поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
25.10.2009 Мәдәният

МУСА ҖӘЛИЛ ТЕАТРЫНДА ЮБИЛЕЙЛАР АЕ

Агымдагы елның ноябрь ае Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры өчен үзенчәлекле булырга охшаган. Мәшһүр театр тарихына ноябрь, мөгаен, юбилейлар ае буларак кереп калыр. 5 ноябрьдә Казахстанның һәм Татарстанның халык артисты, театрның баш дирижеры Ренат Салаватов алтмыш яшьлеген тутырачак. Маэстроның юбилее уңаеннан 2 декабрьдә «Мадам Баттерфляй» спектакле тәкъдим ителәчәк.

Ренат ага Салаватов 1969 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка мәктәбен тәмамлый. Ленинград консерваториясенең симфоник дирижерлык факультенда профессорлар К.А.Сименова һәм И.А.Мусина классында белемен чарлый. Шулай ук профессор Л.М.Гинзбург җитәкчелегендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы аспирантурада укый. Ә 1974 елда Казахстан дәүләт теле-радио комитетының камера-симфоник оркестрында баш дирижер булып эшли башлый. Ренат әфәндегә озын иҗат юлында төрле абруйлы сәнгать оешмаларында эшләргә насыйп була. Казахстан республикасының дәүләт симфоник оркестрында, ә аннары Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының әдәби җитәкчесе һәм баш дирижер булып та хезмәт куярга туры килә аңа. Ул танылган балет биючесе Майя Плисецкая, Роберто Аланья һәм башкалар белән бер сәхнәдә эшли. Бразилия, Төркия, Америка, Көнбатыш Европа илләрендә гастрольләрдә еш була. 2003 елдан Ренат Салаватов М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Академия опера һәм балет театрында эшли.

 

8 ноябрьдә театрның баш хормейстеры Любовь Дразнинага 55 яшь тула. Ул Казан консерваториясен 1984 елда (профессор С. Казачков классында) тәмамлый. Н.Җиһанов исемендәге консерваториянең хор-дирижерлык кафедрасында дирижерлык һәм вокал дәресләрен алып бара. 1996 елдан Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училещесында хор-дирижерлык бүлеген җитәкли. Любовь ханым – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 2006 елдан опера театрының баш хормейстеры.

 

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, театрны 28 ел дәвамында җитәкләгән Рәүфәл Мөхәммәтҗановның да туган көне ноябрь аена туры килә. 10 ноябрь көнне ул үзенең 60 еллыгын билгеләп узачак.

 

1988 елда ул театрның административ-сәнгать структурасына реформа ясый, Россиядә беренче буларак балет һәм операның сәнгать җитәкчеләре вазифасын кертә. Контракт системасына күчү нәтиҗәсендә, татар операларын кысу күзәтелсә дә, театр репертуарындагы спектакльлләрне фестивальчә дәрәҗәдә башкару, бүтән төбәкләрдән гастролерлар чакыру, артистлар арасында конкуренция ясау мөмкинлеге тудырды. Моннан 27 ел элек (1982 елны) Р.Мөхәммәтҗанов күтәреп алгач гамәлгә кергән Шаляпин фестивалендә даими рәвештә Россия һәм чит ил операсы йолдызлары катнашып килә.

 

2000 елдан исә, Рәуфәл әфәнде чит ил иҗатчылары белән тыгыз элемтәдә эшли башлады. Бу элемтәләрнең нәтиҗәсе буларак бик күп үзенчәлекле халыкара проектларга нигез салынды.

 

Рәүфәл әфәнде тырышлыгы белән 1994 елдан алып балет һәм опера труппалары ел саен Көнбатыш Европага (Нидерланд, Бельгия, Алмания, Швейцария, Франция, Бөекбритания, Люксембург, Дания, Испания, Португалия һ.б илләргә) халыкара иҗади сәфәргә чыга, елына 120 дән артык опера һәм балет спектакльләре тәкъдим итә. 2005 елда «Щелкунчик» балеты иң яхшы куелыш буларак Нидерландның AVR02 телеканалының Гран-При бүләгенә лаек дип табылды.

 

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов инициативасы белән театр шулай ук татар композиторлары әсәрләрен дә сәхнхләштерә. Алар арасында Л. Любовскийның  “Йосыф кыйссасы» балеты да бар. 2006 елда ул Россиянең дәүләт премиясенә лаек булды. Р.Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” спектакле дә уңышлы чыкты. Бу опера театр тарихында тәүге тапкыр Россиянең “Алтын битлек” исемле шәрәфле милли театраль премиясенең биш номинациясендә тәкъдим ителде (2008). Театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен «Мактау билгесе» ордены (1986), “Ел менеджеры” (2002) исеменә һәм тагы бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган шәхес – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәүфәл Мөхәммәтҗановка зур уңышлар телибез!


--
Интертат.ру
№ | 22.10.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»