поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.10.2009 Мәдәният

"ГАЛИЯБАНУ"НЫ ТАНЫМАДЫМ

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасын күрсәтте. "Буенча куелган", – дим, чөнки әсәргә шактый үзгәрешләр кертелгән. Алдан әйтеп куйыйм, спектакльнең күпләргә ошамавы да мөмкин (танышларым-туганнарым да шул фикердә), чөнки классиканы үзгәртүне табигате белән кабул итә алмаучылар бар. Әмма, ни генә әйтсәк, сөйләсәк тә, тамаша бар, ул куелган, һәм аны ошатып караучылар да, һичшиксез, булыр дип уйлыйм.

Спектакльнең күп өлешен җыр, бию алып тора. Әйе, театрның баш режиссеры матбугатта әйтеп үткәнчә, мюзикл бар, аны рәхәтләнеп карарга була. Хәтта Галиябану ролен башкаручы Алсу Шәмсетдинова тиздән бик күпләрнең мәхәббәтен казанган җырчы булыр, дигән ныклы уй барлыкка килде. Аның җырлаганын бөтен дөньяңны онытып, рәхәтләнеп тыңлыйсың.

 

Спектакль турында бары тик яхшы фикердә генә калсам да, тупас урыннары да күзгә ташланмыйча калмады. Нигә кирәк булды икән инде Галиябану энесенең үзенә ошаган Хәернисага аңа Исмәгыйль бүләк иткән пәке белән мактану, аны күрсәтергә тырышу. Аны кызның башка "пәке" белән бутап куркуыннан тамашачы көләр дип уйланылгандыр инде. Галиябануның әтисе Бәдри картның кулга таянып, аягын һавага чөеп "стойка" ясавы да мантыйкка сыеп бетми, минемчә.

 

Ни генә булмасын, театрның әлеге спектакльне куюы бары тик мактауга гына лаек. Әлеге тамаша без яшьтән мөкиббән булган Галиябануга, аның җырына бәлки яшьләрдә дә, ярату ук булмаса да, кызыксыну уятыр. Әле бит аларның күбесенең Галиябану турында ишеткәннәре дә булмагандыр. Бу юлларны язганда малай чакта укыган "Батырлар китабы"ндагы фикер искә төште. Анда бер батыр Галиябану җырының татар өчен иң кадерле, үзәкләргә үтүче җыр булганын искәртеп үтә.

 

Киләчәктә дә коллектив берсеннән-берсе мавыктыргыч та, уйланырлык та спектакльләр белән безне сөендереп торыр дигән өметтә калабыз.


Раиф БАРИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 219 | 28.10.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»