 октябрь көнне үтте. Авыл мәдәният йортының тамашачылар залын тутырып килүчеләр бик кызыксынып 1973 елда туган нигезләре Петрякс турында төшерелгән фильмны карады. 40 ел элек биредә тулы тормыш белән яшәгәннәр, киләчәккә якты планнар корганнар, коммунизмга зур өметләр баглап, һәр тармакта, һәр җирдә эш кайнаган. Күмәк хуҗалыклар ул чакта халык тормы- шында мөһим роль уйнаган: эш биргән, стабиль хезмәт хакы түләгән, авылның инфраструктурасын үстерү максаты белән социаль объектлар төзегән һәм иртәгәсе көнгә канатландырган. Әлеге документаль киноның төп эчтәлеге нәкъ шул турыда иде. Фильм тәмамланып, сәхнәдә утлар кабынып киткәч, авылдашлары каршына шушы мәдәни чараны алып баручылар Әхмәр Закиров белән Рәйханә Гильманова чыктылар, тамашачыларны җылы сәламләделәр һәм олы кунаклар белән таныштырдылар. Алар арасында Пильна районы җирле үзидарә башлыгы Виктор Козлов, хокукый оештыру бүлеге җитәкчесе, “Нур” иҗтимагый оешмасы рәисе Надирә Абдулганиева, мәдәният бүлеге мөдире Наталья Любаева, ветераннар советы президиумы әгъзасы, II рангтагы отставкадагы капитан Әнвәр Саберов, авыл башлыгы Ансар Садретдинов һәм җирле СПК рәисе Рафек Хәсәнов бар иде. Алып баручылар халкыбыз өчен киноның әһәмияте хакында сөйләделәр: “Совет кинематографиясендә тәрбияләнгән берничә буын вәкилләре бүген дә интеллигент юморны, канатлы гыйбарәләрне һәм киң сәләтле актерларны сагынып искә ала”, - диделәр. Иң беренче булып сәхнәгә Петряксның яшь таланты Диляра Гильманова чыкты һәм күпләргә таныш булган “Мама для мамонтенка” мультфильмыннан җыр башкарды. Һаман популяр була барган “Гүзәл” хоры коллективы залда утыручы күп санлы өлкән буын авылдашларына багышлап, бик югары дәрәҗәдә “Язмыш” җырын бүләк итте. Алар концерт барышында тагын берничә мәртәбә сәхнәгә чыктылар һәм рус телендә дә оста җырладылар. Экспромтом булса кирәк, Роза апа Садретдинова музыкасыз-нисез күпләргә таныш булган рус җырлары белән чыгыш ясады. Шамил ага Алимов, Ринат Гильманов белән Ринат Аляутдинов, Фәридә-Регина дуэты да кинолардан бик тә таныш җырларны искиткеч оста башкарып чыктылар, шул рәттән алар татар җырларын да җанга үтеп керерлек итеп җырладылар. Ә татар музыка сәнгатенең бу төрендә майлы ноктаны өч Ринат (Измайлов, Аляутдинов, Гильманов) “Песня остаётся с человеком” җыры белән куйдылар. Билгеле, бу көнне Петрякс сәхнәсендә җырлап кына калмадылар, типтереп биеделәр дә, гыйбрәт алырлык сәхнә күренешләре дә тәкъдим иттеләр. Беренчесендә Гүзәл Аляутдинова белән Эльвина Садретдинованы билгеләп үтәсе килә. Фәридә-Регина дуэты да, матур ике күбәләктәй, сәхнәдә очып кына йөрделәр кебек. Ә менә сәхнә күренешләренә аерым тукталып үтәсе килә. Өлкән класс укучылары бик туры китереп һәм аңлаешлы итеп “Тимур и его команда” фильмыннан өзекне профессиональ дәрәҗәдә сәхнәләштерделәр. Авыл үзешчәннәре “Әбиләргә тагын ни җитми” спектаклен уйнаганда Ринат Аляутдиновның “Бер елганың ике ярында” дигән җыры үтә дә зәвыклылык өстәде – картлар йортындагы күренешне күңел аша үткәрергә ярдәм итте. Монда бик күп ачы язмышлар сыенган, Аяныч вакыйгалар бергә җыелган, - дигән шигъри юллар да сәхнә артыннан җан өзгеч кебек яңгырады. Петрякста авыл көне чын-чынлап әйбәт, зур оешканлык белән узды. Моны ахырдан сәхнәгә күтәрелүче олы кунаклар да ассызыклап үттеләр. Хуҗаларга – авыл үзешчәннәренә һәм акти- вына олы рәхмәтләрен әйттеләр, ә авыл башлыгы, үз чиратында, шундый зур бәйрәмнәр оештыруда беренче ярдәмчеләре булган СПК идарәсенә, авыл советы депутатларына, шәхсән “Чулпан” кибете хуҗабикәсе Венера ханым Хәсәновага зур рәхмәтләр белдерде.
Олег ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|