поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.10.2009 Бәйрәм

ХӘЛИЛ МӘХМҮТОВ ЮБИЛЕЙГА ӘЗЕРЛӘНӘ

Күпләргә таныш мәшһүр аксакалыбыз данлыклы К.Тинчурин театры актеры Татарстанның халык артисты Хәлил ага Мәхмүтов үзенең 70 яшьлек юбилеен зурлап үткәрергә җыена.

Әлеге чара 26 октябрь көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында узачак. Тамашачылар иң элек К.Тинчуринның “Сакла, шартламасын!” бенефис спектаклен карый алачак. Әлеге премьера комедиясендә танылган артистыбыз төп рольләрнең берсе пристав Николай ролен башкарачак.

 

Х.Мәхмүтов 1939 елда Мамадыш районы Катмыш авылында якты дөньяга килә. 1962 елда Казан театр училищесына укырга кереп кызыл диплом белән тәмамлый. Аннары 1966 елда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә урнаша. Һәм бүгенге көндә дә ул шушы театрда эшли, үзенең матур образлары белән тамашачыларны сөендерә.

 

 Тинчурин театрында 43 ел эшләү дәверендә 120 дән артык рольләр башкарып берсеннән-берсе көчле, ягымлы, уңай да тискәре дә образлар тудырып халкыбызның күңелендә якты эз калдырган шәхес ул. Актерның репертуарына күз салсак ул киң һәм төрле. Кайберләренә генә игътибар итик әле: М.Горькийның “Мещаннар”ында – Нил, Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар”ында – Биктимер карт, Т.Миңнуллинның “Без бит авыл малае”нда – Иртуган, Ш.Хөсәенов “Әни килде” – Ислам, Н.Фәттах “Итил суы ака торур” – Керрәм би һ.б. һ.б. Х.Мәхмүтовка күренекле режиссерлар Р.Бикчәнтәев, М.Сәлимҗанов, П.Исәнбәт, Р.Заһидуллин белән бергәләшеп эшләү иҗади яктан үсү мөмкинлеге бирә.

 

Быел май аенда Х.Мәхмүтов “Татар сәнгатен үстерүдә хезмәтләре өчен” Татарстан Республикасының дәрәҗәле медале белән бүләкләнде. Аннан тыш әле аның бик күп мактау грамоталары, дипломнары бар.

 

Бик күп еллар ул Казан театр училищесында педагогик эшчәнлек алып бара. Аның шәкертләре бүгенге көндә республикабызның театрларында актерлар, режиссерлар. Театрда эшләү дәверендә Х.Мәхмүтов Россиядә генә түгел, ә чит җирләрдә  – Ташкент, Караганда, Алма-Ата, Урал, Себердә гастрольләрдә була. Х.Мәхмүтовның гаиләсе дә үзе кебек үк мәшһүр артистлар: тормыш иптәше Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, кызлары Лилия белән Ләйсән Татарстанның атказанган артистлары.

 

Уңышлар сезгә һәм юбилеегыз котлы булсын, Хәлил ага!


Ландыш ГӘРӘЕВА
Тинчурин театры
№ | 20.10.2009
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»