поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.10.2016 Хәйрия

Ярдәм итүче хәйрия иясе

Куйсуы изгеләр йортындагы Садек абзый моннан күп еллар элек яшәсә дә, аның исемен бүген һәр мөселман кешесе күңелендә саклый, йортын яд итә. Тышкы яктан бу йорт бераз заманча ныгытылган булса да, эчтән Садек абзыйның бүлмәсе бүген дә элекке хәлдә. Күп нәрсә аның заманыннан калган: ул яткан карават, аның өстәле, сандыгы һәм башкасы. Садек хәзрәт бик укымышлы дин әһеле булган, балалар укыткан.

Соңгы сулышлары алдыннан: «Мин үлгәч, йортыма килеп, мине искә алыгыз, садака куегыз. Ә инде йортта кеше булмаса, өйнең туфрагына куеп калдырыгыз. Сездән калган балаларыгыз һәм дә оныкларыгыз минем шушы васыятемне үтәсеннәр, миңа рәхмәтегез шул булыр”, - дип әйтеп калдырган.

Ул гомерендә ике тапкыр Мәккә җиренә хаҗ кылган. Беренче сәфәрендә ике ел ярым үзе йөреп кайта, икенчесендә әнисен дә үзе белән алып бара.

Садек абзый салган традицияләр Куйсуында бүген дә саклана. Бу изге йортка килгән кешене һәрчак ягымлы итеп каршы алалар, чәй эчермичә җибәрмиләр. ел саен бирегә илебезнең төрле нокталарыннан бихисап мөселманнар, шулай ук башка милләт кешеләре дә Аллаһыдан, Садек абзыйдан ярдәм сорап килә, садака китерә, йорт хуҗаларын өмет-дога белән искә ала.

Куйсуындагы изгеләр йортында бүген Зөбәйдә ханым МЕРСИЯПОВА һәркемне якты йөз белән каршы ала, йортны карап-кадерләп тора. Килгән кешегә ишекләр һәрвакыт ачык. Шушы көннәрдә ул үзенең 80 яшьлек матур гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шул уңайдан аның белән очрашып, бераз сөйләшеп алырга булдык.

Зөбәйдә апа Пильна районы Иске Мочали авылында бишенче төпчек бала булып үсә. Аңа җиде яшь чагында, кинәттән әтисе үлеп китә, озакламый әнисе дә гүр иясе була. Биш баланың иң олысы 16 яшендә кала. Барлык авырлыклар, кече туганнарын карау олыраклар җилкәсенә ята. Еллар үтү белән бер апасы Мәскәүгә китеп урнаша. Гаилә корып үзе әни булгач, баласын карашырга дип алты классны тәмамлаган, унике яшьлек Зөбәйдәне янына ала. 15 яшен тутыргач, язма героебыз укырга керә һәм штукатур-маляр булып эшкә урнаша. Эшен бик яратып һәм һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга тырыша, шуңа да гел алдынгылар сафында була. Җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә аны ярата һәм хөрмәт итә.

- Биредә мин дүрт дистә еллар эшләп, пенсиягә чыктым. Күпме генә калуымны үтенсәләр дә, үз сүземдә тордым, чөнки пенсиягә кадәр генә эшләячәкмен дип, үз-үземә сүз биргән идем. Бик җылы итеп озаттылар мине, аннан соңгы елларда да һәрвакыт туган көннәр, бәйрәмнәр белән котлап, күчтәнәчләр җибәрә тордылар. Ә картайган көнеңдә игътибардан да кадерлерәк нәрсә юк, - ди Зөбәйдә апа.

Үсеп буйга җиткәч, Карга авылы егете, яңа гына армиядән кайтып, Мәскәүгә килеп урнашкан Рим Мерсияп улына тормышка чыга. Ул күп еллар йөртүче булып хезмәт итә. Тик гомере генә кыска була - 57 яшендә якыннарын калдырып бакыйлыкка күчә. Мәхәббәт җимешләре булып туган кызлары Файлә ханым бүген үзе дә бәхетле әбекәй инде. Зөбәйдә апаның биш оныгы һәм шул кадәр үк оныкчыгы бар. Алар һәркайсы дәү әбекәйләрен яраталар, хөрмәт итәләр.

- Садек абзый йортында минем киявем Шәмил туып-үскән. Бу йортны алып бару турында сорау тугач, ул шунда ук: “Әни, без эшлибез, син бу урынга менә дигән кеше”, - диде. Күпме генә каршы булсам да, киявем мине күндерә алды. Ә киткәндә, күршеләргә кереп: “Әнинең кереп хәлләрен белгәли торыгыз, аңа үз тормышында текә борылыш ясарга туры килде, шуңа аны биредә ялгыз итмәгез”, - дип әйтеп калдырган.
Куйсуына бер-ике атнага гына төшкән идем мин. Ят авылга күнегәлмәм, бу изге эшне алып бара алмам, зинһар, рәнҗемәгез дип, көн дә йорт хуҗаларын искә алып, кире кайтып китү өчен теләк теләдем.

