|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2016 Язмыш
Кое да каргый икән...Гөлниса төш күреп, уянып китте. Төше дә нинди диген? Имеш, ул кояш исе сеңгән чәчләрен җилдә тузгытып, салават күперенең мең төрле балкышы чагылган күлдәвекләргә яланаяк баса-баса, балачагына йөгерә. Ак ялларын тузгытып чапкан гомер аргамагында шул аклык эчендә адашып калган балачагына ашыга, елый-елый кулларын суза... Ә анда ап-ак яулык япкан, ак күлмәк кигән, йөзеннән җанны иркәли торган нурлар сирпеп әнисе карап тора. Ә күзләрендә ниндидер хәвеф шәйләнә түгелме? Гөлниса мөлдерәп ташыган күңелен, яшь тулган күзләрен әнисенә төби. Әнисе тагы бер сынап карый да аңа нидер әйтә, нәрсәдәндер кисәтергә тели. Ә Гөлниса әнисенең сүзләрен ишетми, аклык эчендә адашып калган балачагына йөгерә... Кинәт каршыда зур упкын пәйда була. Ә упкын кырыенда Гадел басып тора иде... Гөлниса ни дияргә дә белмәде. “Бер уйлаганда, Гадел дөрес әйтә бит. Ишегалды киң, матур булып калыр. Чәчәкләр дә утыртырмын”, – дип уйлады ул. Ә йөрәге нигәдер каршы килеп: “Ничә еллар шушы коеның тәмле суын эчтек. Бу бит әти-әниең истәлеге, күмдермә коены!” – ди иде. Дөнья кызык бит ул. Син аны куган буласың, ә ул сине куалый. Тик бу куалашудан туктап, вакыт-вакыт тын алырга да кирәк икән. Кирәк икән лә. Коеның юкка чыгуын күргән күрше карчыгының кулыннан банкасы төшеп китеп, челпәрәмә килде. “И улым, улым! Нишләдең син? Коены күмәргә ярамый бит! Нигә киңәшләшмәдең, и балам”, – дип сыкранды ул. Шул төнне табигатькә әллә нәрсә булды: төне буе җир өстен ялмап яшен яшьнәде, күк күкрәде, чиләкләп койгандай яңгыр яуды. Хәтта елга ярларыннан ташып чыгып, су күтәрелде. Язгы ташумыни?! Әйтерсең лә, Җир-Ана үз баласы – коены югалтуын шулай авыр кичереп, зар елый иде... Хәбибә карчык Гаделнең көннән-көн ябыгып, саргаеп баруын күреп, күрше авылда яшәүче им-томчы дип танылган Якуб картка китте. Карт, яшьләрнең туй фотоларын бераз учына куеп, уйланып карап торгач, авыр көрсенеп, болай диде: “Кыз да, егет тә бик акыллы, бик эшчән. Ләкин бер бик зур ялгышлык эшләгәннәр. Челтерәп аккан су тавышын ишетәм. Чишмәгәме, коегамы зыян салганнар бит, әй, балакайлар. Су бик рәнҗегән. Ә ул бит бик күп еллар бөтен нәселләрен тәмле суы белән сөендергән. Дога кылсыннар, судан гафу үтенсеннәр, корбан чалсыннар. Тормышлары көйләнгәч, берүк кое урынына нәрсә дә булса сала күрмәсеннәр. Алайса, бөтенләй аяктан язарлар. Бүген үк суның юлын ачыгыз. Никадәр тизрәк эшләсәгез, нәтиҗәсе дә тизрәк булыр”.
Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|