поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.10.2016 Криминал

Баласын спирт эчертеп үтергән хатынның бер кызы – вафат, ике улы – приютта

Алексеевск районының Ялкын авылында яшәүче 29 яшьлек Римма Черчесова кеше ышанмаслык җинаять кыла. Июль аенда туган баласының ризыгына ул ике ай буе спирт кушып бирә. Этил спирты белән агуланып, ана назының ни икәнен дә тоярга өлгермәгән сабыйның йөрәге туктый...

Табиблар нарасыйның баш мие һәм үпкәләре кабаруын ачыклый. Малайның канында 40 %лы 17 мл этил спирты табыла. Әлеге вәхшилекне кылган ана аклану сүзләре дә таба. Имеш, ул спиртны баланы тынычландыру өчен биргән.
 
Дүртенче тапкыр ана булган Римма, яңа туган баланың күп вакытын йоклап уздыруына игътибар бирмәгән, күрәсең. Берәүләр туңган песине кызганып елаганда, тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән баласын исертеп үтерү авырдан бирелми хатынга.
 
Ялкын авыл җирлеге башлыгы әлеге җинаятькә карата үз фикерен белдерүдән баш тартты. Хәер, сәркатип: “Бу гаиләдә бу  беренче генә очрак түгел,  ул кызын да харап итте”, – дип әйтергә өлгерде. Тик башлык аңа артык сүз әйтергә ирек бирмичә телефонны куйды.
 
Алексеевск халкы сөйләвенчә, Римма Олег Черкасов исемле ирдә кияүдә булган. Авыл халкы аның соңгы тапкыр кайда эшләвен хәтерләми. Ире шабашта йөри: иртән китә, кич кайта. Мондый аулакны хатын кулдан ычкындырмаган, күрәсең, кемнән генә сорасаң да, аның шешә белән дус булуын яшермиләр. Сүзләргә ышансаң, бу иргә ул икенчегә кияүгә чыккан. Беренче тормышындагы ике улы приютта тәрбияләнә. Бер ел элек сигез айлык кызы да вафат булган.
 
– Шул вакытта ук аны Ана хокукыннан мәхрүм итеп, тиешле җәзасын бирергә иде, – дип ачына Оксана К.
 
Ул вакытта баланы караватына йөзтүбән ятып тончыккан дип табалар.
 
Газиз баласын югалткан ана тәүбәгә килеп, Ходай бүләк иткән бу нарасыйны күз карасы кебек саклап үстерергә тиеш, югыйсә! Тик татлылардан-татлы сабыйны ул аракыга алыштыра.
 
Кемдер гомер буе бала табарга, аны тәүге тапкыр кулына алырга, тәпи киткәнен күрергә хыяллана. Ә икенчеләр тапкан баланы үтерә. Римма кылган бу җинаять тарихта да беренчедер. Аборт ясату, бала тудыру йортында калдырып чыгу, хәтта тугач аннан баш тартып, үлемгә этәрү дә моның янында күмелеп ала. Әмма туган балаңа, әле күкрәк сөтеннән кала башка бер әйбер дә ашамаган нарасыйга исерткеч эчемлек бирү – җинаятьнең дә җинаяте!
 
P.S. Әлеге хатынның йөзенә карарга дип, фотосын эзләдек. Тик ул социаль челтәрләрдә юк. Ире бар. Аның “страничка”сы бала рәсемнәре белән тулган. Вакытсыз дөньядан киткән кайсы нарасыйдыр ул, кем белә? Олегның гаилә хәле юлында “актив эзләүдә” диелгән. Мин аралашкан кешеләр аны “Хәзер шулайдыр инде, җинаятьче хатын аңа нигә кирәк?” дип аңлатты.

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 28.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»