|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2016 Милләт
“Тукайга сәяхәт” күргәзмәсендә шагыйрьнең шәхси әйберләре тәкъдим ителә (ФОТО)Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Тукайга сәяхәт” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Биредә бөек шәхеснең кулъязмалары, шәхси әйберләре, Тукайның Анна Ахматова тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләренең төп нөсхәләре, Тукай үзе исән вакытта басылып чыккан 33 китабы һ.б. үзенчәлекле экспонатларны күрергә мөмкин. Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Зөфәр Рәмиев күргәзмәнең Казан Кремлендә оештырылуы үзе бер зур әһәмияткә ия дип саный. Филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров билгеләп үткәнчә, күргәзмәне оештыруда Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты, ТР Милли китапханәсе, республиканың Милли архивы һ.б. оешмалар ярдәм иткән.
Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Тукайга кагылышлы 300 ләп документ саклана. Күргәзмәгә урнаштырыр өчен, экспонатлар махсус яңартылган. Документлардан тыш, биредә бик үзенчәлекле фотосурәтләрне дә күрергә була. Алар аша әлеге чор мохитен яхшырак тоярга мөмкин, дигән фикердә әңгәмәдәшебез. Мисал өчен, Габдулла Тукай Әстерханга сәяхәте барышында яки замандашлары Фатих Әмирхан һ.б. белән төшкән фотосурәтләр күргәзмәнең төп өлешләренең берсен тәшкил итә.
--- |
Иң күп укылган
|