поиск новостей
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Июль аеннан гостинка снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын! Ватсапка языгыз: 89872312932
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
06.10.2016 Хатлар

Өй салырга кешем юк (ХАТ ЭЗЕННӘН)

Хөрмәтле редакция! Бу хатны сезгә 80 яшьлек әби яза. Олыгайган көнемдә берьялгызым калдым. Йортым җимерек. Өстемә авам дип кенә тора. Җил чыкса да куркам, яңгыр яуса да кот оча. Ярдәм сорар кешем юк. Иремне дә, ике улымны да югалттым. Ә яшәргә кирәк. Минем хәлләрне килеп күрегез әле. Бәлки, бу хакта газетада язма чыккач, ярдәм кулы сузучы табылыр? (Рузалия Якупова, Тукай районы, Бай Бүләк авылы)

Әлеге хатка ачыклык кертү өчен Тукай районына юл тоттык. Бай Бүләк авылын да, Рузалия апаны да тиз таптык. Әллә без киләсен күңеле белән көткән, әллә газиз кешеләре турындагы хатирәләрен яңарту өчен гел янәшәсендә тотамы – Рузалия апаның өстәлендә әтисенең ис­тәлеге булган язулар, улларының төсе итеп сакланган фотосу­рәтләр ята. Татарстан Президенты Аппаратыннан һәм Тукай районы хакимиятеннән килгән хатлар да кул астында гына.

Бер рәхәт тә күрмәдем


Өлкәннәр бала чакларын, яшь вакытларын сагынып моң­сулана. Ә Рузалия ул елларны исенә дә төшерергә теләми. Үзәген өзгән сугыш хатирәләре, әнисез калган ятимлек ачысы аның хәтерендә. “1943 ел иде бу. Әниебез авылда бригадир иде, басуда эшләгән хатыннарның җирен үлчәгән. Ә аннан соң чүмәлә янына чүгәләп йоклап киткән. Бик каты туңган. Температурасы күтәрелеп өйгә кайтканын хәтерлим. Әни аны-моны уйламыйча, яккан мичкә аркасын терәп торган. Шулай итеп үп­кәсен пешергән”, – дип искә ала Рузалия апа.
 
Дәваланып ятарга, хәл алырга ирек бирмиләр. Авыл советы башлыгының сүзе каты була: “Кешеләр сугышта кан коя. Син монда авыртам дип утырасың!” Бәдерҗа апа авыру килеш басуга чыгып китә. Ә бер көнне эштән кайткач, лапаска кереп югала. “Шунда кан косып үлде әни. И еладым инде. Җиде яшьтә ятим калдым. Әнисез калуымны авыр кичердем. Җитмәсә, әни үзе дә ятим иде. Әтием ягыннан әбиләремдә үстем, – дип искә ала Рузалия апа. – Сугыш вакытындагы авырлыклар безнең җилкәгә дә эләкте әле ул. Арба, чана тартып урманга ботак җыярга йөр­дек. Аякка кияргә юк. Ялан­аяк булгач, камыл кадала. Аяклардан кан ага. Ничек сагыныйм мин ул чакларны?”

Балаларның гомере булмады

Әтисе сугыштан исән-сау кайта. Кайткач, башка хатынга өй­ләнеп яши башлый. Яңа гаиләдә тагын өч кыз туа. Ә Рузалиягә бу йортта урын табылмый. Ул әбисе Сәхибҗамал янында кала. “Буй җиткәч бәхет эзләп читкә чыгып киттем. Соликамск шәһәрендәге хәрби заводка эшкә урнаштым. Озак та үтмәде, әбиемнең авырып китүе турында хәбәре килде. Аны тәрбияләр өчен кире туган якка кайтып киттем, – дип сөйли ул. – Кияүгә чыктым, ике балабыз туды. Тик ирем Илгизәрнең генә гомере кыска булды. 50 яшендә үлеп китте. 29 ел буе комбайнчы, тракторчы булып эшләде. Әмма тырыш хезмәте бәяләнми калды, үзе исән чакта хөрмәтен күрә алмады. Балаларның да бәхете булмады. Илшат улым 18 яше тулып киткәч, Әфган сугышына барып керде. Күпне күрде ул. Әллә күңелдәге яралар үзен сиздердеме, 42 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Илназ улым үз-үзенә кул салды”.

