поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
17.10.2016 Җәмгыять

Бомж кешеме?

Замана афәтенә әйләнгән яңа сыйныф барлыкка килде. Алар «бомж» дип аталучы, ягъни «билгеле яшәү урыны булмаган» адәмнәр. Сасы, пычрак киемнән, сакал-мыек баскан, бетләре мыжлап торган бу затлар, бәлки, кайчандыр кемнеңдер яраткан улы, ире яки әтисе булгандыр.

Язмыш диген… Адәм баласы күрәсен күрми – гүргә керми. Шул дәрәҗәдә түбән тәгәрәргә нәрсә этәрә кешене? Күбесенең язмышы катлаулы. Торыр урыны да юк, эшләми дә, әлбәттә, тамагын да туендыра алмый. Үз кадерен үзе белмәгән бомжларны якларга атлыгып торучылар да юк.
 
Югыйсә, алар моңа мохтаҗ кебек. Тик тормышта киресе килеп чыга: алар белән кансыз кыланалар. Бигрәк тә ирләр.  Ә бит тормыш гел ак полосадан гына тормый, карасы да була.
 
Интернетта бомжлар язмышы турында ниләр генә язмыйлар: бер шәһәрдә яшүсмерләр бер картны тере килеш яндырудан мәзәк тапкан; ишек төбендә утырган өчен бер әзмәвер хәлсез ирне машинасына тагып, өстерәтеп йөрткән… Алай гына да түгел, шул кансызлыкны видеога төшереп, интернетка урнаштыралар. Хокук сакчылары тарафыннан тотылып, җавапка тартылсалар да, кеше язмышы белән уйнауларына үкенмиләр. Чөнки андый вәхшиләр өчен бомж кеше түгел – билгесез бер зат.
 
Шундый язмышлар хакында укыгач, ишеткәч, бомжларны кызганып та куям. Түбән Камада да шактый алар. Җыелу урыннары да бар, үзегез дә күреп, үтеп йөрисездер.  Миңа да бомжлар яныннан үтеп йөрергә туры килде. Көн саен ике-өч мәртәбә күргәч, таный да башладым үзләрен.
 
Бер еллап вакыт узгач, тагын шул кибет яныннан үтәргә туры килде.  Бомжлар сафы яңарган. Араларында кайбер таныш йөзләр күренмәгәч, бер чистарак, мәрхәмәтлерәк күренгәненнән кызыксынасы иттем. Бәлки алар акылга килеп, нормаль тормышка кайтканнардыр, эчүләрен ташлап, эшкә урнашканнардыр?  Юк шул, бомжлар арасында сазлыктан чыга алучылар сирәк. Боларның да кайсыдыр нидер эчеп үлгән, берсен кыйнаганнар, икенчесенең ни сә-бәптән җан бирүен дә белүче юк. Тагын берсе, кыйналып,  акылына зәгыйфьлек килгән, хастаханәдә ята икән. Аякка басуына өмет юк, диләр. Ә бит әле аңа яшисе дә яшисе иде. Аның кебекләр балалар үстереп, оныклар сөя.
 
Типсә тимер өзәрдәй көчле зат-ларның шулай көчсезләнүенә, тормыш баткагына чумуына кем гаепле, кемне җавапка тартырга? Бу сорауларга җавап юк. Әйе, кемдер җәмгыятьне гаепли, хатынын, балаларына пычрак атучылар да бар,  бомж үзе дә сөттәй ак түгел, билгеле. Бәлки, бу аның язмышына язылган тормыш сынавыдыр? Кызганам үзләрен, ләкин ярдәм итә алмыйм. Анысы Раббыбыздан килсә генә инде...
 
Чыганак: Туган як

Илһамия ГАФФАРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 17.10.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»