|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2016 Криминал
Татарстанда көнче ир хатынының сөяркәсен ирлек әгъзаларыннан мәхрүм иткәнӘлеге коточкыч фаҗига Татарстанның Алексеевск районында булган. 31 яшьлек хатын күрше авылда торучы дустына кунакка җыена, «Дружба» хуҗалыгында мал табибы булып эшләүче ире балалары белән өйдә калырга риза була. Анда хатынны танышы илтеп куярга тиеш була. Кичкә таба хатыны өенә кайтмагач, ире борчылып дустына шалтырата һәм хатынының аның янына килеп җитмәвен белә. Үз-үзенә урын таба алмаган ир илтеп куярга тиеш булган танышының өенә бара һәм шунда ук хатынын да очрата. Көнләшүдән котырган ир пычак белән ирнең җенси әгъзаларын кисеп ташлый һәм хатынына ташлана. Икесе дә шунда ук җан бирә. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза "Әлмәт таңнары".
--- |
Иң күп укылган
|