поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
14.10.2016 Шоу-бизнес

Илфак Шиһаповның бала үстерәсе килә

Нурлат ягыннан искиткеч күңелле хәбәр килеп иреште: 72 яшьлек бер бабайның үзеннән 34 кенә яшькә яшьрәк хатыны бәбәйләгән. Күңелгә рәхәт булып китте, чөнки сер булса да әйтим, инде 48 тулса да, әле бер булса да бәбәй таптырып, үстерәсе килә минем. Чынлап, мәгәр. Яратам балаларны. Почти ике тапкыр өйләнеп, торып караган булсам да, өйләнү теләге дә ничектер бетмәгән икән әле.

Әлеге Нурлат бабае турындагы хәбәрне ишеткәч, аның хатыны яшендәрәк булган бер хезмәттәшем һич гаҗәпләнмичә генә: “Ә нәрсәсе бар, исәнлеге булса, пенсиясе стабильно килә бит аның, үсә инде ул бала", -  дип куйды. Чынлап та, татарда: ”Һәр бала үз ризыгы белән туа” - дигән гыйбарә дә бар ич.
 
Минем бер ераграк бабайның соңгы малае, үзенә җитмеш алты тулгач туган. Үзе үстереп, кеше итеп, аякка бастырган аны йөзгә кадәр диярлек яшәгән бабакай. Ну, анда хатыннар да бер-ике генә булмаган инде булуын - бергә үстерешкәнннәрдер.
 
Минем беренче хатыннан туган балалар күптән үсеп бетеп, үз тормышлары белән яшиләр инде. Икенче “пачти” хатын булганына да, торак мәсәләсен хәл итештеп, анысы да егет булып килә. Өч бала-баламени - тагын кирәк. Тик кемнән таптырырга? Нурлат бабакай хатыны кебекләрне эзләргә әлегә ярамый - монысына махсус маддә каралган, ниндиерәкне эзләргә соң?! Әле бит бала ясау өчен мәхәббәт дигән бер "кәһәр" хис тә кирәк диләр. Анысын табып булырмы икән? Нинди була соң анысы? Газетабызның баш мөхәррриренә шушындыйрак нәрсә языйм әле дигән идем, "Яз" - диде. Бәлки гәҗит аша табып буладыр ул башларны иләсләндерә торган, искиткеч мәхәбббәтне? Әллә танышу сайтына мазар белдерү биримме икән? “Вконтакте” сайтында язгалыйлар үзе язуын да, тик интернет аша танышу, ничектер, мунча төннегеннән карап кыз сайлап йөргәнне хәтерләтә миңа.
 
Юк, тегеләй уйласам да, болай уйласам да, бәләкәй бәбәй тәрбияләп үстерәсе килү теләге сүнми бит. Ул сабыйның беренче авазлар әйтүенә, беренче үрмәли башлавына, беренче адымнарына,беренче сүзләренә шатланулар... Тормышның бар асылы шунда түгелмени?!  Юк,теләсә ни дисенннәр,тагын бер өйләнеп, бер булса да бәбәй үстереп карыйм әле мин. Уемда да юк иде инде кебек, шушы Нурлат бабае күңелне кузгаты. Ул булдырганны мин булдыра алмаммы әллә? Рәхмәт сиңа абзый, яшәргә өмет биргәнең, омтылырга максат биргәнең өчен. Хәзер синеке кебек яшьрәк хатын табасы гына калды. Анысы гына җайланыр дип уйлыйм -статистика әлегә безнең яклы....

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 13.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»