поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.10.2016 Җәмгыять

Халыкның 25 проценты “тегенди”

Статистика күрсәткәнчә, Җир йөзендә психик чирлеләр саны елдан-ел арта. Хәзер дөньядагы 500 миллионнан артык кешенең психикасы тәртиптә түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдергәнчә, 2020 елда кешене эшли алмаслык хәлгә җиткерүче биш чирнең берсе психик тайпылышларга бәйле булачак.

Бу мәсьәләдә Русиядә хәлләр бөтен дөньядагыга караганда да яман. Әгәр Җир йөзендәге халыкның 15 проценты психиатр ярдәменә мохтаҗ булса, бездә андыйлар – 25 процент. Экспертлар белдергәнчә, 90 нчы еллар белән чагыштырганда илдәге психиатрия клиникалары пациентлары ике тапкырга диярлек арткан. Болар: шизофрения, маниакаль-депрессив психоз, эпилепсиядән интегүчеләр. Нерв какшау, депрессия кебек чирләр хакында әйткән дә юк, алар инде күмәк төс алганнар һәм сан ягыннан йөрәк-кан тамырлары чирләреннән соң ажгырып икенче урынга чыкканнар.
 
Психик чирлеләрнең артуы ил икътисадында да чагылмый калмый: инвалидлар саны арта, ә җитештерү кими, диләр белгечләр. Мондый чирлеләрнең артуына исә илдәге эчкечелек, наркоманлык, ризык-эчемлекләр белән агулану, фәкыйрьлек, эшсезлек сәбәпче, имеш.
 
Яшәешнең артык ашкынулы төс алуы аеруча балаларга тәэсир итә һәм хәтта кечкенә русиялеләрнең 70-80 проценты төрле характердагы психик чир белән туа, имеш. Бала тыныч, хәерхаклы мохиттә тәрбияләнсә, үсә-үсә ул чирләр бетә, ә мондый мохит тудырылмый икән, аның чире көчәя бара, диләр белгечләр. Моннан тыш табиблар балада курку китереп чыгаручы һәм усаллыкка этәрүче уеннар һәм уенчыклар арта бара дип чаң кагалар. Моңа тагын телевидение көне-төне күрсәтеп рәхәт чиккән канлы күренешләрне дә өстәсәң...
 
Бүгенге көндә Русиядәге психиатрия клиникаларында 1 миллион 500 мең тирәсе кеше дәвалана. Андыйларга аерым җылы тәрбия кирәк дип, хәзер аларның яртысын өйләренә озатырга планлаштыралар. Илнең сәламәтлек өчен җаваплы оешмалары шул рәвешле дәүләт өстендәге йөкне психик чирлеләрнең якыннары җилкәсенә аудармакчылар. Ләкин ул чирлеләргә өйләрендә җылы мөнәсәбәт буласына һәм аларның терелеп китәсенә өмет бик аз. Аларны карый-карый туган-тумачалары үзләре ычкынмаса. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.10.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»