|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2008 Дин
МӘДРӘСӘДӘ ОСЕТИННАР ДА, КАЗАХЛАР ДА ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘИслам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мәдрәсәдә төрле милләт кешеләре белем ала. Мәдрәсәдә белем алу башлыча татар телендә булганга, барысына да аны үзләштерергә туры килә. Аллага шөкер, татар телен өйрәнүдә кыенлыклар аркасында бер шәкертнең дә мәдрәсәдән киткәне юк әле. Без аларның кайсылары белән татар теле турында сөйләшеп алырга булдык. Беренче әңгәмәдешебез - Рамазан. Ул милләте буенча осетин. Безнең мәдрәсәгә Владикавказ шәһәреннән килгән. Әлегә беренче курста укый. Татар теле аның туган теленә бер дә охшамаган икән. Шуның өчен әлегә татар телен өйрәнү Рамазан өчен авырлык белән бара. Аңарга мөгаллимнәр дә, башка шәкертләр дә тырышып ярдәм итәләр. “Инде татарча сөйләшкәнне аңлый башладым”, - ди Рамазан. Аннан соң аны мәдрәсә идарәсе казах егете Кадырбек белән бер бүлмәгә урнаштырган. Бу чара да бик ярдәм итә. Кадырбек инде 4 курста укый. Ул барлык фәннәрдән дә, шулай ук татар теленнән, 5 билгеләренә генә өлгерә. Бу тырыш шәкерт Оренбург өлкәсе Бакалка авылыннан укырга килгән. Казах егетенә татарча өйрәнәсе берни түгел диярсез инде. Кадырбек казах телен бик начар белә. “Авылыбызда, кызганычка каршы, казах теле әби-бабайлар теленә әверелде”, - ди ул. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә аралашу урыс телендә икән. Татар телендә ике елда җиңел сөйләшә башлаган Кадырбек. “Башта кыен булды, тик миңа китаплар һәм курсташларым булышты”, - ди ул. Хәзер ул татарча укый, яза белә. Кадырбек, хәзер татар телен яхшы өйрәнеп алгач, казах телен дә ныклап үзләштерергә тели. Моңа татар теле сәбәпче булган. Әлегә казах егете матур итеп татарча вәгазьләр сөйли. Ә моңа шәкертләрне тәрбияче Әхәтҗан хәзрәт өйрәтә. Ул үзе Үзбәкстан якларыннан. Әнисе татар, әтисе үзбәк. Тик ул яшьтән татар телен үзләштерә алмаган. Башта ул әнисе туган ягында белем ала. Янаул шәһәрендә имам булып эшли. “Шул вакытта татар телен ике айда өйрәндем. Бер дә кыен булмады. Шул кадәрле яраттым татарча сөйләшергә”, - ди хәзрәт. Хәзер инде ул алган белемнәрен шәкертләргә татар телендә җиткерә. “Без мәдрәсәдә укучыларны татар мохитендә тәрбиялибез. Шуңа күрә, алар татарча вәгазь сөйләргә, Коръән укып, аны ана телендә багышларга өйрәтәбез”, - ди Әхәтҗан хәзрәт. Ә Татарстан халкын ул татар телен яратырга, онытмаска чакыра. “Татар теле республиканың рухи байлыгы”, - ди ул.
Зөлфәт МИНГАЛИЕВ |
Иң күп укылган
|