поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
14.10.2016 Мәдәният

Мәскәүдә “Кара пулат” опера-риваяте зур уңыш белән үтте

12 октябрьдә, “Кара пулат” опера-риваяте беренче тапкыр Мәскәүдә – Кече дәүләт академия театры сәхнәсендә тәкъдим ителде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: опера-риваять Мәскәү тамашачыларында шактый зур кызыксыну уятты – билетлар тиз арада сатылып бетте. Эш көне булуына карамастан зал тутырып килгән тамашачыларның күбесен Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез тәшкил итте. Аеруча яшьләр күпләп килгән иде.

Музыкаль әсәр опера-риваятьнең либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның 75 яшьлек юбилее уңаеннан күрсәтелде. Иң элек шагыйрьне әлеге олуг бәйрәме белән тәбрикләү тантанасы уздырылды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе Николай Переяслов катнашты.
 
Равил Әхмәтшин тамаша кунакларын сәламләп, Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребезнең “Кара пулат” опера-риваятен күптәннән күрәселәре килә иде дип билгеләп үтте. Ул операның чишмә башында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев торуын, музыкаль әсәрнең Татарстан мәдәни тормышында зур вакыйга булуын әйтте.
 
 
“Әлеге операның либретто авторы Ренат Харис – татар халкының ике бөек шәхесе Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләренә лаек булган шагыйрь. Ренат абый, сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! Тормышыгызда, иҗатыгызда уңышлар телибез! Ә без, сезнең укучыларыгыз, яңадан-яңа китапларыгызны көтеп калабыз”, – дип мөрәҗәгать итте ул юбилярга.
 
Эльвира Камалова шагыйрьне Мәдәният министрлыгы исеменнән юбилее белән котлады. “Сезнең күпкырлы эшчәнлегегез татар мәдәнияте һәм Татарстанның заманча сәнгатендә әһәмиятле урын тота”, – диде. Ул Ренат Хариска ТР мәдәният министры Айрат Сибагатулинның Рәхмәт хатын тапшырды.
 
 
Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе Николай Переяслов исә юбилярны партизан-шагыйрь Игорь Григорьев исемендәге медаль белән бүләкләде.
 
“Ренат Харисның иҗаты да шундый ук сугышчан, аның әсәрләре дә, сугышчыларыбызның кораллары кебек үк, безне саклый, яклый”, – дип билгеләп үтте ул. Аннан соң сүз алган Ренат Харис тантана кунакларына, залны тутырып килгән тамашачыга рәхмәтен белдерде.
 
“Бу минем юбилеем гына түгел, ә шушы әсәрнең музыкасын иҗат иткән композитор Эльмир Низамовның да бәйрәме – тиздән ул 30 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Мондый көннәрдә күңелдә рәхмәт хисләре чәчәк ата –гадәттә, Ватанга, әти-әниләргә, остазларга рәхмәт әйтәләр. Ә мин сезгә булган рәхмәтемне төп бүләгем – шигырьләрем аша ирештерәм”,  – дип, Ренат Харис үзенең иҗат җимешләре белән уртаклашты.
 
Шуннан соң Мәскәү тамашачысына “Кара пулат” опера-риваяте тәкъдим ителде. Премьера зур уңыш белән үтте. Опера шактый җылы кабул ителде. Опера-риваять төгәлләнгәннән соң, тамашачылар артистларны, әсәр авторларын һәм режиссер Георгий Ковтунны көчле алкышларга күмде.
 
 
Искәртеп үтик: Мәскәүдә «Кара пулат» опера-риваятен күрсәтүне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештырды.

---
Тинчурин театры
№ --- | 13.10.2016
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»