|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2016 Хатлар
Тальян гармун кыйссасыБу кыйссаны миңа танылган көрәшче, журналист, галим, архивариус, тарих фәннәре докторы Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов сөйләгән иде. Минем исә кызыклы вә гыйбрәтле язмыш турындагы әлеге кыйссаны сезгә бәян итәсем килде, хөрмәтле укучым! Сугыштан соңгы еллар... Күпме генә михнәтләр кичелсә дә, тормыш барыбер дәвам итә, яраларын төзәтә-төзәтә алгы көннәргә таба юл тота. “Җиңү килде!” – дип җиңел сулыш алган авыл халкы бер яктан сөенсә, икенче яктан һаман да хәсрәт кичерә: типсә тимер өзәрдәй күпме уллары яу кырында ятып калды... Исән-бөтен кайтканнары да бар. Шулардан берсе – хәзер инде колхоз кәнсәләрендә “читават” булып эшләүче Сәйфетдин абый. Сугыштан бер аягын өздереп кайтса да, сынатмый, дәрәҗәле эштә эшли, чут төймәләре арасыннан ут чыгара. Берсендә бу ферма тирәсеннән узып бара икән. Япь-яшь тайны җигәргә азапланучы егетләр ни йөгәнли алмыйлар, ни чана тәртәсенә кертә алмыйлар яшь малкайны. Чөнки аны беренче тапкыр җигүләре, чана тартырга өйрәтүләре икән!.. – Башына капчык киертегез, җегетләр! Шундук кулга ияләшер, – дип киңәш бирә фронтовик агай. Менә шундый тәҗрибәле кешенең ничек абруе булмасын инде! Ә хәзер бераз чигенеш. Тубылгы дигән авылда Таҗи атлы бер малай да яши. Ятим бала ул, әле алты яшендә генә. Сабантуйларда дан тоткан әтисе Кенигсбергка килеп җиттек дигәндә генә дошман ядрәсеннән һәлак була. Әби-бабай тәрбиясендә яши малай. Әнисе нишләптер Казанда, өтермәдә, диләр. Аны бер уч бодай харап иткәнен өлкәннәр генә белә. Таҗиның бик яраткан Саҗидә апасы бар. Ялгызак бер әбине тәрбиягә алу сәбәпле, вакытлычадыр, авылның икенче очында яшәп ятканы аның. Кияүгә чыкмаган әле. Көннәрнең берендә Таҗи өчен искитмәле яңалык була – апасы кияүгә чыга икән! Мөмкин кадәр матуррак киендереп, малайны да туйның бер почмагына сыендыралар. Чып-чын туй була, мич буе сәкесеннән апасын, җизнәсен, санаулы кунакларны рәхәтләнеп күздән кичерә малай, җыр-гармун моңнарын күңел түренә салып куя. Эңгер-меңгерле тормыш агымында сусаткан бәйрәм ич бу! Таҗиның ничекләр шатланганын белсәгез иде! Унике телле тальян гармунга ул тәти бер уенчык итеп карамый. Сыңар каешы, уйный белерсеңме дигәндәй, сорау билгеседәй, эленеп тора. Бүләк дисәң дә бүләк! Байтак көннәр азаплана, тирләп чыкса-чыга Таҗи, әмма берничә көннән соң гармунда “Әпипә” көен чыгара башлый. Иншалла, шулай булсын, бабасы Гарәфетдин дә шушы сүз белән дәртләндереп тора ич әнә... Дөнья шулай гел матур, ямьле булыр шикелле тоела малайга. Әмма көннәрнең берендә аның сабый күңелен болыт күләгәсе каплап китә. Бер-ике ай вакыт узды микән, Саҗидә апасы белән Мирсәлим җизнәсе көтмәгән-уйламаганда аерылышалар. Мич башыннан карап ятканда туй нинди могҗиза, күңелле бәйрәм иде. Болар барысы да алдавыч әкият кенә булды микәнни? Күңелсез көннәрнең иң күңелсезе шунда: берничә көннән Мирсәлим җизнәсе теге киндер букчасы белән килеп төшә дә, тальян гармунны кире үзе белән алып китә. Сөйләүләре буенча күрше районда беренче хатыны булган икән аның. Бик тә гаярь, усал хатын булган, күрәсең: ир бирмәк – җан бирмәк дия-дия җил булып килеп кергән дә, давыл уйнатып, ирен үзе белән ияртеп алып киткән. Таҗи мондый чуалчык хәлләрне каян аңлап бетерсен икән, гармуны кызганыч аңа. Гүя кулына килеп кунган бәхет кошын тартып алалар. Кемгә икәнен дә белмәстән, аның сабый күңелендә рәнҗү-үпкәләү шикеллерәк бер хәсрәт төенләнә. Гармун бер хәл, Саҗидә апасы да кызганыч малайга. Әнә бит ничекләр моңаеп, күңелсезләнеп калган ул, кайчакны яулык почмагы белән битен каплап елап та ала... Сугыш утларын кичкән “читават” абый да бу хәбәрне бик борчылып, уфтанып кабул итә. Алай гынамы, якыннарын җыеп, ул тиз арада ныклы бер карарга килә, үзенең уй-ниятен хәтта колхозчылар җыелышында да әйтеп сала: Авыл халкы, мөмкинлеге булган һәркем аның бу ихласый сүзләрен күтәреп ала. Заем, недоимка, йон-мамык, йомырка, сәдака акчалары тамчылап-тамчылап бер янчыкка җыйнала башлый. Кем кайдан-кайсы тегү-чигү эшләреннән, кайсылары базарда талдан үрелгән кәрҗин сатудан юнәткәндәй, шулай итеп, көннәрнең берендә Тубылгы авылына Вараксиннар эшләгән тальян гармун кайтып төшә! Өр-яңа, моңлы гармун Таҗиның кулларына тапшырыла. Авылдашларының мәрхәмәтеннән эреп китә язган Таҗи гармунына һаман саен ныграк елыша, бармакларын чарлый, яңа көйләр өйрәнә. Ир-егетләр арасында Донбасс шахталарын кичеп кайтканнар да юк түгел. Алар, малай уйнаганны тыңлаганнан соң, бармак шартлаталар:
Рашат НИЗАМИ |
Иң күп укылган
|