поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.10.2016 Әдәбият

Дөнья нигә шундый шыксыз икән?

Без Камил белән инде күптән танышбыз. Сирәк кенә булса да “Бердәмлек”кә ул милләтебезгә, язмышка кагылышлы язмаларын җибәргәләп тора иде. Ә инде рус телендә иҗат итүче шагыйрь Камил Тангалычев Мордовия Республикасының татар телендә нәшер ителүче “Якташлар” газетасының мөхәррире итеп билгеләнгәч, без аның белән Казанда якыннан таныштык.

Минем шәхси китапханәмдә аның “Рябиновые бубенцы”, “Мой поводырь”, “Дорога в Казань” кебек шигырь һәм әдәби китаплары саклана.

Камилнең үзенә генә хас язу стиле бар. Ул бер генә шагыйрьгә дә охшатып язмый. Шулай да аның шигырьләрендә бүгенге заман шагыйрьләренең берсе Николай Рубцовның иҗат аһәңнәре яңгырый кебек.
 
Кайбер татар шагыйрьләре Камил Тангалычевны татарчага тәрҗемә итү кыен, диләр. 
 
Мин үзем шигырьләр язмыйм, ә менә яхшыларын укырга яратам. Шуңа да күңелемә ошаган аның берничә шигырен тәрҗемә итеп, “Бердәмлек” газетасында бастырган да идем. Камил аларга яхшы бәя биреп, үзенең шатлануын да белдергән иде.
 
Кулым җиңел булган, күрәсең. Шагыйрьнең татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри тәлгәшләре “Мәдәни җомга” һәм башка татар басмаларында дөнья күрделәр. Күренекле татар шагыйре Ренат Харис тәрҗемә иткәннәре бигрәк тә күңелгә ятышлы булды.
 
Быел җәен Казанга, региональ һәм милли мәгълүмат чаралары фестиваленә баргач, Камил Тангалычев белән тагын очраштык. Ул миңа үзенең “Век жестяный” дип аталган яңа шигырьләр җыентыгын бүләк итте һәм  мин аны шунда ук бер тында укып та чыктым, кайбер шигырьләрен татарчага тәрҗемә итәргә дә тотындым.
 
Белмим, ничек килеп чыккандыр. Тик бу  мизгелләрдә мин үземне чын шигърият диңгезендә йөзгәндәй тоя идем. Аның шигырьләре дөньяның калай сыман каты да, шыксыз да, шул ук вакытта гүзәл дә икәнлеген күрсәтәләр, киләчәккә өмет уяталар кебек. 
 
Мордовия Республикасының атказанган шагыйре Камил Тангалычевның берничә яңа шигырен үземнең тәрҗемәдә “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәм.
 
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.
 
РӘСЕМДӘ: Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИн һәм Камил ТАНГАЛЫЧЕВ. Болгарда (июль, 2016 ел).
 
Инәй дога укый
 
Инәй дога укый...
Догасыннан аның,
Хәтта шәфәкъ яна 
                            нурлырак.
Сары яфрак койган әткәм
                         таллары да,
Күренәләр бүген зуррак.
 
Инәй дога укый...
Догасыннан аның,
Бөтен дөнья гүя яктыра.
Ходам үземе әллә авылыма
Килгән шул доганы 
                               алырга?..
19-20.06.2010
 

Июль
 
Җир белән күк арасыннан
                                  җыйган
Җиләк кайнатмасы 
                             савытта.
Минем өстә шәфәкъ 
                         кызыллыгы,
Балкып тора нәкъ шул 
                               вакытта.
 
Кайнатма шәт күктә дә 
                         кайныйдыр,
Болытлардан күбеге 
                                  агадыр.
Кемдер шәфәкъ нурларын
                       шул болытка,
Ипигә яккандай ягадыр.
22.07.2011
 
Төн. Яшен. Һәм татлы
                            җиләк исе
Ә мин ятам агач бер өйдә.
Уйланамын: кем дөньяга
                               хуҗа диеп,
Әллә бирелгәнме ул 
                              үз-үзенә?
 
Кем соң бүген бу дөньяга
                                     хуҗа?
Кайсы өйдә галәм 
                юлбашчысы яши?
Төн. Яшен. Күңелдә -
          бәхетле борчу хисе.
Ә тирә-юньдә бары җиләк, 
                          һәм яңгыр исе.
 
 
Ташландык җир
 
Тигәнәкләр генә бөтен
                                 җирдә...
Күңел Ватан кебек 
                               бушаган.
Бу ташландык җирдә тик
                         җил елый – 
Тумаган сабыйга охшаган.
 
Мин кулыма тигәнәк 
                       тотып барам
Бер хатынга диеп бүләккә.
Мондый “чәчәк" җиргә дә
                           кирәкми – 
Бар дөньясы шушы
                            тигәнәктә.
5-6.07.2014
 

Шәфәкъ балкышы
 
Мин кояш баткан якка таба
                              атлыйм,
Авылым торып кала 
                            артымда.
Барган саен күңелемне 
                             борчый – 
Сүнгән шәфәкъ  яктылыгы
                             каршымда.
 
Дөрес юлдан барам микән
                               соң мин?
Бәлки әйләнеп кайтырга 
                         кирәктер?...
Ә шәфәкъ нурларындагы
             тәрәз рамында
Әнием йөзе төшкән 
                              сүрәттер.
9.08.2014
 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 21.10.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»