поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.10.2016 Матбугат

Алсу Хәсәнова исемендәге журналистлар премиясенә язмалар кабул ителә

Алсу Хәсәнова исемендәге журналистлар премиясенә журналист язмалары һәм радио-телевидениедә чыккан хезмәтләр кабул ителә. Бу хакта "Идел" журналы яза. Бәйгене гамәлгә куючылар – “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Идел” журналы редакцияләре.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары: проблемалы журналистика өлкәсендә язмалары, материаллары белән, шулай ук актив иҗтимагый эшчәнлеге белән гражданлык җәмгыятен үстерүгә, көн кадагына суга торган милли, социаль, гуманитар, мәдәни проблемаларны хәл кылуга ярдәм итүче талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм бүләкләү; проблемалы журналистика өлкәсе буенча махсуслашкан журналистларның һөнәри үсешенә ярдәм итү.
 
Бәйгедә Татарстан Республикасы территориясендә эшләп, милли телдә язучы 20-35 яшьтәге профессиональ журналистлар катнашырга мөмкин. Алсу Хәсәнова исемендәге премияне дәгъва кылуга кандидатларны массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар, авторлар үзләре, шулай ук бәйгене гамәлгә куючылар тәкъдим итәргә мөмкин.
 
Бәйгене гамәлгә куючылар җиңүчеләрне билгеләү өчен Журналист премияләре буенча комиссия (алга таба – Комиссия) оештырып, аның составын раслый.
 
Комиссия әгъзалары үзләре эшли торган массакүләм мәгълүмат чараларыннан яки үзләре белән бергә эшләүче журналистлардан бәйгегә алынган хезмәтләр буенча тавыш бирә, алар буенча фикер алыша алмый.
 
Бәйге ике номинация буенча үткәрелә: басма һәм интернет массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язмалар сериясе өчен; радио һәм телевидениедә иң яхшы материаллар сериясе өчен.
 
Әлеге иҗади хезмәтләр Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең тормышта мөһим проблемаларын хәл кылуга ярдәм итәргә тиеш.
 
Җиңүчеләр Комиссия әгъзаларының ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнелә.
 
Бәяләү критерийләре: игълан ителгән темаларны яктыртуда һөнәри осталык, авторның иҗтимагый активлыгы, авторның иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлегенең уңай нәтиҗәсе.
 
Бәйгедә катнашучылар, номинацияләр нигезендә, агымдагы елның 15 ноябренә кадәр 2016 ел дәвамында басма һәм интернет массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан, радио һәм телевидение эфирына чыгарылган материалларны тапшырырга тиеш. Җиңүчеләр 2016 елның декабрендә игълан ителәчәк. Бәйгедә катнашу өчен җибәрелә торган материаллар гариза (кушымта итеп бирелә торган формада) белән бергә тапшырыла.
 
Ике номинациянең һәркайсы буенча бәйге җиңүчесенә истәлекле символ һәм кыйммәтле бүләк тапшырыла.
 
Җиңүчеләр турында мәгълүматлар “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Идел” журналы сайтларына урнаштырылачак.
 
Газета һәм журнал язмаларының төп нөсхәләре, радио һәм телевидение материаллары, интернет-материаллар, адрес сылтамасын күрсәтеп, түбәндәге адрес буенча “Идел” журналы редакциясендә кабул ителә: Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт. Элемтәгә керү өчен телефон: 8(843) 222-05-45. 
 
Алсу Хәсәнова 1978 елның 21 мартында Питрәч районы Шәле авылында туа. Ун елдан артык "Ватаным Татарстан" газетасында эшли. Башлыча мәдәният дөньясы, сәхнә тормышы, әдәбият турында яза. Аның очерклары, хикәяләре, нәсерләре даими рәвештә «Сөембикә», «Идел» журналларында басылып тора. 2015 елның апрелендә яман шеш авыруыннан вафат була. Аның вафатыннан соң Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең президиум утырышында Алсу Хәсәнова исемендәге премияне булдыру тәкъдиме кабул ителә.

---
Татар-информ
№ --- | 12.10.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»