поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.10.2016 Сәясәт

11 яшьлек малай Казан мэры булып карады (ФОТО)

Республиканың массакүләм чараларында шундый хәбәр таралды: «Казан мэры Илсур Метшинны яңа кеше алыштырган». Мондый чакта: «Ә ул кая киткән?» – дип сораулары гадәти хәл. Җавап кыска: беркая да китмәгән! Аны бары тик бер генә көнгә Түбән Кама укучысы Джейхун Әхмәтов алыштырган...

Костюм һәм галстук киеп 11 яшьлек Джейхунның күптәнге хыялы тормышка ашты.  Малай үзен шәһәр мэры ролендә сынап карады: ул киңәшмәләр үткәрде, интервьюлар бирде, дистәләгән кеше аңа ярдәм сорап килде.
 
 – Улым белән Казандагы Рональд Макдоналд республика клиника дәваханәсендә тикшеренү узганда (Джейхун Әхмәтовка табиблар Беркитт лимфомасы диагнозын куйганнар) балалар өчен  «Минем белән хыяллан» дип исемләнгән мастер-класс уздырылган иде, – дип сөйли әнисе Айбәниз Әхмәтова. 
 
Шушы урында әлеге проектның 2014 елда «Безнең эш» иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан  оештырылуын һәм катлаулы чирләр белән авыручы балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүләрен әйтеп китик.
 
– Әлеге проектта Джейхун да катнашты. Ул: «Минем җитди мәсьәләләрне хәл итәсем, дипломат тотып йөрисем һәм шәһәр мэры буласым килә»,  – дип сөйләгән иде оештыручыларга. Елмаештык та, бу хакта оныттык. Ә көннәрдән бер көнне Илсур Метшин белән очрашу булачагы турында хәбәр иттеләр. Үзебез дә шаккаттык.
 
Тик Джейхунга бу хакта әйтми торганнар.
 
– Сюрприз ясарга теләдек, – ди Айбәниз Әхмәтова. – Һәм ул килеп чыкты да: Казан  мэры белән очрашу улыбызга зур куаныч алып килде. Очрашудан соң Джейхун, шәһәр мэры булу өчен, яхшы билгеләргә генә укырга кирәк, дигән нәтиҗә ясады.
 
Илсур Метшин  Джейхун белән Ратушада очрашты. Очрашуга малай әтисе һәм сеңлесе белән килгән иде. Чәй эчкән вакытта төрле темалар буенча фикер алышырга да өлгергәннәр.  
 
– Мэр булу – шәп һәм, шул ук вакытта, җаваплы эш! – ди Джейхун. – Мин шәһәр башлыгының көн дәвамында нәрсә белән шөгыльләнүен белдем. Дөресен генә әйткәндә,  мэр булу бер дә җиңел түгел икән. Көн саен киңәшмәләр үткәрергә, мөһим карарлар кабул итергә кирәк.
Очрашу ахырында Илсур Метшин малайга хоккей өчен кирәк-яраклар, хоккей кәшәкәсе һәм «Рубин» футболкасы бүләк иткән.  
 
«Яңа шәһәр башлыгы» машина белән «Казан Арена» стадионына да бара. Биредә ул спортчыларның чишенү бүлмәләрен карый, футболчыларның уен графигы белән кызыксына, футбол кырындагы үлән сыйфатын тикшерә.
 
Сүз уңаеннан: Джейхун үзе дә футбол, хоккей, йөзү, шахмат белән шөгыльләнә.
 
Ә икенче көн Джейхун өчен гадәти көн буларак башланды: ул иртән мәктәпкә ките. Тик  классташлары аны бу юлы  бөтенләй башкача каршы алды. Кемнең бер көнгә генә булса да, Казан мэры булып карыйсы килми икән?!  Джейхун белән классташлары гына түгел, ул укыган 22нче гимназиянең укытучылары да горурлана.  
 
– Укучыбызның күптәнге хыялы тормышка ашуына без шат, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Дарья Носова. – Алар якты һәм бөек булырга тиеш. Чыннан да, Әхмәтовлар гаиләсе, Джейхун үзе дә, моңа лаек. Ул якты киләчәгенә уңышлы бер адым атлады дияргә мөмкин. 
Киләчәктә Джейхун Түбән Каманың шәһәр башлыгы булырга хыяллана. Кем белә, бәлки, яңа шәһәр төзеп, шул шәһәрнең башлыгы булыр.
 
– Кешеләргә ярдәм итәсем, яхшы гамәлләр генә кыласым килә. Яңа парклар, хастаханәләр, балалар мәйданчыклары төзергә хыялланам, – ди ул.
 
Кристина Свешникова, Туган як
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.10.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»