поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.11.2016 Авыл

Татарстанда сөт җыючылар арасында "сугыш" дәвам итә

Узган атнада “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Нурлат районында сөт җыеп-тапшыручыларның проблемалары хакында хәбәр иткән иде. Агентлыкка мөрәҗәгать иткән “Ретро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Альбина Хөсәенова сүзләренчә, районда аларга эшләү өчен мөмкинлекләр тудырылмый, төгәлрәге, эшләү шартлары кыенлаша.

“Безгә сөт тапшыручылар ел башыннан алып шактый кимеде. Чөнки район җитәкчелеге сөтне “Ретро”га тапшырмаска куша. Безгә чимал тапшырган сөт җыючыларны һәрдаим тикшереп торалар, аларга ветеренария белешмәләре бирмиләр. Безшәхси эшмәкәрләрдән сөтне югары бәядән сатып алабыз, алар да хуҗалыкларга югары бәядән түли”, - диде ул. Элек “Ретро” ҖЧҖ көнгә заводка 15 тоннага кадәр сөт тапшыра торган булса, хәзер бу сан 500-700 литрга калган.

Әлеге язма басылып чыкканнан соң, “Татар-информ”га “Восток” авыл хуҗалыгы кооперативы вәкилләре мөрәҗәгать итте. Әлеге оешмада хисапчы булып эшләгән Раилә Сабирова бу язмадагы мәгълүматлар белән килешмәвен белдерде. “Ретро” оешмасы сөтне халыктан 16 сумнан алып, бөтенләй дә сөт күләмен арттырырга мөмкинлек бирми. Сөт бәясе югары булмаганга, кешеләр болай да сыерларын күпләп суя. Без сөтне 20 сумнан җыя башлагач, алар да бәяне күтәрде. Аннан чималны 24 сум белән җыя башладык, хәзер алар тагын арттыра. Инде хәзер сөтне халыктан “тере” акчага (наличные — Л.Л.) җыярга ниятләгәннәр”, - диде хисапчы.

Хәзер “Восток” кооперативы сөтне “Ретро”га тапшырмый башлаган. Әмма “Ретро”ның авыл хуҗалыгы кооперативына 1 млн сум бурычы калган. “Без нәрсә эшләргә дә белмибез. Халыктан алар чималны юк бәядән сатып ала, шуңа да район җитәкчелеге әлеге оешманы яптырырга тели. Чөнки алар ничә ел инде халыкны иза чиктерә”, - диде Р.Сабирова.

Аның сүзләренчә, “Ретро” кысаларында, берничә ай саен яңа оешмалар ачыла яки ябыла. “Анда бер “Ретро” гына түгел, алар әллә ничә оешма. Берсен ачалар, икенчесен ябалар. Аларның шундый механизм”, - дип аңлатма бирде Раилә Сабирова. Ул шулай ук бүгеннән алып “Восток” авыл хуҗалыгы кооперативы да халыктан сөтне 25 сумнан җыя башлаячагын билгеләп үтте.


Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 08.11.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»