поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.10.2016 Авыл

Югары белемле “сәер” егет шәһәрне ник авылга алыштырган?

Эссе мунчада каен себеркесе белән чабынып чыккач, мәтрүшкәле-сөтле чәйне карабодай балы кабып эчеп җибәрсәң... М-м-м-м! Авылны макта – шәһәрдә яшә, дисәләр дә, авылга кунакка гына кайтып килүе гаять күңелле, килешерсездер, шәт?

Татарстанда авыл туризмын оештыру буенча  җитәкчеләребез дә шактый еш фикер алыша башлады.  Президент Рөстәм Миңнеханов та авыл туризмын үстерү белән шөгыльләнгән эшмәкәрләрне хуплый.
 
- Туристның авыл гаиләсе мохитен, авыл тормышы рухын тоюы, гореф-гадәтләре белән танышуы бик мөһим. Бу – үзенә күрә тәрбия. Иң мөһиме – исереклек булмасын, җәмәгать тәртибе бозылмасын, күршеләр өчен уңайсызлыклар тудырылмасын дигән иде. Кемпинглар оештырырга кирәк, ул туристларга кызыклы булачак. Җиңелчә, гади генә корылмалар, чатырлар төзергә мөмкин. Чит илдә бу хәзер бик популяр, – диде Илбашы.
 
Шунысы куанычлы: әлеге үзенчәлекле тармак белән  яшьләребез тирәнтен кызыксына, үзен сынап карарга да батырчылык итә.  Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында да андый «сәер» егет бар.
 
 
Булат Миңһаҗев Яшел Үзән шәһәрендә үскән, югары белемгә ия: Казан авиация институтын тәмамлаган. Егетнең төп эш урыны  Казанда.  Кече Шырдан авылы исә башкалабыздан 60 чакрымда урнашкан. Булат әнә шунда яши дисәк, һич кенә дә ялган булмас. Әле ничек яши диген: чып-чын авыл агайлары кебек! Ишегалды тутырып тавык-чебеш, каз-үрдәк, күркә, сарык асрый, бал кортлары тота...
 
Шәһәр тормышын татып караган XXI гасыр егетен, тавык та чүпләп бетерә алмастай мәшәкатьле авыл яшәеше нәрсәсе белән җәлеп итә икән соң? Дөресен әйтим, шәхсән үзем авыл кызы булсам да, авылга олы мәхәббәт саклыйм, дип һич кенә дә әйтә алмыйм. Шуңа күрә утызга да җитмәгән әзмәвердәй егетнең авылга ябышып ятуын аңлап бетерә дә алмыйм шикелле...
 
- Балачактан ук авыл эшенә өйрәнеп үстем мин, – ди Булат. – Хәзер инде мәрхүм булган дәү әнием Венера, дәү әтием Фәрхәт Минһаҗев аркылы авылга мәхәббәт тәрбияләнде. Авыл хезмәтенә ничектер гайрәтне чигермичә, киресенчә яратып, күңел биреп эшләргә, башкарган хезмәттән тәм дә табарга өйрәтә алдылар. Тормышның мәгънәсен, ямен гади әйберләрдә дә күрә белергә өйрәткәннәре өчен рәхмәт аларга. Әле дә хәтерлим, җирдән аз гына күтәрелгән малай, эре терлек-туарны саклап урманнарда, кырларда йөри идем. Миңа, зур кешегә тапшырган кебек, байлыкларын ышандырып чыгарып җибәргәннәр бит алар...
 
 
Булат үзен шәһәр егете дип санамый да ахрысы.  Югыйсә, КАИның Техник кибернетика һәм информатика факультетында укыган белгеч, җәй буена яшелчә үстереп, шуннан да фәлсәфи уйларга бирелеп утырыр идемени? «Таш калада үземне ялгыз хис итәм.  Мине шәһәр егете дип әйтеп тә булмый торгандыр. Биш яшьтән башлап жәйләрем гел авылда узды. Әйткәнемчә,  калада үземне, зур механизмның гади шөребе генә сыман, ничектер ялгыз хис итәм. Ә  авылда күңел үзеннән-үзе тантана кичерә, үзеңне чын хуҗа итеп тоясың. Дәү әни белән дәү әти вафатыннан соң авылдагы йортны ташлап китәргә дә күңел тартмады шул...»
 
Булат авылда хезмәт белән генә мәшгуль дип уйласагыз, ялгышасыз. Егет күрше Чуашиядәге фитнес-клубка да, бассейнга да йөрергә вакыт таба. Якын дуслары да аңа соклана, әле саф һавалы авыл җирендә экологик яктан чиста продукция җитештереп, шуны гына кулланып яши белгәне өчен көнләшеп тә куйгалыйлардыр. Кызлар мәсьәләсе генә читенрәк икән, ләкин яшь Минһаҗев күңелен төшерми: «Минем кебек авылга гашыйк кызлар да юлымда очрар әле. Хәзер бит авыл туризмы күпләрне кызыксындыра. Киләчәктә үзебезнең авылга туристларны да җәлеп итәсе иде. Кунаклар чакырып, аларга чын авыл тормышын күрсәтәсем килә. Экскурсияләр оештырып, күңелле, мавыктыргыч хәлләр турында сөйли-сөйли, саф-чиста ризыклар белән үзләрен сыйларга ният бар», – ди ул. Авыл туризмын оештыру  курсларын да Булат читләтеп узмый, бу тармакны һәр яктан өйрәнергә тотынган инде ул.
 
 
 
–  Продукциямне кибеттәгечә, матурлап тәкъдим итәргә тырышам инде. Интернетта карыйм, аннан соң төп эш урыным – төргечләр-каплар чыгару буенча Россиянең иң беренче оешмасы бит инде. Төрле идеяләргә шәхсән үзем дә маһир, баш кайчагында төрле проектларны колачларга әмер биреп кенә тора минем, – ди героебыз.
 
Булатның әтисе дә авыл җанлы кеше – бергә эшлиләр. Шәһәрдә яшәсә дә, авылсыз тора алмый икән. Минһаҗевлар башта тавыклар асрый башлый, ә аннары 100 күркә үстереп карарга булалар. Җитештергән продукцияләренә ихтыяҗ шактый күп булып чыккан, күңелләре үсеп, яңа идеяләр белән яна башлаганнар. Икенче елны – ике тапкыр, өченче елны өч тапкырга күбрәк кош  асрарга карар кылганнар. «Хәзер үрдәкләр, казлар да үстерәбез, сарыклар алдык, бал кортлары да тотабыз. Абзарыбызда мөгезле эре терлек тә булдырасы килә. Сыерлар, бозауларсыз да булмас әле. Әле кайчан гына бабаларыбыз күп итеп мал асрый иде бит. Аларның эшләрен дәвам итәргә дигән хыялыбыз бар».
 
Халык нәрсә ди әле? Кечкенә дә – төш кенә, диме? Кече Шырдан моннан берничә ел элек кенә киләчәксез салалар рәтендә иде. Шулай да, бу авылны күпләребез бөек татар мәгърифәтчесе, татарның Леонардо да Винчисы – Каюм Насыйри ватаны буларак хөрмәт итәбез. Шундый данлыклы авылдан Булат кебек асыл, уңган егетләр чыкканына һич кенә дә аптырыйсы юк, минемчә.

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 18.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»