поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.10.2016 Язмыш

Берүземә калды өелеп

Лаеш районының Усад авылында гомер итүче Алсу ханым алда ни көтәсен күз алдына да китермәгәндер. Хәер, барыбыз да яхшы уйлар, матур планнар төзеп яшибез шул. Бу олы йөрәкле ханым да ире белән тигезлектә яшәп, сабыйларын аякка бастырырга теләгәндер. Әмма хыяллары гына тормышка ашмый – кинәт ире үлеп китеп, Алсу Вәлиева бер итәк бала белән утырып кала.

Бәхетемне Себердә таптым
 
Алсу ханым Казанда туып үс­сә дә, үз бәхетен Себердә таба. Булачак ире Равил белән шунда таныша ул. Икесе дә бирегә эш эзләп киләләр. “Бер-беребезгә на­сыйп яр икәнне аңлагач, озак очрашмадык, гаилә корып җи­бәрдек. Матур гына яши башладык. Дөньябызны түгәрәкләп кызыбыз туды”, – дип искә ала яшьлек елларын Алсу ханым. 15 ел Себердә яшәгәннән соң, аларны туган туфрагы Татарстанга тартып кайтара.
 
Вәлиевләр гаиләсе Казанга кайтып төшә. Лаеш районыннан җир алып, йорт төзи башлыйлар. Өйне җиткереп бе­тергәч, 2008 елда Равил абый хатынына, бала алыйк, дип сүз ката. Алсу апа иренең теләгенә каршы киләме соң? Җитмәсә, үзенең күңелендә дә бер баланы бәхетле итәргә иде дигән теләге әллә кайчаннан бирле яши бит инде. Алар озак уйлап тормый, бер малай алырга булалар. Федор исемле сабый бу гаиләгә килгәч, Фаилгә әйләнә. Аны алып озак та үтми, ире тагын хатынына сүз ката. “Авыру булса да, алыйк. Ул баланың да гаиләдә яшәргә хакы бар бит”, – ди ул. Шуннан соң алар Яна исемле инвалид кызны алып кайталар. “Безгә килгәндә Яна бик ябык иде. Көчкә кеше рәтенә китердек. Авыру булуы да куркытмады, үзем тәрбияче булып эшләгәч, балаларны яратам, телләрен дә аңлыйм”, – ди Алсу ханым.
 
Ике атна кайттык
 
Алсу белән Равилнең кече күңелле, чит баланы үзенеке итеп яратуын бар туганнары, дус­лары белә. Алар бу гаиләгә карап соклана да, үрнәк тә ала. Менә шуңа да 2012 елда Себердә яшәүче туганнары шалтыратып: “Монда бер малай белән кыз бар. Икесе дә кечкенә. Озакламый аларны балалар йортына тапшыралар. Кызы курчак кебек матур. Үзегезгә алмыйсызмы?” – диләр. Әнә шул курчак кебек кыз янына дип Алсу ханым хәтта балалар­ның фотосын да күрмичә, юлга кузгала. “Себергә чыгып киттем. Поезд белән озак бардым. Балаларны алу өчен документларымны факс аша җибәргән идем. Килеп җиттем дә, сабыйларны алып, кире кайтырга чыктым. Кызга – бер, абыйсына өч яшь иде.
 
Балаларның киемнәре пычрак, ертылып беткән. Тиз генә бер кибеткә кереп яңаларын сатып алдым. Кечкенә кызның авызында резин имчәк. Ул бик иске иде. Моны да яхшыга алыштырдым. Аны-моны уйламыйча, искесен тотып аттым. Тик балам, поездда теге имчәкне сорап, өч көн елады. Аллага шөкер, исән-сау кайтып җиттек”, – дип сөйли Алсу ханым.

Мин сорый белмим, ахры 
 
Ятим балаларны әниле итеп йөргәндә, Алсу ханым үзе дә малай алып кайта. Хәзер олы кызына – 26 яшь, кечкенәсе Искәндәр икенче сыйныфта укый икән инде. Ә тәрбиягә алган сабыйлардан Янага – 12, Фаилгә – 10, Тимурга – 8, Дианага 5 яшь. Әнә шул балалар белән Алсу ханым бер ялгызы кала да инде. Ире Равил абыйның 48 яшендә йөрәге туктый. Моннан бер ел элек бакыйлыкка күчә ул. Баштарак Алсу ханымга бик авыр була. Газиз кешесен югалтуны ул сабыйлары белән әвәрә килеп онытырга тырыша, хәсрәтне шулай кичерергә омтыла. Авыр чаклары да күп була. Әмма ул аны беркемгә дә сиздерми. Хәтта район хакимиятен­дәгеләр дә, ялгыз хатынның йорт-җирен төзекләндерергә ки­рәк­леген белсә дә, бу хакта артык борчылмыйлар. Чөнки Алсу ханым ачуланышып сорап йөри белми.
 
“Балаларны мәктәпкә озатканда авыррак инде. Барысына да матур кием аласы килә. Дәф­тәр-каләм күп кирәк. 2009 елдан бирле тәр­биягә бала алган гаилә булып саналабыз. Моңа кадәр ярдәм сораганым булмады. Мин аны ничек сорыйсын да белмим бит. Бер­кем­нән дә бер генә бүләк тә алганыбыз юк. Шуңа күрә кемнеңдер ярдәменә өметлән­мим. Үземә ышанам. Шушы сабыйларны матур яшәтер өчен эшлим дә эшлим.
 
Тормыштагы бар шатлыгым алар бит. Әмма әйтми дә кала алмыйм – йортыбызны төзекләндерү кирәк. Быел бу эшне башкарып булмады инде. Мин бу эшне ялгызым гына башкарып та чыга алмыйм”, – ди ул.

Алдагы көнгә ныклы таяныч
 
Бу гаилә белән танышкач, күңелемдә Равил абыйга соклану туды. Кайбер хатын-кызлар гомере буе тәрбиягә бала алыр идем дип яши. Тик ирләре каршы булганга, моны эшли алмый. Ә Равил дүрт сабыйны бәхетле итеп кала. Ул бу гамәлләрен Алсуы өчен эшләгәндер, мөгаен. Әллә күңеле алдан китәсен си­зенгәнме – хә­ләленә бәхетле карт­лык калдырган ул. Кайчандыр сез әниле иткән сабыйлар әле рәхмәтләрен меңе белән җиткерер, дип кайттым. Бәл­ки, язма газета битләренә чыккач, Усадта мондый гаилә яшәгәнне белеп, авыр чакларда ярдәм кулы сузучы кешеләр дә табылыр дигән өметтә калабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.10.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»