|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2016 Милләт
Удмуртия милли хәрәкәтенең аксакалы Мәсгуд Гаратуев вафат22 сентябрь иртәсе кайгылы хәбәр китерде. Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты арабыздан мәңгелеккә китте. Җәй уртасында Мәсгуд абыйга инсульт булды. Шушы авырудан ул арына алмады. Татар халкы яшәгән күп төбәкләрдә Мәсгуд Гаратуев исеме яхшы таныш. XX гасырның 80-90нчы елларында Мәсгуд әфәнде Ижау механика институтыннан лаеклы ялга чыгып, үзе әйтүенчә, җан тартуы буенча, милли хәрәкәткә килеп кушылды. Чордашлары аны әлеге хәрәкәтнең җитәкчесе итеп сайлый һәм ул тиз арада Удмуртия күләмендә татар оешмаларын булдырды. Аны ун ел дәвамында җитәкләде дә. Удмуртиядә яшәүче татарлар тормышын үзгәртүдә Мәсгуд абый көчен жәлләмәде. Туган телен оныта башлаган милләттәшләребезнең үзаңын үстерүгә бар тырышлыгын куйды. Балалар бакчаларында татар төркемнәрен туплауда, мәктәпләрдә ана телен укытуда, балаларга милли тәрбия бирүдә аның өлеше әйтеп бетергесез. “Русиядә бер тел, бер мәдәният” дигән шигарь белән эшләгән чиновникларның милли телләргә игътибарын арттыруларына ирешү Мәсгуд Гаратуевтан зур батырчылык таләп итте. Үз милләтенең язмышы өчен борчылып, онытылып килгән телебезне саклап калу, үстерү һәм кечкенәдән балалар күңеленә милли рух сеңдерү өчен көчне Мәсгуд ага үз гаиләсендә туплаган. Әнисе данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган, әтисе-бабасы — Иж заводында танылган эшчеләрнең берсе — гаиләдә милли йолага нигезләнеп тәрбия биргәннәр. Мәсгуд ага Ижауның татар мәктәбендә белем алган, үзе дә шушы мәктәптә бераз укыткан. 90нчы елларда Ижау шәһәрендәге мәктәпләрдә татар сыйныфларына укытучыларны ул үзе табып, Казанга семинарларга укырга да җибәрде. Балаларны милли рухта тәрбияләү өчен гаилә-балалар бакчалары-мәктәпләр-югары уку йорты чылбыры булдырды. Удмуртия телерадиокомпаниясендә башта “Очрашу”, телевидениедә “Хәерле кич!” тапшыруын ачу да җиңел генә бирелми. 1991 елда татар телендә “Яңарыш” газетасы да аның тырышлыгы белән дөнья күрә башлый. Республикадагы мәдәниятебезне үстерү юнәлешендә әйдәп баручы булды Мәсгуд Гаратуев. Татар иҗат коллективларына ярдәм итте. Балалар да милли моңнарыбызны белеп үссен дигән теләк белән музыка мәктәпләрендә татар композиторлары әсәрләрен программага кертүне сорап йөрде. Әмма түрәләр моңа каршы чыкты. Шуңа да Татар иҗтимагый үзәге музыка уен коралларында уйнаучы татар балалары өчен бәйгеләр оештыра башлады. Татар музыкасын уйнап үскән балалар бүген үзләре сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар күңелләренә милли көйләрне сеңдерәләр. Мәсгуд агага куелган максатына ирешү өчен төрле биеклектәге киртәләрне үтәргә туры килде. Әмма ул беркайчан да тукталып кала торганнардан түгел иде. Максатына үзе иреште, башкаларны да шуңа өйрәтте. Ул эштә дә үрнәк булды, гаиләсе дә башкалар өчен үрнәк. Тормыш иптәше Разыя ханым белән, кавышканда бер-берсенә биргән вәгъдәләренә тугры калып, балаларына, оныкларына милли рух сеңдерәләр. Гаратуевлар гаиләсенең җәмгыятьтә, иҗтимагый хәрәкәттә кылган гамәлләре бик күп гаиләләр өчен үрнәк. Дүрт оныклары бар. Кызлары Лилиянең ике баласы да Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә татар телендә укыдылар, уллары Муратның кызы һәм улы да Ижауда алтынчы татар гимназиясендә туган телебезне өйрәнделәр. Алар барысы да ана телендә бик иркен аралашалар. Инде оныклары үз нәниләрен милли рухта тәрбиялиләр. Мәсгуд Гаратуев Ижауда механика институтын тәмамлап, хезмәт юлын машина төзүчеләр заводында конструктор булып башлый. Эшчеләрнең хезмәтен җиңеләйтүгә юнәлтелгән күпсанлы тәкъдимнәр ясый. Техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый һәм механика институтында 20 ел студентларга белем бирә, 10 ел факультет деканы вазифасын башкара. Мәсгуд ага татар милли хәрәкәте тормышын чагылдырган берничә китап язды. Ижауда 30-50нче елларда гөрләп эшләгән татар клубы, татар басмалары турында мәгълүмат бик аз сакланган. Шундый югалтулар булмасын өчен Мәсгуд ага китапларында Удмуртиядә милли хәрәкәтнең беренче адымнары, татар үзәгенең үзе җитәкләгән ун елда ирешелгән уңышлары турында тәфсилләп язды.
Хәмидә ГАЙФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|