|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2016 Криминал
«Кара дельфин» колониясеннән беренче тапкыр тоткын качканОренбург өлкәсендә « Кара дельфин» колониясеннән хөкем ителгән кеше качып киткән, дип хәбәр итә «Интерфакс». Бу хәл 22 октябрь көнне булган. 32 яшьлек Оренбург өлкәсе кешесе шлаклы блоклар җитештерүдә эшләгән, ул шундагы эш урыныннан качып киткән. Хәзер тәртип сакчылары тоткынны эзләү белән мәшгуль. Шунысын билгеләп үтелә: 2012 елда хөкем ителгән ир-ат колониядән 2017 елның июлендә азат ителергә тиеш булган. 32 яшьлек тоткын талауда гаепләнеп хөкем ителгән. Баштан ул каты режимлы участокта утырган, аннан поселение колониясе участогына күчерелгән булган.
--- |
Иң күп укылган
|