поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.11.2016 Мәдәният

Татар филармониясендә ноябрь аенда булачак чаралар (АФИША)

Алдагы айлар кебек үк Татар филармониясендә ноябрь дә төрле жанрдагы чараларга бай булачак. III Халыкара «Джазлы Казан» фестивале тәмамланды, ләкин филармониядә джаз музыкасы тынмый.

 2 ноябрьдә казанлылар «Даниил Крамер белән джаз кичәләре» абонементында Антон Румянцев (саксофон), Даниил Крамер (фортепиано, клавишалар), Евгений Аноев (бәрмә уен кораллары), Анатолий Кожаев (контрабас), Роман Дмитриевны (фортепиано) ишетәчәк. Джаз темасын 11 ноябрьдә ТР Филармония джаз - оркестрының (баш дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский) «А нам все равно!» дип аталган театрлашкан концерты дәвам итә. Ул Леонид Гайдай кинокомедияләрендәге музыкага нигезләнеп төзелгән һәм «Кино музыкасы» абонементы кысаларында уза. “Россия джазы осталары” абонементында 23 ноябрьдә Россия музыканты Аркадий Шилклопер (валторна, альп өрмә уен коралы) һәм Америкадан килгән Вадим Неселовский (фортепиано) чыгыш ясаячак Концертның исеме – «Last snow». 27 ноябрьдә Филармония джаз оркестрының балалар өчен «Саксофон бәйрәм итә» концерты.

Ноябрь, менә икенче ел инде, Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале уза торган ай да. Быелгы фестиваль бөек композиторның 95- еллыгына атап уздырыла. Фестиваль 3 ноябрьдә Россиянең халык артисты Сергей Захаров концерты белән ачылырга тиеш иде. Артистның авырып китүе сәбәпле конерт 18 гыйнварга күчерелде. 12 ноябрьдә фестиваль кысаларында музыкант, СССРның халык артисты Элисо Вирсаладзе чыгышы. II классик музыка фестивале 25 ноябрьдә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры, Рэм Урасин, Альбина Шаһиморатова, Идрис Газиев, Резидә Галимова, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Екатерина Молодцова һәм башка җырчылар катнашындагы Гала-концерт белән төгәлләнә.

Ноябрьдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм аның җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле өч зур концерт тәкъдим итәчәк. 4 ноябрьдә Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Олы юл әйтте...” дип аталган концерт була. Әлеге концерт «Олы юл" китабын тәкъдим итү дә.
 
Концертта Фердинанд Сәләхов һәм Ярамир, Филүс Каһиров, Гөлшат Шәрәпова, Айгөл Хәйри, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Рөстәм Насыйбуллин, Рөстәм Гыйлфанов, Флорит Гыйздәтуллин, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов), «Татарика» халык уен кораллары оркестры (дирижер - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов) катнаша.
 
6 ноябрьдә  Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Гәрәбә» дип аталган концерты була. Концерт программасында татар фольклор музыкасы классик шагыйрьләребез әсәрләре белән үрелеп барачак.
 
Концертлар алдыннан, тәнәфес вакытында һәм концерттан соң филармония фойесында “Олы юл” китабын сату оештырыла. Китап сатудан кергән акча ДЦП авырулы 7 яшьлек Гөлназ Гатауллина гаиләсенә тапшырылачак.
 
21 ноябрьдә Фольклор музыкасы ансамбленең “Музыкаль дүшәмбе” абонементы кысаларындагы концерты уза.
 
Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты  Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры «Уйна, гармун, чыңла, кыл!» концерты белән 6 ноябрьдә  «Оркестрның ансамбльләре һәм солистлары парады» сериясен дәвам итә. 13 ноябрьдә Оркестр «Музыкаль ассорти» абонементыннан «Дөнья халыклары әкиятләре» концертын уйный. 17 ноябрдә «Анатолий Шутиков тәкъдим итә» абонементы кысаларында Оркестр белән Мәскәүдән килгән солистлар Максим Катырев (баритон) һәм Юлия Гончарова (сопрано) чыгыш ясаячак.Программа «Виват, оперетта!» дип атала.
 
5 ноябрьдә быелгы сезонда төзелгән «Кроссовер» абонементы кысаларында виртуоз гитарачы Лука Стриканьоли чыгыш ясый.
 
10 ноябрь филармониядә чегән җырлары һәм көйләре көне. «талпын, чегән күңеле» программасы белән бу кичтә «Ромэн» ансамбле һәм Ольга Янковская чыгыш ясаячак.
 
Алексей Уткин җитәкләгән Академия камера оркестры концерты 19 ноябрьдә булачак. Бу концерт « Россиянең камера оркестрлары» абонементын ача.
 
«Рәсемле музыкаль әкиятләр» абонементы филармониянең балалар өчен төзелгән иң популяр проекты. Тере музыка, экранга трансляцияләнгән эбру стилендәге картиналар белән бизәлеп укылган әдәби әсәр балалар күңеленә озакка уелып калырлык. 20 ноябрьдә филармониядә Павел Бажовның «Бакыр тау хуҗабикәсе», «Күк елан», «Көмеш тояк» әсәрләре яңгыраячак.
 
20 ноябрьнең киче А.С. Пушкинга багышлана. Россиянең халык артисты популяр театр һәм кино актеры Валерий Баринов шагыйрьнең «Буран» әсәрен укыячак. Әсәр Евгений Волчков җитәкчелегендәге «Русская рапсодия» ансамбле башкаруында тере музыка астында укыла.
 
18 ноябрьдә – «Болгар радиосы» концерты. Концертта Зөфәр Хәйретдинов, Илсөя Бәдретдинова, Вадим Захаров, Булат Җиһаншин, Руслан Кираметдинов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Рамил Шәрапов һәм башка сәхнә осталары катнаша.
24 ноябрь кичендә «Мәйдан» каналына биш яшь тулуга багышланган
 
«Казан кичләре» концерты. Яшь телеканал бәйрәмен котлап Рәсим Низамов, Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Илнар Сәйфиев, Илфак Шиһапов, Айсылу Габдинова, Илназ Гарипов, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Резидә Шәрәфиева, Эльмира Гыйлфанова, Рафил Җәләлов, Эльвира Хәйруллина, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Артур Маузер чыгыш ясый.
 
Мәгълүмат өчен:барлык аталган чаралар Татар филармониясе тарафыннан яки филармониянең ярдәме белән оештырыла. Филармониядә аренда килешүе белән узучы башка чаралар да күп.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»