Акчасыз түгел идек


Заманында Рузалия апалар­ның да кассада акчасы күп булган. “Икешәр бүлмәле биш фатирлык яки ун трактор алырлык акчабыз бар иде. Аны безгә дәүләт бер мотоблок алырлык итеп кенә кайтарып бирде. Менә шулай итеп гомер буе җыйган акчабыз янып юкка чыкты. Ирем­нән бер истәлек булып 75 елгы “Москвич” машинасы калды. Әле дә файдасы тия. Җәй көне аның эчендә чебиләр үстерәм. Ка­ралты-курам да җимерелеп бетте инде. Булышыр кешем генә юк. Пенсиям яшәр өчен җитеп кенә бара. Утка-суга, газга түлим. Калганын ашарга тотам. Әле ярый, мәрхәмәтле авылдашларым бар. Сәдака кертеп торалар”,– ди Рузалия апа.

Кемгә барып егылырга?


“Әтиемнең икенче гаиләдән туган кызлары белән дус булып яшәдек. Ясирә исемлесе гел сүз саен: “Апа, кайгырма. Картайгач, үзем карыйм мин сине”,– ди торган иде. Тик гомере генә булмады. Уйламаган-көтмәгәндә үлде дә китте. Икенче сеңлем Теләнче Тамакта яши, өченчесе Апас районына ук китеп урнашты. Алар­ның үз гаиләсе, үз мәшәкате. Ничек итеп аларга барып сыеныйм соң? Бар өметем дәүләттә минем. Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда, йортымны килеп карадылар. Яшәргә яраксыз, дип кит­теләр. Әфган сугышында катнашкан улым өчен фатир бир­мәс­ләрме дип документлар җыйган идем. Тик булмады. Ярдәм сорап Татарстан Президентына ике тап­кыр хат яздым. Ул хат аңа барып та җитмәгәндер инде. Кире Тукай районына җибәргәннәр. Ә андагыларның җавабы бер: “Сез­гә фатир тиеш түгел. Хезмәт ветераны исеменә лаеклы кешегә өй сатып алу өчен акча каралмаган”. Өем бик иске бит. Үзегез күрдегез менә. 1963 елгы йорт бу. Урман кисеп алган идем. Бер диләнке кискәнгә 5 куб метр агач бирделәр. Илшат улым исән чагында йортны рәтли дә башлаган иде. Янкорма төзим дип блоклар да кайтартты. Тик эшен ахырына җиткерә алмады”, – ди Рузалия апа.

Анда бармыйм инде мин

Йорт тирәләрен бергәләп карап чыктык. Нигезе череп бет­кән, йортның җимерелергә торганын үзебез дә күрдек. Ә өй эчендә, җылы яңгыр булса, душ керерлек икән. Түбә җимерелеп, искереп беткән. “Беркая да барасым килми. Туган авылымнан, нигеземнән аерылмыйм. Шушы йортымны бераз ремонтлап бир­сәләр иде, – дип өметләнә Рузалия апа. – Картлар йортымы? Юк, кызым. Анда бармыйм инде мин”.

Бай Бүләк авылыннан соң Яңа Бүләккә дә сугылып чыктык. Андагы әбиләр Рузалия апаның хәлен бик яхшы белә икән. “Яшь­тән рәхәт күрмәде. Ятимлектә үсте. Балалары да кыска гомерле булды шул. Йорты җимерек, яңгыр яуса, су үтә, барыр җире дә юк бит”, – ди алар.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кер­тү өчен Тукай районы хакимияте башлыгы урынбасары Рөс­тәм Закировка мөрә­җәгать иттек:
– Рузалия Якупова республика программасы буенча торак шартларын яхшырту өчен 2013 елда чиратка баскан. Ул 55нче булып тора. Районның үзендә аерым программалар юк. Без авылга кайтучы яшьләргә йорт салу һәм социаль ипотека буенча гына эшлибез. Рузалия апаның “кайнар нокта”да хезмәт иткән улы исән түгел. Исән булса, аңа фатир бирелер иде. Чиратта торучы кайбер кешеләрнең торак шартлары Рузалия апаныкыннан да начаррак әле.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.10.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы