поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.10.2016 Хатлар

Гөмбәче маҗаралары

Быел җәй буе кояш кыздыргач, гөмбә җене кагылган бәндәләрнең күбесе, шул исәптән үзем дә, баш пешәрлек эсседә гөмбә ояларындагы мицелийлар корып бетмәсме, көзен урман һавасы сулап, тыныч ау белән шөгыльләнү бәхетеннән, тәмле-туклыклы сыйдан коры калмабызмы дип пошаманга төшкән идек. Алланың рәхмәте белән, сентябрьдә 21 көн рәттән җылы, шифалы яңгыр яуды.

Кайнар туфрак эчендә тилмереп, тишелә алмый яткан көзге арыш-бодайлар дымга туенгач, тырыш игенчеләр иркен сулады, гөмбәчеләр күңелендә дә өмет орлыклары бөреләнде.
 
Ирем Рәис сентябрь уртасында бәрәңге алырга дип калдырган чираттагы ялына чыккан иде. Биектау районы, Юртыш авылындагы бәрәңге бакчабызга барып карагач, тездән саз яруның мәгънәсе юклыгын аңладык. Бәхетебезгә, бәрәңге сабаклары, яфраклары корымаган, кишәрлегебез ямь-яшел булып күкрәп утыра, димәк, икенче икмәгебез үсеп, мул уңыш белән сөендерәчәк дип үзебезне юаттык. Әбиләр чуагы булмый калмас әле дип, машинабызны үзебез яратып йөри торган гөмбәле посадкага таба бордык. Әлдермеш-Олы Кавал борылышындагы каенлык буен машина сырып алган, кызык өчен санадым, 38 машина тезелгән иде. Яшь урманда адым саен чиләк, кәрзин тоткан кешеләр очрап тора. Тыз-быз килеп, берсе алдына икенчесе төшеп, гөмбә эзлиләр. “Былтыр монда ак гөмбә бик күп иде, быел чыгып кына киләләр”, – диләр буш кәрзин төбенә бармак башы зурлыгындагы 2-3 гөмбә салган Казан кызлары – игезәкләр Нәсимә белән Тәслимә. Бер сәгать чамасы юкны бушка аударып йөргәч, мине сүзсез аңларга күнеккән ирем: “Әллә майлы гөмбә посадкасына элдертикме?” – диде. Тәвәккәлләдек. Тагын 15-20 чакрым чамасы юл үтүгә, үзебезнең яраткан, ел саен сыналган гөмбә оясына барып җиттек. Гөмбәчеләр балыкчылар сыман: иң шәп “каба” торган урыннарның кайдалыгын чит кешегә сиздерергә яратмый. Үземнең дә, дус-ишне гөмбәле урынга алып баруым аркасында, авызым пешкәләде: дусларымның дуслары күп булып чыкты. Көтүләре белән җыелышып килүләре генә җитмәгән – гөмбәләрне кисеп җыймадылар, төбе-тамыры белән йолкып, ояларын таптап-изеп бетерделәр, табигатьне рәнҗетеп, акыра-бакыра кош-кортларны куркытып йөрделәр. Кайберләре яшь чыршы ботакларын сындырып, учакка ягып, күрми күргән кебек агач кисеп, машиналарына төяп, вандалларча кыланып, канга тоз салды. Шунлыктан, соңгы елларда тын ауга икәү генә чыгып китү җаен карый башладык.
 
Без яраткан майлы гөмбә оясына барып җиткәнче, машинаны юл читендә калдырып, ике чакрым чамасы үргә таба җәяү тәпилисе бар. Нихәл итәсең, Рәискә тагылып, ах-ух килеп, мин дә менеп җиттем. Чыршы төбенә чүмәшүгә, көн болытлы булса да, мондагы хозурлыктан, сөенечтән, күз алларым яктырып киткәндәй тоелды. Һай, матуркайларым! Парадка чыккандай тезелешеп үстегезме? Кыңгыр салган көрән эшләпәләрегез, ап-ак буйсыннарыгыз, мүк эченә кереп качкан төз матур аякларыгыз ни тора! Кисеп алырга да кызганыч үзегезне... Дәү әниегез (мин фәкыйрегез) килеп алыр дип, өметләнеп көттегезме дип сөйләнә-сөйләнә, бисмилламны әйтеп, эшкә керештем. Рәис, минем гөмбәләр белән сөйләшүемнән ихластан көлә-көлә, куе үлән арасында үскән тыгыз-матур гөмбәләрне шытырдатып кисеп, бер-бер артлы зур кәрзиненә озата.
 
Юлыбыз уңды, ике сәгать дигәндә, савытларыбыз өелеп тулды. Аз дигәндә, 30-35 кило чамасы майлы гөмбә җыйдык. “Моның чаклы байлыкны ничек эшкәртеп бетерермен?” – дип хафага төштем. Җитмәсә, көн кичкә авышып килә, шәп кенә итеп яңгыр яварга кереште. Алай да, Казанга кайткач, тәвәккәлләп, рульне “Восстание разъезды”на таба бордык. Көн сүрән булса да, биредә сәүдә тукталмаган, әмма сатып алучыларга караганда сатучылар күбрәк булып чыкты. Биш җирдә гөмбә саталар: майлы, ак, каен, усак гөмбәләре, ак һәм кара гөреҗдәләр, йөнтәсләр, җирәнкәйләр, нарат гөмбәләре чиләкләргә, кәрзиннәргә тау кебек өелгән. Менә ичмасам көндәшлек! Без килгән көнне ак гөмбәнең килосы – 450-500 тәңкә, усакныкы һәм наратныкы – 350 сум, каенныкы – 200, майлы гөмбә белән баллысына (опята) 150 тәңкә сорыйлар иде (хәзер гөмбәләр күбәйде, бәяләре бермә-бер арзанайды). Майлы гөмбә бик тәмле булса да, аның эшләпәсендәге ябышкак япманы салдырасы мең бәла, вакытны күп ала, җитмәсә, кулны кап-кара төскә мана. Яныма туктаган яшь, чибәр, балалы хатынның:
– Апа, гөмбәгезне күп итеп алыр идем, элпәсеннән чистартырга вакытым юк шул, – дип әйтүе җитә калды.
 
