|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2016 Мәдәният
Камал театрына электрон билет сатып алып килүчеләр саны артаГ.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры электрон билетларының сатылу үсешен теркәде: 2016 елның октябрь аенда театр сайты аша 2500дән артык билет сатылган, әлеге сан узган айда сатылган билетларның гомуми күләменнән 17% күбрәк. 2015 елның октябре белән чагыштырганда (1785 билет сатылган), 70% артым тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында билетларны онлайн сату проекты 2013 елның 13 сентябрендә гамәлгә керде. Камал театры Татарстан театрлары арасында беренче булып билетларны онлайн сата башлады. Беренче айларда сатылган билетлар саны йөзләр беләнл генә исәпләнсә, хәзер Камал театры сайты аша һәр ай саен ике меңнән артык билет сатыла.
Проектның иң уңайлы ягы шунда: сайт аша билетларны Камал театрының Казандагы спектакльләренә генә түгел, башка шәһәрләрдәге гастрольләр спектакльләренә, шулай ук Казанга килгән башка театрларның спектакльләренә дә алырга мөмкин. Мәсәлән, хәзерге вакытта камаллыларның Мәскәү шәһәрендәге булачак гастрольләренә сайт аша актив рәвештә билетлар сатыла.
Тамашачыларга уңайлыклар тудыру максатыннан Камал театры шулай ук интернет-кибет тә ачты. Әлеге кибеттә үзенчәлекле видео, аудиоматериаллар, китаплар, истәлекле сувенирлар сатып алырга мөмкин. Театрның сайты: kamalteatr.ru.
--- |
Иң күп укылган
|