поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
04.10.2016 Хәвеф-хәтәр

Һиндстанда һәлакәткә очраган Рәйхан Халитовның әнисе ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерә

Һиндстанда юл һаләкәтенә эләккән блогер-сәяхәтче Рәйхан Халитовның әнисе дәвалау өчен акча җыюда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә. Бөтен Россия буенча, хәтта чит илләрдән дә ярдәм итәләр, ди Наилә Халитова. Якыннары хәбәр итүенчә, Рәйхан Халитов юл һаләкәтенә 28нче сентябрь көнне эләккән. Бу хакта аларга, өч көн үткәч, Һиндстандагы вәкиллектән шалтыратып хәбәр иткәннәр.

“Нәрсә, ничек булганын үзебез дә әле төгәл белмибез, – ди Наилә Халитова. – Вәкиллектән шалтыратучы Рәйхан мотоциклда барганда йөк машинасы белән бәрелешкән дип аңлатты. Машина йөртүче авария урныннан качып киткән. Безгә Рәйхан илченең дәвалаучы табибы күзәтүе астында дип хәбәр иттеләр. Хәле бик авыр. Шунлыктан, аны әлегә ясалма комада тоталар.



Рәйханның якыннары дәвалау өчен акчалата ярдәм сорап, социаль челтәрләр аша халыкка мөрәҗәгать иттеләр. Соңгы мәгълүматлар буенча, 400 мең сум акча җыелган. “Кайгыбызны уртаклашып, ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт әйтәсем килә, – дип белдерде Наилә Халитова. – Акча һаман килеп тора. 20 сум салсалар да, 20 мең салсалар да, ул безнең өчен ул бик зур ярдәм. Бер тәүлек өчендә генә дә 260 мең сум акча җыелды. Рәйхан үзе дә “дөньяда игелекле кешеләр юк түгел” дип әйтә иде.”

Рәйханның әнисе хәзер Һиндстанга очу өчен виза көтә. “Ике-өч көннән соң, Алла теләсә, аның янында булам”, – ди ул.

Рәйхан сәяхәткә 2015 нче елның 3 апрель көнне чыгып киткән. Аны Япониягә иптәшләре чакырган. Егет автостоп белән сәяхәт итәргә уйлый, социаль челтәрләргә әлеге сәфәреннән видеолар да урнаштырып бара. “Казаннан Хабаровскийга кадәр машина тотып барды. Сәяхәт иткән илләрдә дә автостоп белән йөрде,” – ди әнисе.

Күптән түгел Рәйхан әти-әнисе белән Вьетнамда күрешкән була. “1нче сентябрьдән 15нә кадәр аның белән бергә булдык. Безгә әкият шикелле ял оештырган иде, шундый шатланып күрештек, бик әйбәт булды. Шуннан соң ул виза алып Һиндстанга китте”, – ди Наилә Халитова.

Рәйхан Халитов - архитектура докторы, галим Нияз Халитның улы.

Бүген язган идек: Автостоп белән сәяхәт итүче татар егете Рәйхан Халитов авыр хәлдә комада ята


Мәрьям НАСЫЙРОВА
Татар-информ
№ --- | 04.10.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»