– Матурым, сиңа ничә кило кирәк? Үзем чистартып бирәм, бер сәгатьтән бирегә әйләнеп килә аласыңмы? – дип ычкындыруымны сизми дә калдым. Яңгыр ява тора, плащымны бөркәндем дә, кызу эшкә керештем. Кулга күз иярми, Рәис белән икәүләп чистарта торабыз, күлмәге салдырылган пакет-пакет гөмбәләребезне алып китеп торалар. Бәясен болай куйдык: чистартылмаганы – 100, чистартылганы – 150 тәңкә.
 
Көндәшләребезнең күзләре маңгайларына менде, чөнки аларныкы сатылмый, ә безнеке “шуып” кына тора. Берничә сәгать эчендә өч мең ярым сумнан артык хәләл акчаны кесәбезгә салып, шуңа кибеттән кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып, юл уңаеннан заправкага сугылып, караңгы төшкәндә генә фатирыбызга кайтып кердек. Кайнар ризык ашагач, тәмле итеп чәй эчкәч, душ кереп чыккач, ару-талуның эзе дә калмады.
 
Ай ахырында Ходай Тәгалә яңгырларга өч көн сабырлык биреп, безгә бәрәңге алырга форсат тудырды. Ә ул шундый матур булып үскән! Барлы-юклы 10 сутый кишәрлектән ике тонна ярым уңыш чыкты. Мәрхәмәтле күршеләребез Рәхимә әбекәй, Талия, Җәүһәрия ханымнар, якын туганнарыбыз Мөслимә, Хәлимә, улым Рәфис, киленем Миләүшә булышты. Мул уңыштан һәркемгә өлеш чыгардык.
 
Бу ялда бакча кишәрлегебезне казырбыз дип өметләнеп торганда, төне буе яңгыр койды. Аптырап калмадык, Бишнә урманына киттек. Агач төпләрен сырып алучан баллы гөмбә җыярга ниятләп сәфәр чыккан идек, каенлыкка кергәч, көтмәгәндә-уйламаганда ак гөмбә үскән урынга юлыктык. Күз ачып йомган арада зур кәрзинебез әлеге затлы гөмбә белән тулды, каен гөмбәсе белән йөнтәсләрен берәр чиләк, баллысын бер кәрзин җыйдык. Әле вакыт артык соң түгел иде түгелен, ләкин күк йөзен кара болыт каплап алды. Октябрь башы дип тормады, күк күкрәп, чиләкләп яңгыр коя башлады. Ары сугылабыз, бире йөгерәбез, машинабыз күренми генә бит! Күңелгә шом керде: әллә адаштык инде? Әнә, гөмбәгә дип киткән элекке профессор агай әле дә табылмаган. Ел саен ничәмә-ничә кеше адаша. Аллам үзе сакласын! Ирем машинаны Казан юлының уң ягында калдырдык ди, ә минемчә, безгә сул якка таба атларга кирәк. Башыбыз тәмам буталып бетте. Ярый әле гөмбәгә яңа гына килгән бер рәхмәтле бәндә очрап, безне үз “Нива”сына утыртып, машинабызны эзләп табышты, югыйсә, салкын “душта” күпме коенган булыр идек. Ашыга-кабалана ешлыктан чыга торгач, машина куеп калдырган урыннан бер чакрым чамасы читкәрәк салулаганбыз икән.
 
Машинабызга кереп чумдык, тиз генә коры киемнәребезне алып киеп, машина мичен кабыздык та, дәртле музыка астында кала ягына җилдердек. Без Казанга кайтып кергәндә, ялтырап кояш чыкты. Базарчыкка туктадык. Ак гөмбәнең бер өлешен тиз арада ярты бәясенә генә аткарып, 1 мең тәңкә акча эшләп алдык һәм ярминкәдән ит, май ише ашамлыклар сатып алып, өйгә кайттык. Аның каравы, аш бүлмәсендә төнге уникенче яртыга чаклы эш гөрләде. Ак гөмбә белән каенныкын майда кыздырдык, баллысын маринадладык, йөнтәсен тозлап куйдык.
 
Гөмбәгә йөргәндә, кәефне кырган нәрсәләр дә очраштыргалады. Теләсә-кайда аударып кителгән чүп-чар өемнәре, төзелеш калдыклары яки М-7 трассасы буендагы посадкалардан, “Оргсинтез” заводы янындагы каенлыктан, Казанга терәлеп торган урмандагы, радиацияле химик калдыклар күмелгәнгә күрә, чәнечкеле тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган кишәрлекләрдән, хәтта шәһәр эчендәге парклардан сатарга дип гөмбә җыючы намуссыз акча коллары дисеңме... Гөмбә танымаган килеш аны җыю – үзе үк ахмаклык. Картайганын, кортлысын алырга да куркыныч, агулануың бар. Гөмбә тәмле, туклыклы ризык булса да, аның белән сак эш итү, җиренә җиткереп эшкәртү, чамасын белеп кенә ашау сорала. Балаларга, олы яшьтәге кешеләргә, авырлы, бала имезүче ханымнарга, ашказаны, бавыры чирле кешеләргә аны куллану тыела.

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.10.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»