поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.10.2016 Дин

Ир, хатынын куркытып, намазга бастыра аламы? (сорау-җавап)

Хатын-кызны шантаж юлы белән дин юлына бастыручылар турында соңгы арада еш ишетергә туры килә. Intertat.ru редакциясе почтасында да әлеге эчтәлектәге сораулар күренгәли.

Ирем белән 15 ел тату гомер иттек. Ике бала үстердек. Ирем соңгы елларда мәчеткә йөри, намаз укый башлады. Минем туганнарым белән аралашмас булды. Хәзер миңа да намазга басарга, яулык ябарга дип боера. «Син, намаз укымаган, яулык япмаган өчен, Аллаһы Тәгалә каршында миңа җавап бирәсе. Имансыз хатын белән яшисем килми. Намаз укымасаң – аерылам!» – дип куркыта. Ә минем яулык ябып йөрисем һәм даими рәвештә намаз укыйсым килми, әлегә... Ничектер әзер түгелмен. Ирем, чыннан да, дөрес сөйлиме? Гаиләсен ташлап китү үзе иремә гөнаһ булмасмы соң?
Саба районы, Сөмбелә Вафина
                                                                         
Сөмбелә ханым Вафинаның соравын Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмовка юлладык. Шактый кызыклы җавап алдык. Аны укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
 
- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Бу – бик мөһим сорау. Кызганыч ки, хәзер күп булмаса да, мондый күренешләр очрый. Берәү дин юлына басып, биш вакыт намаз укый башлый да, үзен бүтәннәрдән өстен күрергә тотына. Әлбәттә, дин буенча, ире хатыны өчен җаваплы. Ир хатынын, балаларын дингә  өйрәтергә тиеш. Аларны ислам кагыйдәләрен үтәргә өндәргә бурычлы, әмма ниндидер шантаж аркылы түгел! Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин сине бу дөньяга рәхмәт итеп җибәрдем, рәхимлелек, шәфкатьлелек  белән дингә өндәр өчен!”– ди. Пәйгамбәребез (с.г.с) матур сүз, яхшы гамәл белән өнди торган була. Аның мисалы: рәсүлебез (с.г.с) Мәдинәдә яшәгәндә, бер яһүд күршесе аның ишегалдына гел чүп ыргыта торган була. Пәйгамбәребез (с.г.с), бер сүз дә дәшмичә, ул чүпне җыештыра барган. Көннәрдән беркөнне Пәйгамбәребез (с.г.с) ишегалдына чыкса – чүп юк! Ул күршесен кайгыртып, аның хәлен белергә керә. Ә күршесе авырып ята икән. Пәйгамбәребез (с.г.с) аның хәлләрен сораша, киңәшләр бирә. Шунда бу яһүд елап җибәрә дә: “Мин сиңа еллар буе зыян салдым, ә син минем хәлемне белергә кергәнсең!..” – ди. Күршесе, шунда шәһадәт сүзләрен әйтеп (“Лә илаһы, илләллаһ”), ислам динен кабул итә. Ислам динендәгеләрнең башкаларга мөнәсәбәте шундый булырга тиеш. Яхшылык юлы белән генә халыкны, туганнарыбызны, танышларыбызны дингә өндәргә тиешбез.
 
Сөмбеләгә исә, ире белән уртак фикергә килергә кирәктер. Ире теләкләренә якын килеп, бәлки мәчеттә оештырыла торган курсларга йөрергәдер? Бәлкем, ирегез тәкъдим иткән дини китапларны укып карарсыз. Унбиш ел бергә яшәгәннән соң, ниндидер уртак мәнфәгать табу мәслихәт. Әлбәттә, ирегездә сезнең өчен җаваплылык бар, әмма моны сезгә аңлату белән аның өстеннән ул җаваплылык төшә. Аңа да сезгә карата басымын киметү дөресрәк булыр. Күп очракта, шундый каты басым гаиләләрне тарката шул. Бу хакта район мөхтәсибе янына икәү барып, уртак фикергә килүегез хәерле.

---
Интертат.ру
№ --- | 27.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»