поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.10.2016 Могҗиза

Дога көче (БУЛГАН ХӘЛ)

Күрше республиканың иксез-чиксез урманнарында була бу хәл.
...Кичкырын. Агач егучылар җиңел машина белән урман юлыннан кайтып киләләр. Автомобиль шоферы, нәрсәгәдер көйсезләнеп, өзлексез мыгырданып бара. Аның белән бәйләнергә, сүзләрен куәтләргә теләүче табылмый.

Шуңа ачуы тагын да кабара, күрәсең: идарәне югалтуын сизми дә кала. Машина, чиелдаган авазлар чыгарып, юл читенә чыга һәм шул урында бер-берсе өстенә өеп куелган тимер-бетон плитәләргә килеп бәрелә. Куркынган кычкырулар... Калайларның бөгелгән һәм чытырдаган тавышы... Ә инде икенче мизгелдә машина өстенә авыр плитә килеп төшә...

Әлеге машинада утырып кайткан бер ирнең әнисе сөйләде бу хакта.

“Абау, берсе дә исән калмагандыр, машина изелгәндер инде?” – дигән уй миемне өтеп алды.

– Шуннан ни булган? – дим, дулкынланудан көчкә сулыш алып.
– Шөкер, сытылмаган бердәнбер ишектән чыгып котыла алганнар. Җәрәхәтләре үләрлек түгел: берсенең баш мие селкенгән, икенчесенең берничә кабыргасы сынган.
– Ә улыгыз?
– Ышанасыңмы-юкмы, бер генә сыдырылган җире дә юк. Раббыбыз саклап калган аны. Көн саен намаз артыннан: “Якыннарыма, балаларыма хәерле озын гомер, саулык-сәламәтлек бир, эшләрен, юлларын уң ит, хәвеф-хәтәрләрдән, явыз бәндәләрдән сакла”, – дип ялварып дога кылам мин.

Чыннан да, гаҗәп хәл бу. Могҗизаларга ышанырга теләмәсәк тә, алар еш булып тора. Әлеге апаның улы моннан берничә ел элек тә шулай исән калган. Бер иптәшенең машинасында кайтып килгәндә икенче машина килеп бәрелгән боларга. Тәрәзә аша очлы тимер кисәге үтеп кереп, әлеге ир-егетнең чигәсеннән берничә сантиметр арада гына тукталып калган.

– Шаккатмалы! Бу юлы хәлләр ни белән тәмамланган соң? – мин әйтәм.
– Бердәм коткару номерына чылтыраткач, ярдәм килеп җиткән. Яраланучыларны сырхауханәгә озатканнар. Беренче медицина ярдәме күрсәткәннән соң чыгарганнар, башкача нишләтсеннәр инде аларны? Ә машина хуҗасы, һәлакәт булуга ук вәсвәсәгә бирелеп, урман эченә йөгергән. Күпме эзләп тә таба алмаганнар үзен. Хәтта этләр белән кинологларны чакыртканнар, әмма ул суга төшкәндәй юкка чыккан.

– Әле дә эзлиләрдер?
– Кемгә кирәк соң ул? Беркеме дә юк икән бит аның: гаиләсе дә, туганнары да. Берәр җирдә пәйда булыр әле. Исән булса, билгеле: урманда аюлар, селәүсеннәр күп икән бит, харап итмәсәләр үзен. Исең китмәсен: андый йортсыз-җирсез, бүгенге көн белән яшәүче кешеләр аз түгел хәзер. Ә машинасы инде бернигә ярамый, ди.

Нинди генә язмышлар, нинди генә хәлләр юк бу дөньяда!


Галиябану ХУҖИЕВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.10.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»