поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.10.2016 Шоу-бизнес

Ришат Төхвәтуллин концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан

18-19 октябрь көннәрендә Ришат Төхвәтуллин Казан тамашачысына яңа программасын тәкъдим итте. Әлеге тамаша турында тәфсилләбрәк язасы килә. Шуны әйтергә кирәк: Ришатның тамашачысы бик тугры. Нәкъ шулай, чөнки залда утыручыларның 70-80 проценты аның концертларына кабат-кабат билет сатып алучылар.

Хәтта бер үк программасын берничә тапкыр тамаша кылучылар бар. Һәм Казаннан гына түгел, ә Россиянең төрле төбәгеннән, республика районнарыннан да килүчеләр бар. Бу җырчы өчен зур күрсәткеч һәм бәя. Ришатның концертына билетлар бик тиз арада сатылып бетә. Шуңа күрә ул ел да күп тамашачылар соравы буенча, башкалада тагын бер-ике көн концерт куя. Быел да әлеге көн 12 декабрьгә билгеләнгән.
 
Ришатның яңа программасы “Исеңдәме?” дип атала. Халкыбызның уеннарын, гореф-гадәтләрен, озын көйле моңлы җырларын тагын бер кат хәтердә яңартып утырды тамашачы. Узган сезонның иң популяр җырлары белән беррәттән, быелгы тамашаның “Синнән башка”, “Исеңдәме?”, “Ярты бәхет кирәкми”, “Сиңа кадәр” “Тәрәзәңне ачып калдыр әле” кебек иҗат җимешләрен дә ишеттек. Яңа җырлар да тыңлаучылар күңеленә үтеп кереп, лаеклы урыннарын алгандыр дип уйлыйм.     
 
Җырчының “Тыңлачы, сандугач” һәм башка җырлары тирәсендә барган хәлләр турында кабат-кабат язасы килми, барыбыз да хәбәрдардыр дип уйлыйм. Шулай да концерт саен “Тыңлачы, сандугач”ны сораган тамашачыга ихтирам йөзеннән, Ришат быелгы сезонга җырның яңа вариантын әзерләгән. Көен яңгырату хокукы җырчыда калганлыктан, шагыйрь Рәис Ханнанов махсус аның өчен яңа текст иҗат иткән. Тамашачылар монысын да яратып кабул итте, аягурә басып, алкышларга күмде.
 
Моннан тыш, концертта тагын бер сюрприз әзерләнгән иде. Тамашачы Ленар Хәбибуллин, сәхнәгә чыгып, алты ел очрашып йөргән сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Гөлнара мондый гадәти булмаган мәхәббәт аңлатудан югалып калмыйча, сөйгәненә ризалык бирде.
 
- Ленар Әтнә районыннан. Мин үзем Казаннан, - диде Гөлнара соңрак “Шәһри Казан” журналистына. - Без алты ел очрашабыз. Ленарның мондый сюрприз әзерләве турында белмәдем дә. Дөрес, ул мине үзенчә бераз әзерләгән инде. “Кеше алдында кулыңны сорасам, оялмассыңмы?” – дип әйткән иде. Әмма болай ук булыр идем уйламадым да. Ул бүген көне буе үзен башкачарак тотты. Минем белән бик сөйләшмәде, уйланып йөрде. Менә шуның өчен борчылган инде ул.
 
Яшьләр Ришат Төхвәтуллинны үзләренең туйларына кунак буларак та чакырырга уйлыйлар икән.   
 
***
Әлеге концерт турында минем берниндә дә тәнкыйть эзләмичә, нәкъ менә күңелем кушканча, ничек бар - шулай язасым килде. Сезон дәвамында Казанның төрле тамаша залларында бик күп җырчыларның концертларын карыйм, әмма берсендә дә Ришаттагы кебек рәхәтләнеп ял иткәнем юк. Шуңа күрә бар дөньяларны, мәшәкатьләрне оныттырып, тормыш ыгы-зыгысыннан ял иттергәнең, кабатланмас моңың, талантың, тырышлыгың, тәрбиялелегең өчен рәхмәт сиңа, Ришат.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»