Шулай бервакыт йоклап ятканда, кинәттән уянып китсәм, тирә-якны иман нурына күмеп яңгыраган изге азан тавышы колагыма ишетелде, әйтерсең лә, йорт тулы кеше аны әйтә. Нинди генә уйлар башка килмәде шул вакытта. Азан белән бергә мин дә ни белгәнемне укып, татлы йокыга талганмын.

Шул хәлдән соң күнеп киттем һәм, Аллаһыга шөкер, ике дистә еллар дәвамында бу йортны бер дә ташлап киткәнем юк. Һәм андый уйлар да хәтта башыма кермәде. Әйтерсең, гомер буе шунда яшәгәнмен, Куйсуы авылы, аның мәрхәмәтле халкы шулкадәр күңелемә якын.
Хәтем-догаларны үзлегемнән, кая мәҗлесләрдә тыңлап, кая китап-лардан укып өйрәндем. Ул вакыт¬ларда бүгенгедәй дини китаплар да бу хәтле юк иде бит.

Дөресен әйткәндә, беренче вакытларда кешеләр кабул итәргә ояла идем, үземне шактый уңайсыз хис иттем. Тик озакламый Аллаһының рәхмәте белән бу изге эштә үземне таптым. Шуңа да халык та мине бик тиз үз итте. Элек тә, бүген дә танышлар, хәтта бер белмәгән кешеләр дә шалтыратып хәлләр беләләр. Һәркайсына Аллаһының рәхмәте яусын, бик күңелле була, - дип кыска гына изгеләр йортындагы тормышы белән таныштырып үтте хөрмәтле юбиляр.

Куйсуының изге Садек абзый йорты Нижгар татарларының Мәккәсе кебек. Аны яд итүчеләр күңелләренә сихәт, җаннарына ты¬нычлык табалар. Ел саен бу изге йортка бихисап күп кеше йөри, үзенең кайгысы яисә шатлыгы белән уртаклаша. Аеруча җәй айларында халык күпләп килә. Садака итеп сарыклар да китерәләр. Аларны ашатырга иген дә, азык та кирәк. Шуны белеп, матур бер традиция буларак, тирә-күршедә яшәүче мәрхәмәтле якташлар, хуҗалык җитәкчеләре уңыш өлеше итеп, йә печәнен, йә игенен китерә торалар.

- Ходайга шөкер, андый мәрхәмәтле кешеләрнең саны елдан-ел арта бара. Изгеләр йортына шулай ярдәм күрсәткәннәре өчен Ходай Тәгалә аларга озын гомер, имин тормыш, бәхет бирсен. Мул уңышлар, хәерле зур керемнәр телим. Садек абзыйның рухы шат булсын, җирдә ятып теләк теләсен үзләренә, - ди изге йорт хуҗабикәсе.

Садек абзыйның эшен дәвам итеп, Зөбәйдә ханым үзе дә хәйрия кыла, ятимнәрнең, ялгызак картларның, авыруларның күңелен күрә, балалар йортларына ярдәм итә. Җае чыккан саен сарыклар суеп, хәер-садакасын итеп тапшыра. Һәм халык аңа моның өчен бик рәхмәтле. Садек абзыйның йорты, аның изге рухы һәркемгә көч-дәрт чыганагы булып тора. Һәм киләчәктә дә шулай булсын иде.

- Бүгенге тормышымнан мин бик канәгать. Билгеле, яшьли әти-әнисез калу бик авыр, шуңа күрә бу дөньяда һәрбер сабый ата-аналы булып үссен иде. Яткан саен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт кылам. “...Раббым Аллам, хисапсыз шөкер биргәнеңә. Җиде-сигез яшеннән әти-әнисез калдым – асрадың, асра ахыр көнемә кадәр”, - дип, елап дога кылам. Әле тормышка чыкканда мин Алладан булачак тормыш иптәшемнең әти-әниле булуын сорый идем. Ятим булып үскәнгә, хәләл җефетемнең әти-әнисен үземнекеләр кебек якын күрдем, хәлемнән килгән тик аларны кадер-хөрмәтемнән өзмәдем.

Сигез дистәне тутырсам да, сәламәтлегем һәм көч-куәтем кушканчы бу изге эшне башка-рырмын. Миннән соң бу вазифаны Аллаһының изге йортында туып-үскән, бүгенгә Садек абзыйның турыдан-туры ыруг тамырының бер вәкиле булган киявем Шәмил кызым Файлә белән алып барачаклар, - ди Зөбәйдә ханым.

Форсаттан файдаланып, без киң күңелле, изге җанлы Зөбәйдә апаны редакция коллективы һәм “Туган як”ның күп санлы укучылары исеменнән 80 яшьлек олы гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез! Әле тагын күп еллар Садек абзый йорты караучысы буларак, илебезнең төрле төбәкләреннән кайткан мәрхәмәтле якташларыбызны каршы алып озатырга язсын иде аңа.

Кадерле Зөбәйдә апа! Сезне юбилеегыз белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, бала-онык-оныкчыкларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мул тормышта яшәргә Ходай насыйп итсен.


Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 30.09.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»