поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
24.10.2016 Мәгариф

Укытучылар тиздән БДИ тапшырачак: имтиханнан кемнәр азат ителә?

Былтыр укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстанда мөгаллимнәр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар иде. Республикабызда тәҗрибә рәвешендә уздырылган әлеге алымны, быел да кабатларга уйлыйлар. 3 ноябрь көнне укытучылар кабат имтихан бирәчәк.

Дөрес, моңа күп мөгаллимнәр каршы чыкты. Хәтта, интернетта да укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән иде. Бу хакта газетабызның алдагы саннарында язып чыктык. Мөгалимнәрнең үзләреннән дә әлеге хакта сораштыру уздырдык. Ул чакта Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы бу вакыйгага карата шәрехләмә бирмәгән иде. Бу юлы исә, министр Энгель Фәттахов бердәм дәүләт имтиханнары турында тулырак аңлатты.

БДИ нигә кирәк?


Татарсанда бердәм дәүләт имтиханнары гамәлгә кергәнгә инде ун елга якын. Дөрес укытучылар, БДИга укучыларын әзерләсәләр дә, үзләре бу имтиханны әле былтыр гына биреп карады. Кайбер укытучылар бу эшне вакытны сарыф итү, хәтта укытучының белеменә шикләнеп карау, аны түбәнсетү кебегрәк кабул итсә, икенче берәүләр укучыларын имтиханнарга әзерли алган укытучы өчен чираттагы сынауларны узу авырлык тудырмаска тиеш дигән фикер әйтте. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, республиканың база мәктәпләре укытучылары арасында уздырыла торган имтиханнар гадәти диагностик тест, бу эш процессы. Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре дә игълан ителми. Былтыр укытучы җыйган баллар турында мәктәп директорларына билгеле булса, быел нәтиҗәләр мәгариф һәм фән министрлыгына да җибәрелмәячәк. Бу хакта бары Мәгарифне үстерү Институты белгечләре генә беләчәк. Укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү, нинди өлкә буенча белемне камилләштерергә кирәклеген билгеләгәндә имтихан нәтиҗәләре ярдәм итәр, дип ышана оештыручылар. Әлеге тест, имтиханнар бары укытучыга ярдәм итүне генә максат итеп куя.

Кемнәр бирә, кемнәр юк?

2016-2017 уку елында үз фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы бирүдән югары категорияле мөгаллимнәр, шулай ук быел беренче, югары категориягә аттестация узган укытучылар азат ителә. Былтыр башлангыч сыйныф укытучылары имтиханнарны тапшырмаган булган, быел исә аларга да сынау тотарга туры киләчәк. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен тест сорауларын Казан педагогия көллияте белгечләре әзерли. Сорауларның күбесе педагогика һәм психология өлкәсенә карый.


---
Шәһри Казан
№ --- | 24.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»