поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.10.2016 Авыл

“Татар радиосы” эфирга чыкмый башлагач, үзебезне атна буе коллектор корбаннары кебек хис иттек

Әйе, рәсми рәвештә булмаса да, “Туган як” кебек массакүләм информация чараларын, безнең коралдаш каләм осталарын халык дүртенче властька тиңли. Шуңадыр күп очракта моң-зарлары белән безгә мөрәҗәгать итәләр дә, күрәсең. “Татар радиосы” эфирга чыкмый башлагач, атна буе телефоннарыбыз тынмады, коллекторлар корбаннары кебек хис иттек үзебезне ул чакта.

Хәзер менә кура-каралтылардагы кош-кортларга төлкеләр һөҗүменә каршы көрәшергә ярдәм сораучылар барлыкка килде. Ә инде телефон номерлары, җыр текстлары, намаз вакытлары, татар календарьлары сораган, хәтта тормыш иптәшләре табып бирергә үтенгән кебек гадәти мөрәҗәгатьләр белән беррәттән булган авыллардагы чүп мәcьәләсе һаман актуаль, һаман кискен тора, көн кадагыннан төшми диярлек.

Узган көннәрдә генә тагын Чүмбәлидән шалтыраттылар. “Хак динебезгә кагылышлы зур сораулар тудырган “Искелек”ләргә барышлый авыл башында ук хәйран калырлык зур чүп урыны җәелеп китә, ә анда барлыкка килгән бөтен зарарлы матдәләрнең инешкә, аннары Мәдәнә елгасына эләгү куркынычы бар. Димәк, яшәү чыганагы булган суның зарарлануы, шуның аркасында кеше сәламәтлегенә зыян килүе ихтимал.

Тагын бер чүп урыны авылыбызның нәкъ уртасыннан билгесез сәбәпләр аркасында юкка чыккан зур сату үзәге бинасыннан калган подвал өлешендә өелеп килә. Көз һәм кыш айларында авыл белән тоташкан кыр итәгендәге теге чүплеккә узу катлаулангач, стихияле рәвештә авыл үзәгендә чүп каберлеге пәйда булмавына бүген кем гарантия бирә ала икән?

Эшләмәсә дә, ярыйсы гына басып торган клубыбызның үзәк ягыннан тәрәзәләре ватылган. Эченнән җылыту системасын да кисеп-нитеп ташыйлар дип ишеттек.

Зинһар өчен, шул җитешсезлекләрне үзегез килеп карый алмассызмы? Авылыбыз хуҗасыннан шул хакта аңлатмалар алсагыз һәм “Туган як”ка язып чыксагыз, бөтенләй әйбәт булыр иде. Чөнки бу проблемалар һәм башкалары да күпчелек авылдашларга тынгы бирми”, - дигән монолог тыңладык телефон аша.

Аллаһы Тәгалә турылаган диярсең, эш белән Чүмбәлигә барырга туры килде һәм шул уңайдан югарыда телгә алынган урыннарның кайберләрен фотога төшереп кайттык. Чынлап та, чүмбәлилеләргә борчылырга урын бар икән – телефон буенча аралашкан әңгәмәдәшебезнең сүзләре дөрес булып чыкты.

Укучыларыбыз үтенече – безнең өчен закон. Дүртенче власть кына булсак та, халык ихтыяҗы безнең өчен беренче урында. Шуңа күрә турыдан-туры Чүмбәли хакимиятенә - 20 ел авыл башлыгы булып торган Рамил Хәсәновка чыктык һәм авылдашларын борчыган мәсьәләләр буенча комментарий бирүен үтендек.

- Молодой тавындагы чүплекнең әле совет заманында ясалган техник паспорты бар. Бирегә халык элек-электән күбрәк каты, коры һәм габаритлы көнкүреш һәм хуҗалык калдыкларын ташый. Анда зарарлы матдәләр чыгарып, суга зыян китерә торган әйберләр юк. Икенчедән, без ул чүплекне даими рәвештә контрольдә тотабыз, ике атнага бер тапкыр тазартып торабыз. Бу эшне башкарырга Рушан Сибгатуллин хуҗалыгыннан техника ярдәм итә. Кызганычка каршы, бүген ул трактор кырда хезмәттә, туңга сөрү эшләре беткәч үк без ул чүплекне рәткә кертәрбез.

“Торговый центр” бинасын сүтеп алганга өч ел бардыр инде. Ул бит райпо милке иде. Шулай да мин аның рәисе белән бу хакта бүген тыгыз сөйләшүләр алып барам һәм, әйтергә кирәк, сатылган бинаның урынын ул төзекләндерергә ышандырды.

Гомумән, үзәкләштерелгән рәвештә халыктан көнкүреш калдыкларын җыеп алу мәсьәләсе өстендә эшлибез. Тик район коммуналь хуҗалыгының бу хезмәткә алынасы килми. Хәзер Сеченнан подрядчы оешма эзлибез.

Мәдәният йорты да авыл администрациясе балансында түгел. Аның өчен тулы җавап тота алмыйм. Ул хакта район мәдәният бүлегеннән белешсәгез, хәерлерәк булыр иде. Ә клуб хәзер мәктәп бинасында эшләп килә, шунда ук балалар бакчасы белән медпункт та урнашкан. Почта белән сбербанкны газлаштырылган авыл администрациясенә күчердек, - дип сөйләде Чүмбәли башлыгы, авылдашлары зары белән танышып чыкканнан соң.

Мәдәниятнекеннән түгел, ә К.Октябрь районының милек мөнәсәбәтләре бүлегеннән сорашып белгәнебезчә, Чүмбәли клубы бинасын Земство җыены карары нигезендә 2016 елның хосусыйлаштыру планына керткәннәр, кыскача әйткәндә, сатуга әзерләгәннәр. “Тик потенциаль сатып алучы соңгы вакытта гына бу объекттан баш тартты, - диделәр милек бүлегендә, - авылларда бушап калган балалар бакчасы, клуб һәм мәктәп биналарын кулларына төшерергә теләүчеләр булса, милли районның милек мөнәсәбәтләре бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар”, - дип тә өстәп куйдылар бу бүлек белгечләре.


Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 24.10.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»